Логотип Магариф уку
Цитата:

"Республиканың күркәм гаиләсе" булып Кайбыч районыннан Хәмидуллиннар гаиләсе танылды (ВИДЕО, ФОТО, АУДИО)

Бүген Казанда узган “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финал турында Гран-прига лаек булган Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар - мөгаллимнәр гаиләсе. Гаилә башлыгы Илмас әфәнде Кошман төп мәктәбендә - д...

Бүген Казанда узган “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финал турында Гран-прига лаек булган Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар - мөгаллимнәр гаиләсе. Гаилә башлыгы Илмас әфәнде Кошман төп мәктәбендә - директор, ә Алсу ханым Олы Кайбыч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ислам кануннары буенча яшәүче бу күркәм гаилә алмадай 3 кыз тәрбияләп үстерә. 


эчкэ фото обр


(Солтан Исхаков фотосы)


Җырга-моңга, спортка гашыйк гаилә район, зона һәм республикакүләм чараларда һәрдаим катнашып килә. Алсу Хәмидуллина, мәсәлән, узган елда "Нечкәбил" бәйгесендә катнашып, "Милли традицияләр" номинациясендә 3 нче урынны яулаган. Зона күләмендә узган "Ел укытучысы" бәйгесендә дә үзенең тәҗрибәсен һәм осталыгын күрсәтеп, призлы урын яулаган. Гаилә башлыгы районда үзенең иҗтимагый эшләрдә актив булуы белән билгеле. Үрнәк һәм күркәм гаиләдә тәрбияләнеп үскән кызлары Айсылу, Зөһрә һәм Зөләйха - әти-әниләренә лаеклы алмаш, матур киләчәк.


эчкэ фото 2


(Солтан Исхаков фотосы)


“Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан игълан ителгән иде. “Гаилә һәм мәктәп” журналы тарафыннан гамәлгә куелган “Күркәм гаилә” бәйгесен үткәрүдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе ярдәм күрсәтте. Бәйге быел икенче тапкыр уздырылды.


Республиканың күркәм гаиләләрен барлау – “Гаилә һәм мәктәп” журналының матур бер традициясенә әйләнде. 2015 елның мартыннан алып ноябрьгә кадәр республикабызның Балтач, Арча, Кайбыч, Аксубай, Саба, Әлмәт районнарында сайлап алу турлары узды, 100гә якын үрнәк гаилә сәхнә тотты. Бу районнарда “иң-иң” дип табылган 10 гаилә “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесе финал турына чакырылды да инде. Киров өлкәсенең Нократ районы Ямул авылында яшәүче Галиуллиннар гаиләсе дә бәйгебезне ямьләндерде. Бу гаилә "Күп балалы гаилә" номинациясендә җиңү яулады.


Шулай ук финал турына чыгучылар “Милли җанлы гаилә” (Әлмәттән Мусиннар),  “Зыялы гаилә” (Балтачтан Галиповлар), “Эшчән гаилә” (Арчадан Исмәгыйлевләр),  “Уникаль гаилә” (Балтачтан Васильевлар), “Спортчылар гаиләсе”  (Аксубайдан Шәрәфетдиновлар),  “Әби-бабайлы гаилә” (Арчадан Харисовлар гаиләсе),  “Иҗади гаилә” (Сабадан Хантимеровлар) номинацияләрендә бүләкләнде. Лаештан Габдулиннар гаиләсе "Гаилә һәм мәктәп" журналының махсус номинациясендә җиңүче дип табылды.


Күркәм гаиләләрне Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин,  “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, вотерполо буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, “Синтез-Академия” командасы тренеры һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналы дусты Ирек Зиннуров, ТР Мәгарифне үстерү институты белгече Рузилә Фәттахова, БТК каршындагы "Татар гаиләсе" фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина,  “Салават күпере” журналы мөхәррире Зилә Хөснияр, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, КФУның социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире профессор Васил Гарифуллин һ.б. тәбрикләде. Алар үз чыгышларында татар гаиләсен саф сулы чишмәләргә тиңләүләрен, гаиләне саклап калу, балаларны милли рухта татар итеп тәрбияләү, гаиләнең, чыннан да, безне кеше итә торган сыйфат булуын билгеләп үтте. ("Татарстан" радиосында "Күркәм гаилә" бәйгесе турында тапшыру чыкты).



 “Күркәм гаилә” бәйгесе финалы вакытында “Мәгариф” журналы ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәргән Бөтенроссия “Авыл укытучысы – 2015” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.


2015 елның апреленнән октябрьгә кадәр барган бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мөстәкыймова Резедә Рафикъ кызы табылды. Икенче һәм өченче урыннарны «Мәгариф» журналының даими авторлары — Миләүшә Рәфкать кызы Хафизова (Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Роза Мәгъсүм кызы Кутуева (Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бүлеште.


703A5603 обр


Бүләкләү тантанасы вакытында “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов "Мәгариф" журналының заман сулышын тоеп эшләвен, педагогларга якын булу өчен, барлык мөмкинлекләрдән файдалануын белдерде. "Мәгариф" журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов авыл җирлегендә эшләүче педагоглар өчен бәйгенең махсус үткәрелүен билгеләп үтте. "Аларның намус белән, күңел биреп эшләве аркасында илебезнең киләчәк язмышы хәл ителә", - диде ул.


“Авыл укытучысы” бәйгесе, Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда белем һәм тәрбия бирүче уку йортларында педагогларда иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан, “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырылды. Быел икенче тапкыр узган бәйгегә заманы өчен актуаль мәсьәлә - тәрбиягә кагылышлы юнәлеш сайлап алынды. “Мәгариф” журналы “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына оештырган фикер алышуда ике йөзгә якын  педагог катнашты.


Бүген шулай ук "Мәгариф" журналының редколлегия утырышы да узды. Анда киләсе елга тематик план, үсеш юллары турында фикер алышынды.


обр 1 обр 2

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ