Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы рус телен пропагандалауга 7,6 миллиард сум акча сарыф итмәкче

Россиянең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте нигезендә, 2016 елдан  2020 елга кадәр Россия территориясендә һәм чит илләрдә рус теленә ярдәм итү һәм үстерү дәүләт программасын эшләп, тормышка ашыру н...

Россиянең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте нигезендә, 2016 елдан  2020 елга кадәр Россия территориясендә һәм чит илләрдә рус теленә ярдәм итү һәм үстерү дәүләт программасын эшләп, тормышка ашыру ниятләнә.


"Известия" газетасы язганча, Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Хөкүмәтенә доклад әзерләгән. Анда Россиядә һәм башка күпчелек илләрдә Россиягә каршы сәясәт алып баруга бәйле рәвештә, рус телен өйрәнү шартлары начарлану хакында әйтелгән. Документта шулай ук рус телен дөньяда популярлаштыру буенча чаралар да тәкъдим ителгән.


Рус теленең позицияләрен ныгыту өчен (шул исәптән, чит илләрдә дә) рус телен үстерү буенча яңа федераль программага 5 ел дәвамында 7,6 миллиард сум акча бүлеп бирү ниятләнә. 6,7 миллиард сум - федераль бюджеттан, 640 миллион сумга якыны - субъектлар бюджетларыннан, калганы - бюджеттан тыш инвестицияләр.


Акчаларны  чит илләргә, аерым алганда, Россия фән һәм мәдәният үзәкләренә, рус мәктәпләре һәм сыйныфларына дәреслекләр, дәрес ярдәмлекләре, рус теле, әдәбияты һәм мәдәнияте буенча фәнни-популяр китап һәм журналлар җибәрүне арттыруга тотылачак. Чит илдәге рус мәктәпләренә ярдәмне көчәйтү, рус теле укытучыларының квалификациясен күтәрү, өстенлекле инновацияле һәм инвестицияле проектларга ярдәм итү дә карала.


Төрле телеканаллар, радио, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары аша рус телен алга этәрү буенча зур күләмле мәгълүмати һәм пропаганда эшчәнлеген оештыру да ниятләнә.


"Татар-информ" МА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ