Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телле укучылар өчен иң яхшы татар теле дәреслеге концепциясенә бәйге игълан ителде

Татарстан китап нәшрияты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә рус телле укучылар өчен "И матур татар теле" дип аталган иң яхшы татар теле дәреслеге концепциясенә бәйге игълан итте. Бәйгедә б...

Татарстан китап нәшрияты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә рус телле укучылар өчен "И матур татар теле" дип аталган иң яхшы татар теле дәреслеге концепциясенә бәйге игълан итте. 


Бәйгедә белем бирү оешмалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методистлар, авторлар коллективлары, тел белгечләре катнаша ала. Материаллар 2015 елның 26 октябренә кадәр кабул ителә. 9 ноябрьгә кадәр хезмәтләр якланып бетәргә, нәтиҗәләр 16 ноябрьдән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.


Бәйгедә катнашу өчен, оештыру комитеты адресына заявка һәм концепция текстын юлларга кирәк. Документлар басма һәм электрон форматта 420111, Казан, Бауман ур., 19, 52 п/т һәм tki-uchebnik@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.


Координатор: Никифорова Лариса Накиевна, тел. (8-843) 519-45-21, 8-927-419-92-02. Бәйге турында мәгълүмат белән  тәфсилләбрәк Татарстан китап нәшриятының www.tatkniga.ru адресы буенча урнашкан сайтында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ