Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең рус теле һәм әдәбияты укытучылары Казанга җыела

Казанда 4-8 октябрь көннәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V Конгрессы узачак. Анда Россиянең 77 шәһәреннән 600 дән артык делегат – педагоглар, методистлар, галимнәр, филологл...

Казанда 4-8 октябрь көннәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V Конгрессы узачак. Анда Россиянең 77 шәһәреннән 600 дән артык делегат – педагоглар, методистлар, галимнәр, филологлар җыелачак.


Конгресста заманча укыту идеологиясен билгеләү, рус телен өйрәнүгә, укытуга яңача якын килү, яшьләрнең сөйләм күльтурасын үстерү һәм башка төрле мәсьәләләр күтәреләчәк. Шулай ук халыкның филологик грамоталылыгын үстерү, рус филологиясе өлкәсендә укыту программаларын һәм укыту-белем бирү стандартларын камильләштерү турында да сүз алып барылачак. Гомумән, конгресс эшен алты юнәлештә алып барачак: “Рус теле: тикшеренүнең актуаль аспектлары”, “Рус теле һәм Россия халыклары теле: үзара бәйләнеш һәм үзара йогынты “, “Рус теле Россиянең гомуми һәм өстәмә белем бирү системасында”, “Рус теле югары белем бирү системасында”, “Рус теле Россиядә һәм чит илдә чит тел буларак”.


КФУның рус һәм чит ил филологиясе бүлеге мөдире, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыяте идарәсе әгъзасы Резеда Мөхәммәтшина әйтүенчә, иң төп проблема – китап уку проблемасы. “Элек бик күп укый идек, грамоталы яза идек, матур, дөрес итеп сөйләшә идек, - диде ул. – Бүген уку мәсьәләсе беренче номерлы проблема булып калкып чыкты. Ул күпмедер дәрәҗәдә рус теле һәм әдәбиятын укыту методикалары белән дә бәйле. Бүгенге баланың үзгәрүен онытып җибәрәбез, алар элеккеге буын белән чагыштырганда  бөтенләй икенче төрле, ә укыту методикасы үзгәрешсез кала бирә. Хәзерге вакытта фәнни педагогик берләшмәдә яңа рус әдәбияты дәреслегенә нинди текстлар, биремнәр һәм күнегүләр кертү турында бәхәсләр бара. Берәүләр классиканы калдыру ягында, икенчеләр исә уку программасын тамырдан үзгәртергә кирәк ди”.


Резеда Мөхәммәтшина фикерернчә, бүгенге балалар әдәби текстларны бөтенләй икенче төрле кабул итә. Яңалык кертү яклы методистлар мәктәп программасына баланың яшь үзенчәлегенә туры килә торган заманча текстлар кертү ягында. “Әле хыянәтнең нәрсә икәнен белмәгән балага”Анна Каренина”ны, Достоевскийны укырга мәҗбүр итәбез. Бәлки  дөрестән дә дәреслекләргә балаларның үзләре һәм аларны кызыксындырган проблемаларга кагылышлы текстлар кертсәк әйбәтрәк булыр? Конгресс барышында бу хакта бәхәсне дәвам итәчәкбез”,  - диде Резеда Мөхәммәтшина.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ