Логотип Магариф уку
Цитата:

Сак булыгыз: этләр!

Сукбай этләр проблемасының көн кадагыннан төшкәне юк. Балаларны алардан ничек сакларга? – Балага: “Беренче тапкыр күргән эткә якын килергә, сыйпарга, күзенә текәлеп карарга ярамый”, – дип кат-кат әйте...

Сукбай этләр проблемасының көн кадагыннан төшкәне юк. Балаларны алардан ничек сакларга?


– Балага: “Беренче тапкыр күргән эткә якын килергә, сыйпарга, күзенә текәлеп карарга ярамый”, – дип кат-кат әйтегез.


– Әгәр эт бик якын килеп, исни, “таныша” башлый икән, кычкырырга яисә йөгерә башларга ярамый. Тыныч тавыш белән генә сөйләшергә һәм әкрен-әкрен атлап чигенергә кирәк.


– Әгәр эт ташлана икән, чәбәләнүдән файда юк, йомарланып ятарга һәм куллар белән башны, битне капларга кирәк.


– Йөгереп качарга омтылыш һәр очракта диярлек эт файдасына тәмамлана. Әгәр кереп качу урыны ике-өч адымда гына түгел икән, болай эшләргә ярамый.


– Эт ялгыш уйнап кына тешләсә дә, бала бу хакта олыларга хәбәр итәргә тиеш.


– Тик яткан, йоклаган, ашаган этне борчырга ярамый. Каршындагы ризыгын яисә савытын алу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Хайванны таяк белән котырту, таш ату да агрессиягә китерә, бу хакта балалар белеп торсын.


– Төркем белән йөргәндә һәм тору урыннарына якын территориядә этләр үзләрен ышанычлырак хис итә, аларның кешегә ташлану куркынычы да арта. Шуңа күрә этләр йөри торган аулак урыннарны әйләнеп үтү кирәк.


Әгәр эт тешләсә...


– Эт тешләгән очракта, табибка барганчы иң беренче ярдәм – яраны кер сабыны эретелгән су белән юдыру. Якындагы травмпунктта исә башта водород перекисе белән юдыралар, аннары 5 процентлы йод эремәсе, спирт белән эшкәртеп антисептик бәйләү куялар. Яра зур булмаса да, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бит-муен өлеше, кул чуклары зарарлану аеруча куркыныч. Чөнки бу урыннардагы нерв күзәнәкләре буйлап ул организмга тагын да тизрәк тарала. Бу очракта табиб котыру чиренә каршы Кокав вакцинасын билгели.


Эт асраучылар исә икеләтә җаваплы булырга тиеш. Әгәр өйдә асрыйсыз икән, аның ветеринарда паспорты булырга, барлык привикалар вакытында ясалырга тиеш. Котыру чиренә каршы прививка елга бер тапкыр ясала.


Һади КӘРИМОВ, травматолог-ортопед.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Баланы сукбай этләрдән сакланырга өйрәткәнче, ул этләрне ауласыннар иде! Моның өчен җаваплы оешмалар, кешеләр бар бит! Безнең авылда да күп хуҗасыз этләр. Төркемнәре белән йөриләр. Кайчак балалар бакчасы территориясенә дә кереп яталар. Авыл советы берничә тапкыр сукбай этләрне аулаучы оешмаларны чакыртып карады. Иртәнге дүрттә килдек, сукбай этләр күрмәдек, диләр икән. Кайчан киләселәрен алдан әйтсәләр, бөтен авыл белән чыгып күрсәтер идек этләрнең кайда йөрүен! Кайчан гына алардан котылырбыз дип, кот очып тора. Этләрдән саклану гына түгел, котылу чарасын да языгыз әле!!! Автор: Лаеш районы Габишево авылы әти-әниләре

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ