Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Язучы дәрес бирә» дигән Республикакүләм белем бирү проекты эшли башлады

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте -  Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары катнашында  «Язучы дәрес бирә» дигән Республи...

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте -  Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары катнашында  «Язучы дәрес бирә» дигән Республикакүләм белем бирү проектын тормышка ашырды.


Чарада шагыйрь Рифат Җамал, язучы, шагыйрә, «Ак карга» әдәби берләшмәсенең оештыручысы һәм җитәкчесе Наилә Ахунова, шагыйрь, композитор Хәнәфи Бәдигый, язучы Гүзәл Әдһәм, шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, балалар язучысы Флёра Тарханова, язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премия иясе Мөхәммәт Мирза, “Чын мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Гомәр улы Ханнанов, шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин, балалар шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге бүләк иясе Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Җәмилә Әхтәмова, язучы, журналист, публицист, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Марат Әмирханов, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Вакыйф Нуриев  һәм шагыйрә, язучы, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Халисә Ширмән катнашты.



Язучылар 9 төркемдә «Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле» (үз әсәрләре мисалында) дигән темага ачык дәрес  бирде.  Дәресләрдән соң актлар залында матбугат очрашуы үткәрелде.  Бу чарада гимназия сыйныфы укучылары, студентлар, җаваплылык зонасы районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ