Логотип Магариф уку
Цитата:

5 августта РФ вузларына кабул итүнең беренче дулкыны тәмамлана

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 5 августта югары уку йортларының рәсми сайтларында һәм мәгълүмат такталарында кабул итү кампаниясенең беренче дулкынында у...

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 5 августта югары уку йортларының рәсми сайтларында һәм мәгълүмат такталарында кабул итү кампаниясенең беренче дулкынында укырга кабул ителүчеләр турында боерыклар дөнья күрергә тиешлеге турында искәртә.


5 августта шулай ук укырга кабул итүнең икенче дулкыны башлана. Бу дулкында укырга алынырга тәкъдим ителгән абитуриентлар документларының төп нөхсәсен 8 августка кадәр тапшырырга тиеш.  Әгәр документлар күрсәтелгән вакытта тапшырылмый икән, абитуриентлар тәкъдим ителгән исемлектән төшеп кала һәм укырга керүдән баш тарткан булып санала.


Икенче дулкында укырга кабул итү турындагы боерык 11 августта чыга.


Түләүле бүлеккә, шулай ук магистратура программалары буенча укырга кабул итү вакыты, вуз карары белән, уку елы башланырга 10 көннән дә соңга калмыйча билгеләнә.


Укырга кабул итү турында боерыклар белән югары уку йортларының рәсми сайтларында басылып чыккан көннән алып 6 ай дәвамында танышырга мөмкинлек тудырылырга тиеш.


Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор), югары уку йортын сайлап алганда, абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын әлеге вузның белем бирү белән бәйле эшчәнлек алып баруга хокук бирә торган документлары булу-булмауга игътибар итәргә чакыра.


Билгеле булганча, 2014-2015 уку елындагы кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” эшли. Сорауларыгызны һәм мөрәҗәгатьләрне эш көннәрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләүче 8-495-539-55-20 телефоны аша җиткерергә мөмкин.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ