Логотип Магариф уку
Цитата:

Рүзәл Мөхәммәтшин: "Кемдер Алласына да, хәтта Путинына да ышанмый"

Ничек яшәргә һәм  ничек җир куенына тапшырылырга теләвен һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Бу хакта шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин  фикерен белдерде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.Уфаның “Ислах” мәчете имам-х...

Ничек яшәргә һәм  ничек җир куенына тапшырылырга теләвен һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Бу хакта шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин  фикерен белдерде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


Уфаның “Ислах” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм Ислам динендә үлгән кешене алкышлап озату дигән нәрсә бөтенләй юк, дип белдергән иде.

Популяр шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әлеге күренешкә үз мөнәсәбәтен әйтте.


“Без бик кытыршы җәмгыятьтә яшибез, - ди Рүзәл Мөхәммәтшин. - Кемдер Алласына да, мулласына да, хәтта Путинына да ышанмый... Кемдер ышана. Йә берәрсенә генә, йә барысына да берьюлы. Мондый вакытта теге яисә бу мәсьәлә буенча фикерләр каршылыгы туу – табигый. Ләкин ничек яшәргә һәм  ничек җир куенына тапшырылырга теләвен, минемчә, һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Тукай, мәсәлән, җәсәден туфракка тапшырганда “Васыятем” шигыре укылуын сорый. Һәм аның васыятен үтиләр. Рәссам Дали үзенең кабере өстеннән кешеләр узып йөрүен тели. Аның теләге дә үтәлә: җансыз тәнен Фигерас шәһәрендәге музейның идәненә урнаштыралар. Артистларга килгәндә, алар гомер буе сәхнәгә хезмәт итә, гомер буе алкышларга күмелеп яши һәм шуннан рухи ләззәт таба. Өлкән иҗатташларын бакыйлыкка озаткан чакта алар бу процессның ничек үтәлүен яхшы күрә, белә һәм эчтән генә үзләре дә нәкъ шундый рәвештә мәңгелеккә озатылачагына ышана. Мәрхүмнең башка васыяте булмаса, сәнгатькярне соңгы юлга кул чабып озату – бик матур һәм дулкынландыргыч традиция, минемчә”.


"Мәгариф"  журналында шагыйрь белән интервью чыккан иде. Укыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ