Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге үзенең эшен дәвам итә

Казан федераль университетында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге әгъзасы Агара...

Казан федераль университетында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге әгъзасы Агараков А.Ю., Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Федорова Т.Т., Казан федераль университеты җитәкчелеге, Идарә, икътисад һәм финанс институтының география һәм экология теориясен укыту-өйрәтү методикасы укытучы-галимнәре катнаштылар.


География һәм экология теориясен укыту-өйрәтү методикасы кафедрасы мөдире Гайсин И.Т. 2016 елга җәмгыять бүлегенең киләчәк планы белән таныштырды. Ул план нигезендә шактый гына эшләр башкарасы барлыгын күрсәтеп үтте. Әлеге план нигезендә җәмгыять эшендә яшь буынга география белемен тирән һәм тотрыклы итеп бирүгә әһәмият бирелә. Шулай ук ел дәвамында география һәм экология белеменә кагылышлы фәнни-гамәли конференцияләр, фестивальләр үткәрү, география укытучылары, мәктәп укучылары белән очрашулар, Татарстан Республикасы һәм районнары буенча география фәне буенча уку-укыту ярдәмлекләре язу, 9-11 сыйныф укучылары арасында “Яшь географлар турниры” үткәрү, география һәм туган якны өйрәнү предметлары буенча мәктәп укытучыларына, укучыларына якыннан торып ярдәм итү, һ.б. эшләр планлаштырыла.


Әлеге план җәмгыять бүлегендә тулысынча расланды һәм шушы план нигезендә башкарыласы эшләр инде тормышка да аша башлады.


Җәүдәт Хөсәенов, Казан шәһәре. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ