Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиякүләм "Җәмит Рәхимов укулары" НИГЕЗЛӘМӘСЕ

“ТАТМЕДИА” АҖ ФИЛИАЛЫ “МӘГАРИФ ”  ЖУРНАЛЫ ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АДМИНИСТРАЦИЯСЕЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ  МӘГАРИФ БҮЛЕГЕӘЛМӘТ ДӘҮЛӘТ  МУНИЦИПАЛЬ  ХЕЗМӘТЕ  ИНСТИТУТЫ   Россиякүләм "Җәм...

“ТАТМЕДИА” АҖ ФИЛИАЛЫ “МӘГАРИФ ”  ЖУРНАЛЫ


 ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АДМИНИСТРАЦИЯСЕ


ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ  МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ


ӘЛМӘТ ДӘҮЛӘТ  МУНИЦИПАЛЬ  ХЕЗМӘТЕ  ИНСТИТУТЫ


 

  Россиякүләм "Җәмит Рәхимов укулары" НИГЕЗЛӘМӘСЕ


  I.               Гомуми нигезләмә


1.1.            Әлеге нигезләмә Россиякүләм III Җәмит Рәхимов укуларын үткәрү тәртибен билгели.


1.2.            III  Россиякүләм Җәмит Рәхимов укулары “Әдәбият елы” уңаеннан һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.


II.  Укуларның максаты


Җәмит Рәхимов иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау; укучыларда һәм укытучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү, телебезгә,  милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү.


III.  Укуларны оештыручылар:



  • Татарстан Республикасы Лениногрск муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе.


“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары.



  • Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты.

  • Лениногорск районы мәгариф бүлеге.

  • Татарстан Республикасы Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе.


IV.   Укуларда катнашучылар:


    Җәмит Рәхимов укуларында гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 нче сыйныф укучылары; татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, китапханәчеләр.


V. Укуларның эш юнәлешләре


  1 .  Җ. Рәхимов – тарихчы.


  2.   Җ. Рәхимовның иҗатын мин ничек күзаллыйм.


  3.   Җ. Рәхимов әсәрләрендә милли мәсьәлә һәм халык язмышы.


 4.      Җ. Рәхимов әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре.


 5.      Җ. Рәхимов  әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше.


 6.      Җ. Рәхимов  – прозаик.


 7.      Җ. Рәхимов – публицист.


 8.      Җ. Рәхимов  иҗатының тәрбияви әһәмияте.


      Хезмәтләр татар телендә кабул ителә. Укытучы яки укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, мастер-класс, проект эше, конкрет методика белән эшкәртелгән практик яки эксперименталь материал булырга мөмкин).


VI. Фәнни-гамәли эшләргә таләпләр


Фәнни-гамәли эшләр, фәнни-эзләнү эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:


- укытучының (укучының) теманы ачып бирә алуы;


- композициянең тулылыгы, дәлилле һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы;


- эшнең грамоталы, әдәби телдә язылган, мисалга китерелгән фактларның дөрес булуы.


Эш төзәтүләрсез, текстның күләме 3 басма биттән артмаска тиеш.


Мәкаләне, фәнни эшләрне, квитанция күчерелмәсе һәм заявканы 2015 елның 14 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча электрон почтага җибәрергә: sch476@mail.ru (конференция)  


 Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр булырга мөмкин). A4 форматында (шрифт Times New Roman - 14. интервал -1,5; уннан - 1,5; сулдан 2,5, астан - 2; өстән - 1,5) компьютерда басылган булырга тиеш. Эзләнү эшләре папкага тегелеп тапшырыла. Презентация өчен таләпләр: Microsoft Power Point 2003 форматында саклана.


Титул битенә белем бирү учреждениесенең тулы исеме (устав буенча), район, укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, тема языла.











Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.
Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.


Игътибар! Тәкъдим ителә торган мәкаләләр, аудио, видео, фоторәсемнәр тиешле таләпләр сакланган очракта, конференцияне үткәрү көненә кадәр www.magarif-uku.ru сайтында, ә иң яхшы берничәсе “Мәгариф” журналында публикацияләнәчәк.  Фоторәсемнәрне Word эченә, ягъни текст арасына салырга ярамый, фәкать JPEG форматында гына тәкъдим итәргә кирәк.











Аерым Word та (2 нче документта) түбәндәге үрнәктә гариза тутырыла һәм аның астына “Мәгариф” журналына 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчерелмәсе беркетелә.


 Эшне түбәндәге тәртиптә җибәрергә:


Әхлак – яшәеш нигезе


Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбе


 югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Муллахмәтова Дилә Әгъләҗетдин кызы


Текст китә


Кулланылган әдәбият


Заявка үрнәге





















П.ПФамилия, исеме, әтисенең исеме (татарча)Район, мәктәп уставы буенча (татарча) Адрес,индексТелефонЭш төре (эзләнү эше, мастер-класс, проект эше, конкрет методика белән эшкәртелгән практик яки эксперименталь материал)

 VII.     Укуларны йомгаклау һәм нәтиҗә ясау


  Укуларда катнашучыларның чыгышылары алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә.


  Катнашучыларның чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, эксперт комиссиясе утырышы үткәрелә һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла.


    Эксперт комиссиясенең карары турында беркетмә языла.  


VIII.   Катнашучыларны бүләкләү


Россиякүләм Җәмит Рәхимов укуларында катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мәгариф” журналы,   Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты, Лениногорск районы мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы Керкәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең дипломнары, нәтиҗәле  чыгыш ясаучыларга рәхмәт хатлары  тапшырыла.


Укуларны оештыру өчен җаваплылар:


 “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мәгариф”   журналының җаваплы сәркатибе,


филология фәннәре кандидаты Трофимова Сиринә Миннегалим кызы – 8 909-30-88-105;


Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты: Рамазанова Ландыш Гаяз кызы 8 (85595) 5-24-55;


укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Муллахмәтова Дилә Әгъләҗетдин кызы – 8 917- 25 -65- 463;


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ямалтдинова Сөгъдә Таһир кызы – 8 917- 90 -47- 900.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ