Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә югары белемлеләрнең 40 проценты үз белгечлеге буенча эшләми

Кешенең дипломында күрсәтелгән белгечлеге буенча эшләмәвенә шулкадәр күнегелде ки, әйтерсең, бу табигый хәл – шулай булырга тиеш. Саннар да аның табигыйлыгын раслый. Тикшерүләрдән күренгәнчә, югары бе...

Кешенең дипломында күрсәтелгән белгечлеге буенча эшләмәвенә шулкадәр күнегелде ки, әйтерсең, бу табигый хәл – шулай булырга тиеш. Саннар да аның табигыйлыгын раслый. Тикшерүләрдән күренгәнчә, югары белемлеләрнең 40 проценты үз белгечлеге буенча эшләми икән. Сәбәп эш урыны, вазифа белән генә бәйле түгел, һөнәрләрен дөрес сайламаганнарын танучылар да бар. «17-18 яшьтә кешегә һөнәр сайлау шактый катлаулы. Мәктәп тәмамлаган яшьләр сайлаган һөнәрен күзалдына китереп бетерми, әти-әнисе кушканга яки киресенчә, аларга үч итеп, яисә дусларына ияреп һәм тагын башка сәбәпләр белән генә вузга керә. Укый, бөтен нечкәлекләре белән өйрәнә башлагач, күңеленә охшаган һөнәр түгеллеген аңлый...», дип нәтиҗә ясый бу проблеманы өйрәнүчеләр.


Әле вузда һөнәрен бик яратып үзләштергән, җаны теләгән эш булса да, гайрәтен чыгарырлык, күңелен төшерерлек башка сәбәп бар. Хезмәт хакы! Ул кайчак шулкадәр түбән ки, кешенең беренчел – ашау-эчүгә, киенүгә булган гап-гади ихтыяҗларын да капларга җитми. Мондый очракта кеше бик теләсә дә яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була. Егет кешеләр, гаиләне тәэмин итүчеләр, бигрәк тә.


InterstateEducation мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә 25-64 яшьлек кешеләрнең 55% ы югары белемле. Идеалда ул 35% булырга тиеш икән. Әгәр дөньякүләм статистика белән чагыштырсак, хәлләр түбәндәгечә: Бөек Британиядә югары белем алучылар – 42%, урта һөнәри белемлеләр – 20%. Канадада бу күрсәткеч: югары белемлеләр 54 %  –  урта һөнәри белемлеләр  7 %, Кореядә 45%  – 9%, Россия 54% – 5%, Исландия 37% – 26%, АКШта 44% – 7%, Финляндия 42% – 9%, Германия 27% – 10%, Швеция 39% – 13%, Китай 10% – 47% нисбәтендә.


Югарыдан күренгәнчә, Россия югары белемлеләр саны буенча алдынгы урында. Хөкүмәтебез дә «илдә югары белемле белгечләргә бу кадәр ихтыяҗ юк, яшьләрне урта һөнәри белем алырга кызыксындырырга кирәк» дигән фикердә тора. Чөнки хезмәт базарында нәкъ менә техникум, көллият биргән һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Шуңа вуз тәмамлаган яшьләрнең техникум, көллиятләргә кереп өстәмә белем алуына да гаҗәпләнми башладык.


Казан көллиятләренең берсендә укучы Сиринә Мостафина: «Мин мәктәп тәмамлаганда нинди һөнәргә күңелем тартканын аңлый алмадым. Әти-әни нинди вузга керергә кушты, шунда кереп укыдым. Хәзер үземә ошаган һөнәрне ачыкладым. Көллияткә килдем. Яхшы белем бирүне, минемчә, иң элементар нәрсәдән – тәртиптән башларга кирәк. Кайбер уку йортларында юк ул. Менә бездә, мәсәлән, җәдвал (расписание), гадәттә, иртә белән дәрес башланырга ярты сәгать кала гына билгеле була. Миңа, вуздан соң булгач, кайбер дәресләргә йөрергә кирәкми. Ә төркемебездә югары белемлеләр тагын бар әле. Шуңа безгә расписаниене алдан белү бик мөһим. Җитәкчеләр белән сөйләшеп тә карадык инде, файда юк! Мин укыган вузда да шушындыйрак хәл - элементар тәртип юк иде. Мантыйк буенча тәртип булса гына, сыйфат була», – диде.


Рәсми мәгълүматлар буенча, Россия вузларының 15 процентында гына югары сыйфатлы белем бирелә икән.


Кыскасы, кешенең дипломында күрсәтелгән белгечлеге буенча эшләмәвенең сәбәпләре күп. Яшьләр укырга омтыла, чөнки диплом – эшкә урнашканда беренче таләп. Диплом булса, соңыннан квалификацияне үзгәртеп, башка өлкәгә дә китеп була. Ә бу, үз чиратында, белгечлеге буенча эшләмәүчеләр санын арттыра. Шуңа аның 40%ка җитүенә гаҗәпләнәсе юк.



Нурия ӘЛМИЕВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ