Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия халкы Яңа ел ялларында күпме акча түккән

Гыйнварның 1есеннән 8енә кадәрге аралыкта Россия халкы бүләкләргә, башка әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга 920 млрд сум акча сарыф иткән. Шул ук вакытта 23 млрд сум акча интернеттагы товарларга тот...

Гыйнварның 1есеннән 8енә кадәрге аралыкта Россия халкы бүләкләргә, башка әйберләр сатып алуга һәм күңел ачуга 920 млрд сум акча сарыф иткән. Шул ук вакытта 23 млрд сум акча интернеттагы товарларга тотылган. Бу хакта “Известия” газетасы Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясенә (АКИТ) сылтама белән хәбәр итә.



Компания мәгълүматлары буенча, иң популяр товарлар булып, гадәттәгечә, көнкүреш техникасы, ювелир эшләнмәләре һәм кием-салым тора.
Интернеттан россиялеләр күпчелек очракта азык- төлек һәм әзер ризык, смартфоннар, “акыллы” сәгатьләр, колакчыннар, йорт җиһазлары һәм башка төрле товарлар алган.


Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, быел 7 процентка күбрәк акча туздырылган. Былтыр исә 860 млрд тотылган булган.


Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, Яңа ел төнендә 7 миллионга якын кеше онлайн сат-алуда катнашкан.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ