Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия хакимияте фәнни грантлар системасын үзгәртү турында уйлаячак

Россия Федерациясе хакимияте фәнни тикшеренүләрне финанслауның грантка караганда озаграк срокка исәпләнгән яңа инструментларын кертү турындагы мәсьәләне караячак дип белдерде Россия Президенты Владими...

Россия Федерациясе хакимияте фәнни тикшеренүләрне финанслауның грантка караганда озаграк срокка исәпләнгән яңа инструментларын кертү турындагы мәсьәләне караячак дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин бүген мегагрантлар алучы галимнәр белән очрашуда. Бу хакта "Интерфакс" яза.


Фәнни бергәлек вәкилләре дәүләт башлыгына үз тәкъдимнәре язылган хат тапшырган, аларның берсе кыска вакытлы грантлар программасына кагылды, алар галимнәргә иртәнге көнгә ышаныч уятмый.


"Әлбәттә, грант финанслары - ул мөһим, әмма тотрыклылык проблемаларын хәл итми. Шуңа күрә без сезнең тәкъдим буенча озак вакытка, ким дигәндә, 5-7-8 елга исәпләнгән системаны уйларга һәм тормышка ашырырга тиеш булабыз", - дип билгеләп үткән Президент.


"Моны эшләргә кирәк һәм без аны эшләргә әзер, әмма без нинди продукт тәкъдим итәргә тиешлекне аңларга тиеш", - дип өстәгән Путин.


Президент фикеренчә, Россиядә чит илгә китүче галимнәр дә Ватаннарын үз йортлары дип санарлык шартлар тудырырга кирәк.


"Чынлыкта фәнни тикшеренүләр һәм фәнни эшчәнлекнең билгеле дәрәҗәсендә кешенең кая эшләргә баруы бик мөһим түгел. Аның причалы кайда булуын аңлавы мөһим. Әлбәттә, моның өчен шартлар тудыру зарур", - дип билгеләп үткән Путин.


"Татар-информ" МА мәгълүматлары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ