Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телле тәрбиячеләр татарча өйрәнә

2014 елның 30 июненнән 2 августына кадәр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында “Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем һәм...

2014 елның 30 июненнән 2 августына кадәр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында “Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләре тәрбиячеләренең коммуникатив компетентлыгын камилләштерү” дигән темага белем күтәрү курслары үткәрелә.


Әлеге курслар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, 2010 – 2015 елларда Мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә оештырыла. Курслар 2 тапкыр уздырыла (беренче төркем – 2014 нче елның 30 июненнән – 19 нчы июльгә кадәр; икенче төркем – 14 июльдән 2 августка кадәр). Беренче төркемдә Татарстан Республикасының Алексеевск, Яшел Үзән, Кайбыч, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Югары Ослан, Мамадыш районнарыннан 100 тәрбияче шөгыльләнә.


Дәресләрне Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укытучылары үткәрә. Курслар дәвамында лекцияләр һәм практик дәресләр, Арча шәһәренең белем һәм тәрбия учреждениеләрендә мастер-классларда катнашу каралган.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ