Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә БДИ уздыру өчен 1 млрд. сумнан артык акча тотылган

Аның 500 млн. сумы – контроль бәяләү материалларын эшләүгә, бердәм дәүләт имтиханнарын оештыруга һәм эшләрне тикшерүгә; 600 млн. сумы – видеокүзәтүне оештыруга; 63 млн. сумы биремнәрне мәктәпләргә мах...

Аның 500 млн. сумы – контроль бәяләү материалларын эшләүгә, бердәм дәүләт имтиханнарын оештыруга һәм эшләрне тикшерүгә; 600 млн. сумы – видеокүзәтүне оештыруга; 63 млн. сумы биремнәрне мәктәпләргә махсус элемтә чаралары ярдәмендә илтеп җиткерү өчен сарыф ителгән. Бер имтихан бәясе  - 105 сум. Гомумән алганда, барлык чыгымнар 1 млрд. 163 млн. сум тәшкил итә.


Россия буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре чыгарылды. Инфографика рәвешендә бирелгән нәтиҗәләр белән бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.


2013-2014 уку елын тәмамлаучыларның күпчелеге (61,6 процент) җәмгыять белемен сайлап алган. Аннан соң физика (26,5 процент), тарих (20,4 процент), биология (19,7 процент), химия (11,8 процент), инглиз теле (8,7 процент), информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр (7,3 процент), рус әдәбияты (5,5 процент), география (3,2 процент) бара.


Уртача алганда, бөтен ил буенча 100 балл җыючылар - өч, югары баллар җыючылар ике тапкыр кимегән. Аерым алганда, 100 балл җыючылар инглиз теленнән – 38,7, информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән– 12,8, математикадан 7,9 тапкыр кимегән.


Начар нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләрдә сентябрь аеннан рус теле һәм математикадан белем бирүне камилләштерү программалары гамәлгә керәчәк. Аны эшләүдә контроль бәяләү материаллары белән шөгыльләнгән Федераль педагогик үлчәнеш институты катнаша.


Бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ