Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең чыгарылыш сыйныф укучылары сочинениене декабрьдә язачак

2015 елдан башлап укучыларга бердәм дәүләт имтиханына гына түгел, мәктәпне тәмамлаганда рус теле һәм әдәбиятыннан сочинение язарга әзерләнергә дә туры киләчәк. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.Р...

2015 елдан башлап укучыларга бердәм дәүләт имтиханына гына түгел, мәктәпне тәмамлаганда рус теле һәм әдәбиятыннан сочинение язарга әзерләнергә дә туры киләчәк. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.


РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта мәктәптә сочинение язу тәртибен формалаштыру буенча тәкъдимнәр җыю һәм ачык фикер алышуны оештыру өчен эш төркеме булдырылган.


“Бүгенге көндә төп вариант булып чыгарылыш сыйныф укучыларының сочинениене бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга якынайтылган шартларда декабрьдә язуы карала. Эшләрне укучыларның үз укытучылары тикшерәчәк. Аннан соң сочинениеләр электрон вариантта федераль мәгълүмат базасында сакланачак”, - диде министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ