Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россиядә эшләнгән вакцина, сыйфат ягыннан, һич кенә дә чит илнекеннән калышмый!»

Прививкалар турында яхшысын да, яманын да сөйлиләр. Сер түгел, прививкадан балаларның гарип йә авыру калган очраклары да бар. Моны табиблар да инкарь итми. Меңгә бер дигәндәй андый хәлләр дә килеп чык...

Прививкалар турында яхшысын да, яманын да сөйлиләр. Сер түгел, прививкадан балаларның гарип йә авыру калган очраклары да бар. Моны табиблар да инкарь итми. Меңгә бер дигәндәй андый хәлләр дә килеп чыккалый.


Әле прививка мәсьәләсендә ата-аналарны тагын бер сорау борчый: чит илдә эшләнгәнен ясатыргамы, әллә үзебезнекенме? Күзгә ташланып торган аермасы: чит ил вакцинасы түләүле, Россиядә чыкканы – бушлай. Ата-аналар арасында «чит илнекен ясатсаң, бернинди зыяны юк» дигән фикер таралган. Шуңа түләүлесен ясатучылар да бар.


Состав һәм сыйфат ягыннан нинди аерма бар? Чит илнеке, чынлап та, яхшыракмы? Бу сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Чит илдә эшләнгән вакцинаның составы безгә мәгълүм түгел. Әмма, бөтен җаваплылыгын тоеп әйтәм, Россиядә эшләнгән вакцина, сыйфат ягыннан, һич кенә дә чит илнекеннән калышмый!» – дип җавап бирде “Татар-информ” агентлыгының матбугат конференциясендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ