Логотип Магариф уку
Цитата:

Юлың хәерле булсын дисәң

(Әйләнә-тирә дөнья. 3 нче сыйныф)Аңлатма язуы.Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда...

(Әйләнә-тирә дөнья. 3 нче сыйныф)
Аңлатма язуы.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы.
Берничә принципка таянып эш итәбез:
– иң мөһиме, кагыйдәләрне ныклы гадәткә әверелдерү;
– юлда үзеңне дөрес тота белү кагыйдәләренә өйрәтү;
– барлык эшләрне дә гаилә белән тыгыз бәйләнештә алып бару.
Актуальлеге
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Әлеге дәреснең  яңалыгы шунда ки, аның эчтәлеге сизелерлек һәм практик юнәлешле булып тора. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча үз осталыкларын һәм күнекмәләрен үзләштерәләр.
Дәреснең гамәли әһәмияте – шартлар тудыруда. Социаль мохиттә үзара хезмәттәшлекнең практик тәҗрибәсен формалаштыру, һөнәри ориентация һәм шәхси үсеш. Төрле балаларның тыгыз хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән. Кече яшьтәге балаларның  юлларда хәвефсез йөрү тәртип күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән.
Көтелгән нәтиҗәләр:
1). Балалар тормышын саклау һәм иминлек буенча мәктәптә  эшчәнлек оештыру өчен җитәрлек шартлар тудыру.
2). ЮХИДИ белән ныклы элемтәләр урнаштыру.
3). Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышу кысаларында балаларның белемнәрен һәм күнекмәләрен бәяләү.
Максат:
- балаларны юлда һәм урамда һәрвакыт зиһенне туплап, игътибарлы  Һәм сак йөрергә өйрәтү;
- китап белән эшләргә, иптәшләреңнең җавапларын һәм чыгышларын рецензияли, тулыландыра белергә өйрәтү;
             Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Шәхескә кагылышлы УУГ: Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.
Регулятив УУГ: Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү.
Коммуникатив УУГ: Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү;
Танып-белү УУГ: Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.
Төп төшенчәләр: юл йөрү һәм сакчыллык кагыйдәләре.
Предметара бәйләнешләр: математика, әдәби уу.
Төп ресурслар: юл билгеләре, дәреслек, дәфтәр, тәркемнәрдә эш өчен карточкалар , презентация, Р.Гобәйдуллин   “Һәркем белергә тиеш” шигыре, “Сабак алдылар” Элвир Сафин хикәясе, “Салават күпере” журналыннан алынды, “Сагынам сине абыем” хикәясе, “Салават күпере” журналы 2005 нче ел 1сан.
Өстәмә ресурслар: тест биремнәре, уку эшчәнлеге алымнары, дәфтәр.
Эш формалары. Фронталь эш, индивидуаль эш, парларда эш.
Кулланылган әдәбият.

  1. А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге. 3 сыйныф.

  2. А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге өчен эш дәфтәре.

  3. Р.Гобәйдуллин “Һәркем белергә тиеш” шигыре

  4. “Сабак алдылар” Элвир Сафин хикәясе, “Салават күпере” журналыннан алынды, “Сагынам сине абыем” хикәясе, “Салават күпере” журналы 2005 ел 1нче сан




























































Дәрес этабыУкытучы эшчәнлегеУкучылар эшчәнлеге
1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
 
Балаларны оештыру.
Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысез!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
 
Дәрескә әзерлекне тикшерү.3 төркемгә бүлү. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен кабатлыйлар.
II.Белемнәрне актуальләштерү.(2 нче слайд)
 
-Табышмак әйтү.
Мин аны күптән беләм!
Кызыл күзен ача ул,
Туктарга бит куша ул.
Яшеле болай әйтә:
-Кузгал, юлга, дус, әйдә!
Ул нәрсә?  (Светофор 3 нче слайд)  
-Укучылар, ә беренче светофорны кайчан уйлап тапканнар соң?(
-  Беренче светофор 1868 елның 10 декабрендә Лондонда Британия парламенты бинасы янында урнаштырыла. Аның сигналлары җигүле ат транспорты хәрәкәтен җайга салу өчен билгеләнгән, бу җәяүлеләрнең урам аша күчүен җиңеләйтә. Светофор табучы - Дж.П.Найт - тимер юл семафорлары буенча белгеч булган.
-Яхшы, укучылар. XIX гасырда ук фән һәм технология үсеш алган
-Балалар, ә 2021 ел Рәсәйдә нинди ел дип игълан ителде?
-Укучылар. Юл йөрү кагыйдәләрен белү ни өчен кирәк?
-Димәк бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Әйе, без бүгенге дәрестә кайбер юл кагыйдәләрен искә төшереп үтәрбез, юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып китербез.
Укучылар табышмакка җавап бирә
 
 
 
 
Укучылар җавапларының төрле вариентларын әйтәләр.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
(Укучылар җавабы тыңланыла)
-2021 нче ел Рәсәйдә Фән һәм технология елы дип игълан ителде.
 
III.Танып-белү эшчәнлеге.
 
-Укучылар, ә сез нинди юл йөрү кагыйдәләрен беләсез? Әйтеп үтегез әле.
-Бик яхшы, балалар. Сез юл кагыйдәләрен бик дөрес әйттегез. Хәзер мин сезгә юл билгеләре күрсәтәм, аларны кайда күргәнегез бар? Нәрсәне аңлаталар?
-Бу нинди билге? (4 нче слайд)
 
 
 
 
-Бу билге нәрсәне аңлата? (5 нче слайд)
 
-Бу билге нәрсәне аңлата?-(6 нчы слайд )
 
 
Укучылар  7 нче слайдта  юлда йөрү кагыйдәләре бирелгән. Ләкин анда хаталар җибәрелгән. Шул хаталарны табыгыз әле.
-Машина юлыннан йөрергә ярый.
-Юлны тиешле-махсус урыннан гына чыгарга ярый.
-Юлны светофорның сары уты янгач кына чыгарга .
-Машиналар йөргән җирдә чана шуарга ярый.
-Автомобильгә бары тик тротуар ягыннан утырырга һәм чыгарга ярый.
-Юлга чыккач йөгерү һәм туктап тору катгый тыела.
-Кеше каядыр барырга җыенса, дуслары һәм туганнары аңа һәрвакыт “Хәерле юл!” диләр. әмма бу теләк тормышка ашсын өчен, үзеңә тырышлык куярга кирәк. Чөнки теләсә нинди юлда, хәтта ул бары тик өйдән мәктәпкә хәтле генә булса да, хәтәр хәлләр сагалый. Алрга дучар булмас өчен, юлда һәрвакыт, зиһенне туплап, игътибарлы һәм сак йөрергә кирәк.  Һәр юл куркыныч тудыра. Кеше өйдән чыга. Аның максаты билгеләнгән урынга тизрәк барып җитү. Ни өчендер кайбер кешеләр тиешле урыннарына билгеләнгән вакытка барып җитә алмыйлар, ә больницага эләгәләр. Ни өчен мондый хәлләр килеп чыга дип уйлыйсыз?
-Ә хәзер укучылар безгә Айдар “Салават күпере” журналында басылган хикәяне укып китәр. Ул “Сагынам сине, абыем” дип атала.( 8 нче слайд)
 
-Ә хәзер 2 нче хикәяне тыңлап үтик. Аны безгә Альберт укыр. Ул “Сабак алдылар” дип атала. (9 нчы слайд)
 
- Балалар, менә ике хикәя белән таныштык. Сез бу очракта нишләр идегез? Бу хикәяләрнең сез үзегезгә нинди уңай якларын алдыгыз һәм балаларның нинди начар сыйфатларын күрдегез?
-Димәк, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аянычлы хәлләр китереп чыгара икән. Шуңа күрә, авылда яшәсәктә безгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк икәнлеген без аңларга тиешбез.
- Укучылар. Соңгы вакытта республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы күзәтелә. Агымдагы елның җиде аенда шундый очраклар теркәлгән: Татарстанда 389 (шуның 8 е Азнакай районыннан) кеше һәлак булган һәм 3376 (37 се Азнакай районыннан) кеше тән җәрәхәтләре алган. Җәен юллардагы вәзгыять кискенләшә. Кызганычка каршы, эштә дә фаҗигале хәл белән бәйле очраклар теркәлә. Шуңа күрә юлларда һәм эш урыннарында сак булырга, игътибарлы булырга киңәш итәм.
 
(Укучылар җавабы тыңланыла)
 
 
 
 
 
 
 
 
“Җәяүле юлы”, ул урамны аркылы чыгу өчен куела, бигрәктә шәһәрдә мәктәп яннарында, машина күп йөри торган урыннарга куела.
-“Тыю билгесе” урам чатларына яки тыкрыкларга һ.б. урыннарга керергә ярамаганлыкны аңлата.
-“Җәяүлеләргә йөрү тыела” яки бу урында җәяүлеләр йөрергә тиеш түгел дигәнне аңлата
 
Укучылар дөрес кагыйдәләрне сайлап алалар, группаларда эшлиләр, шуның нәтиҗәсендә балаларның дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсе тикшерелә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Хикәяне укыганын тынлау.
 
Укучыларның   җаваплары тыңланыла.
 
Укучылар белән фикер. алышу.
IV.Динамик пауза.Ял итү күнегүе. 
V.Белемнәрне беренчел ныгыту.-Хәзер мин сезгә Р.Гобәйдуллинның “Һәркем белергә тиеш” дигән шигырен укып китәм.(10 нчы слайд)
-Шигырьдән чыгып нинди нәтиҗә ясар идегез?
 
Укучыларның   җаваплары тыңланыла.
 
 
VI. Дәреслек белән эш. “Әгәр син юлга чыксаң” текстын укыту.(8 нче  бит)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
“Уйлап кара!” биреме өстендә эшләү.(12 нче бит)
-Хәзерге заман җәяүле кешесе нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?
-Ә хәзер әйдәгез әле җәяүлеләрнең тантаналы антын төзик. Шушы антны туганнарыгызга бирерсез.
-Әти һәм әни, әби һәм бабай!
Бары тик юл кырыеннан гына йөрергә, машина юлыннан йөрмәскә, юлны тиешле урыныннан гына һәм светофорның яшел уты янганда гына, беркайчанда кызыл ут янганда юлны аркылы чыкмаска ант итәм! 
-Алисә һәм Җәүһәрнең тарихын ничек дәвам итәргә булыр иде.(.)
-Җыйнак булу нәрсә дигәнне аңлата?
-Җыйнак, игътибарлы,сак булырга тиеш.
 
Укучылар хор белән укыйлар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Укучыларның   җаваплары тыңланыла.
-Үз-үзеңә ышану, берничә секунд эчендә дөрес карар кабул итә белү.
VII.Төркемнәрдә эш.
“Шифрланган хат”.
1 төркемгә.
“Юлдан чыкканчы, чыгу өчен ......... урын тап. ............ кырыена тукта. Башта........ , аннары ...............  машиналар юкмы икәнен игътибар белән кара. Юлны ...........  юлдан уз. Юл хәрәкәте ..........   һәрвакыт сакла! Игътибарлы бул ............... !”
 
(Имин,  сулга, , туры,  җәяүле,  кагыйдәләрен,  тротуар, уңга)
 
2 төркемгә.
Балалар! Юл .............. хәрәкәте өйрәнегез һәм үтәгез! Юлдан чыкканчы, аның тулы ............... инаныгыз.  Юл бирегез светофорның яшел  ......... гына. Якын баручы .........  алдыннан урамның бер өлешен узмагыз. Хәтерегездәме: ............  шунда ук туктатырга ярамый! Юл - ...........  өчен урын түгел!”
 
(Кагыйдәләрен, куркынычсызлыгына, сигналы, транспорт, транспортны,уеннар)
 
3 төркемгә
Балалар! Йөк машиналары ......... яки башка транспорт чараларына ябышмагыз - бу ........... китерә. Күпердә уйнау ......... Үзегезнең кече иптәшләрегезгә ...............  һәм ......... дөрес атлап чыгарга ярдәм итегез. Юлда уйнап йөрү -......... ! Кече ...........  өчен үрнәк булыгыз”.
(Бортына, бәлагә, куркыныч, урамнарны, юлларны, тыела, балалар)
 
Укучыларны 3 төркемгә бүлү.(Нокталар урынына төшеп калган сүзләрне куярга. Сүзләр карточка астына язылган)
 
Укучылар төркемнәрдә фикерләшеп төшеп калган  сүзләрне куялар.
 
Эшләр бәяләнелә.
VIII. Танып- белү эшчәнлеген диагностикалау.
 
1. Юлда машиналар һәм җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан йөриләр?
А) сул
Б) уң
2. Әгәр кеше машина эчендә утырса, сәяхәт итсә-ул кем була?
Е) пассажир
Ж) шофер
3. Җәяүлеләр йөрү өчен махсус ясалган юл ничек атала?
Л) тротуар
Н) шоссе
4. “Җәяүле юлы “ билгесе  нинди
Г) зәңгәр квадрат, ак өчпочмак  эченә кеше ясалган,
Д) кеше ясалган кызыл өчпочмак.
5.Юлны аркылы чыкканда башта кайсы якка карарга?
М) уңга
Е) сулга
6. Ничә яшьтән шәһәр урамнарында велосипедта йөрергә ярый?
В) 10 яшьтән
Ч) 14 яшьтән.
Әгәр дә сорауларга дөрес җавап биргән булсагыз, сүз килеп чыгарга тиеш. ?
Ул нинди сүз?
Укучылар тест эшлиләр.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Һәр укучы мөстәкыйль эшли.
 
 
 
 
-Белгеч.
IX. Рефлексия. (12 нче слайд)
 
-Бүгенге дәрестән сез үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр алдыгыз.
-Дәреснең кайсы өлеше сезгә ныграк ошады?
-Дәрестән нинди кирәкле материаллар алдыгыз?
Укучыларның схема буенча сөйлиләр.
Мин бугенге дәрестә......
Белгәнемне куллана беләм....
Мин уземә яңалыклар.....
Минем беләсем килә....
X.Өй эше. (13 нче слайд)Дәреслек. 8-12 нче битне укырга,   12 нче бит 1,2 биремне үтәргә. 

 Раушан БАҺМАНОВА,  

Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта

белем бирү мәктәбенең башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Новости

БАШКА ЯЗМАЛАР

Это интересно

Аудиозаписи

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


РЕКОМЕНДУЕМ