Логотип Магариф уку
Цитата:

Руфия Фазылова җиңү яулады!

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Экстремизмга каршы проблеманы яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы” исемле конкурс игълан иткән иде. Бәйгегә 350ләп эш килгән иде...

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Экстремизмга каршы проблеманы яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы” исемле конкурс игълан иткән иде. Бәйгегә 350ләп эш килгән иде.  Беренче урынга “Ватаным Татарстан” журналисты Рәшит Минһаҗ лаек дип табылды.“Гаилә һәм мәктәп” журналисты Руфия Фазылова “Тозакта” исемле язмасы белән икенче урынга лаек булды.


dsc_1728

Руфия “Гаилә һәм мәктәп” журналына 2014 елда килде. Нигездә ул социаль темаларны яктырта. “Журналистикада ун елдан бирле хезмәт куям,- ди коллегабыз. – Һәрчак авыр хәлле гаиләләр, кыенлыкка дучар булган кешеләр, аерым язмышлар турында язам. Хәлдән килгәнчә булышырга тырышам. “Тозакта” язмасы секталар, аннан котылу юллары турында. Бу бик зур проблема. Секта тозагына эләккән кешеләр белән аралаштым, дин әһелләре, аерым җитәкчеләр белән сөйләштем. Язма чыкканнан соң хәтта прокуратурага да чакырдылар. Аңлатма язарга туры килде. Һәм язмамның республика күләмендә икенче урынны алуы, әлбәттә, сөендерде. Конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт!”


Коллегабызны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Иҗат уңышлары, тагын яңа үрләр яулавын теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ