Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиадалар уздыру тәртибен үзгәртергә мөмкин

Яңа кагыйдәләр буенча, бөтенроссия олимпиадаларының финалында төбәкләрдән бер генә булса да вәкил катнашырга тиеш. Бу хакта “Известия” газетасына министрлыктан хәбәр ителгән.Мәктәп олимпиадаларын 1967...

Яңа кагыйдәләр буенча, бөтенроссия олимпиадаларының финалында төбәкләрдән бер генә булса да вәкил катнашырга тиеш. Бу хакта “Известия” газетасына министрлыктан хәбәр ителгән.


Мәктәп олимпиадаларын 1967 нче елдан уздыралар, беренче олимпиада математика фәне буенча үткәрелгән булган. Бүген олимпиада 21 фән: математика, химия, физика, биология, информатика, география, астрономия, экология, әдәбият, икътисад, рус теле, чит тел (инглиз, француз, немец), тормыш иминлеген саклау (ОБЖ), тарих, хезмәт (технология), физик культура, хокук, җәмгыять белеме, дөнья сәнгате мәдәнияте һ.б. буенча көч сынашачак. Министрлыкта шулай ук, укучылар арасында соңгы вакытта популярлаша башлаган испан, кытай, итальян телләре буенча да олимпиада үткәрергә ниятләнгән.


Олимпиада берничә этаптан тора. Беренчесе мәктәптә уза. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Аннан ярыш муниципаль дәрәҗәдә үткәрелә һәм анда 7-11 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен сынап карый. Шунардан соң төбәкара олимпиада этабы башлана. Бу этапта муниципаль дәрәҗәдә узган олимпиадаларда җиңү яулаган 9-11 нче сыйныф укучыларына катнашу мөмкинлеге бирелә. Финалга исә үз төбәкләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән, иң күп балл җыючылар чыга.


Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр җыйган баллардан чыгып ачыклана. Дипломнар белән бүләкләнүчеләр саны исә ведомство билгеләгән квоталарга карап билгеләнә. Җиңүчеләргә Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына түләүсез укырга керү мөмкинлеге бирелә. Әмма олимпиада җиңү яулаган предмет һәм югары уку йортындагы юнәлеш белән тәңгәл килергә тиеш. Шулай ук җиңүчеләргә Президент стипендиясе дә тапшырыла торган була.


Узган ел бөтенроссия олимпиадасында барлыгы 9,1 миллион укучы катнашкан. Аларның 4 мең 487 се генә Россиянең бөтен төбәкләреннән җыелган укучылар олимпиадасының финал этабында катнашкан һәм бүләкләр алган.


"Татар-информ" МА материаллары буенча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ