Логотип Магариф уку
Цитата:

Ринат Закиров: «Тел мәсьәләсе яңа борылыш алачак»

«Бүгенге көндә безнең төп мәсьәлә — тел мәсьәләсе»,– дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе. Алтынчы съездның төп максаты — җәмгыятьнең татар теленә карата мөнәсәбәтен үзгә...

«Бүгенге көндә безнең төп мәсьәлә — тел мәсьәләсе»,– дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе. Алтынчы съездның төп максаты — җәмгыятьнең татар теленә карата мөнәсәбәтен үзгәртү.  Моны бүген матбугат-конференциясе барышында  Ринат Закиров хәбәр итте.


Туган телне саклап калу, татар телендә мәктәпкәчә һәм урта белем бирү,  дәүләт имтиханын тапшыру системаларын камилләштерергә кирәклеген ассызыклады  БТК башкарма комитеты рәисе.


«Башка өлкәләрдә бар да яхшы. Бу безнең республикада да, чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә кагыла. Парижда узган сабантуй — моңа бер дәлил. Без анда чакыру белән бардык. Башкалар бирегә чакыручыз, үз теләкләре белән килгән. Зур гаиләләр Сабантуй бәйрәменә җыелган иде. Безгә телне саклау өстендә эшләргә кирәк»,- диде ул.

Әлеге катлаулы мәсьәләне чишүне күздә тотучы докумет әзерләнгән. Ул съездның беренче көне – 2 нче августта – тәкъдим ителәчәк. Алтынчы съездда  тел проблемасына караган «Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы» утырышы  узачак.


Зур чарага  күренекле шәхесләр килүе көтелә.



Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездында  Татарстаннан тыш, Россиянең 73 төбәгеннән һәм дөньяның 41 иленнән барлыгы 1054 вәкил катнашачак.


Съезд хәбәрләре белән «Мәгариф» журналы сайтында һәм «Инстаграм» челтәрендә танышып барыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ