Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Президент стипендияләрен билгеләү турындагы боерыкны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында бөтенроссия һәм халыкара, шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы расланган олимпиадаларның йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призер...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучылары арасында бөтенроссия һәм халыкара, шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы расланган олимпиадаларның йомгаклау этабы җиңүчеләренә һәм призерларына стипендиләр бирү турындагы боерыкка кул куйды.


Документ 23 августта имзаланган һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.


Боерык нигезендә, 1 сентябрьдән тумышы белән Татарстаннан булган 34 студентка һәм 41 читтән килеп укучыга Президент стипендиясе түләнә башлый. Аны алучылар республика территориясендәге югары уку йортларының көздезге бүлекләрендә укырга тиеш.


Бу стипендия ияләренең күпчелеге, ягъни 21 кеше, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм техник тикшеренү университетында укый. Икенче урында - Казан (Идел буе) федераль университеты (19 студент). 13 стипендиат Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә белем ала. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты - 11 кеше, Медицина университеты – 9, Энергетика университеты – 2.


Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты стипендиясе республика территориясендә урнашкан дәүләт югары белем бирү оешмаларында белем алган талантлы студентларга өстәмә ярдәм чарасы булып тора. Ул студентның бөтен уку дәверендә түләнеп барачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ