Рөстәм Миңнеханов татар телен укыту турында: «Без нәтиҗәлерәк методика булдырырга тиеш»
Россия Федерациясендә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында республика президенты татар телен укыту мәсьәләсенә тукталды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, б...
Россия Федерациясендә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында республика президенты татар телен укыту мәсьәләсенә тукталды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген телне өйрәтүнең нәтиҗәлерәк методикасы кирәк. Моның хакта Президент матбугат хезмәте.
Фото: tatarstan.ru
«Татар телен, аралашу телен өйрәнергә теләгән кешеләр өчен уңайлы методика булырга тиеш. Әдәби тел – бөтенләй башка, күп хезмәт куярга кирәк. Минемчә, бу иң мөһиме түгел. Иң мөһиме, безнең аралашу теле булырга тиеш. Татар телен өйрәнү өчен безнең инфраструктура бар. Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен мондый инфраструктура юк. Бездә «Ана теле» программасы бар, әмма ул чикләнгән. Без нәтиҗәлерәк нәрсә уйлап табарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Комментарийлар