Логотип Магариф уку
Цитата:

Сак булыгыз: гаджетлар!

Беребез дә хәзер үзебезнең тормышыбызны гаджетлардан башка күз алдына китерә алмый. Аңлашыла ки: яшәешнең бөтен өлкәләрендә дә бүген яңа технологияләр кулланыла. Ул түләү системасы булсын ди, дәүләт х...

Беребез дә хәзер үзебезнең тормышыбызны гаджетлардан башка күз алдына китерә алмый. Аңлашыла ки: яшәешнең бөтен өлкәләрендә дә бүген яңа технологияләр кулланыла. Ул түләү системасы булсын ди, дәүләт хезмәте (бары тик кесә телефоныннан яки компьютердан теркәлү узарга кирәк)... Һәм бу исемлекне бик озак дәвам итеп була. Кыскасы, яңа технологиялар белән бар нәрсә бәйле. Әмма даими, көндәлек тормышта берәребезнең, утырып, аларның зыяны турында уйлап караганы булдымы? Үзебезгә, балабызга ничек тәэсир итә соң ул? Галимнәр инде күптән әлеге проблема белән кызыксынып, бик күп тикшерунәләр уздырганнар. Аларның төп максаты – гаджетларның  кешегә йогынтысын өйрәнү һәм төп зыяннарны ачыклау. Алдан ук сер ишекләрен ачам: анда шатланырлык мәгълүмат юк.


Источник фото: pixabay. com


mobile-605422_640
Беренче зыян. Кешенең социальләшүе түбән дәрәҗәгә төшә. Аеруча бу кечкенә балалар өчен куркыныч. Замана балалары инде 4-5 яшьтән гаджетларга ияләшә. Ата-аналар, комачауламасын дип, аларның кулларына планшет тоттыра да, үзләренең эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәм бала сәгатьләр буе шуңа текәлеп утыра. Урамга, дуслары янына чыкмый, беркем белән дә аралашмый. Әти-әниләр, бу бит балагызның киләчәге өчен куркыныч. Әгәр дә ул хәзер социаль адаптация узмаса, алдагы тормышында аңа кешеләр белән аралашу авыр булачак. Кеше белән элемтә таба белмәу узе өчен уңайсызлык тудырачак.


Һәм бу зыянга бәйләнеп килгән икенче зыян – психологик сәламәтлек бозылу. Галимнәр фикеренчә, күпчелек вакытын гаджетлар артында уздырган кешенең нерв системасына көчле басым ясала. Гади генә гаджетның дөрес эшләмәве (яшьләр телендә бу процесс «лаг» дип йөртелә) кулланучының ачуын чыгара ала. Һәм кеше, виртуаль тормыштан аерылып, реаль дөньяга әйләнеп кайткач, үзен нәкъ шулай тота башлый. Кечкенә уңышсызлык аркасында ул котыра башларга мөмкин. Медицинада әлеге күренешнең авыру исеме дә бар хәтта – “психологик какшау” дип атала. Тикшерүләр буенча, гаджетларны актив кулланучылар арасында моның белән 55-65% кеше авырый. Ә балалар арасында бу процент тагы да югарырак, чөнки аларның психикасы гомумән әле формалашмаган һәм алар төрле йогынтыларга бик тиз бирешәләр.


Өченче зыян. Яшүсмерләрнең һәм кечкенә балаларның моторикасы һәм реакция эшчәнлеге үзгәрешләр кичерә. Негатив якка.  Бу ми белән куллар арасындагы координация бозылудан гыйбарәт. Тикшерүчеләр эксперимент оештырган: балаларга тупны сызык аша тәгәрәтеп җибәрергә кушканнар. Әлбәттә,  гаджетларга бәйле балалар бу эшне дөрес итеп үти алмаганнар. Әлеге уңышсызлык бармак очларының ми биргән сигналларны кабул итмәвенә бәйле. Көнен экранга баскалап уздырган кешенең бармак очлары сизгерлеген югалта.

Дүртенче зыян.  Сәламәтлек куркыныч үзгәрешләр күчерә. Аерым-аерым пунктларда аңлатырга кирәк бу очракта, чөнки узгәрешләр күп.
Беренче пункт. Умыртка баганасы кәкрәя (аеруча муен өлеше). Телефон яки планшет кулланганда без башыбызны иябез һәм нәкъ шуның аркасында умыртка баганасы деформация уза. Игътибар иткән булсагыз, күбебез хәзер бөкрәеп йөри. Гаджетларга рәхмәт!


Икенче пункт. Ә алда яңгыраячак зыян турында, мөгаен, күбегез ишетмәгәндер. Кабат шул ук башны июгә әйләнеп кайтабыз. Башыбызны игәндә, без, күпчелек очракта, ияк белән муенга терәләбез һәм тәннең ул өлеше ышкыла. Әлеге хәрәкәт аркасында тәндә ялкынсыну процессы башлана һәм бу төрле инфекциялар тудыра ала. Шуларның берсе – тәннең тиз арада картаюына китерә.


Өченче пункт. Иң куркынычы дип әйтер идем. Нью-Мексико университеты галимнәре тикшерүләре шундый нәтиҗә китереп чыгарган: гаджетлар ультрашәмәхә нурлар тарата. Ә бу нурлар артык күп дәрәҗәдә булган очракта  кеше тормышы өчен бик зарарлы. Принцип гади: гаджетларның экраны ультрашәмәхә нурларны кеше тәненә проекцияли.  Һәм шул зарарлы нурлар тән рагын барлыкка китерә. Үз-үзеңне ничек саклап калырга соң? Белгечләр түбәндәге киңәшләргә колак салырга тәкъдим итә: беренчедән, кояш нурларыннан саклый торган күзлек киеп йөрергә, икенчедән, тәнгә төрле крем яки майлар сөртергә кирәк. Эксперимент нәтиҗәсендә электроника кеше тәнендә ультрафиолет нурлар дозасын 36%тан 85%кә кадәр күтәрә дигән фикергә килгәннәр.
Дүртенче пункт. Кәрәзле телефоннан 10 минут сөйләшу ми өслегенең 0,1% җылынуына китерә. Бик кечкенә сан кебек тоела... Әмма табиблар башка фикердә. Ми өслегенең бу кадәр җылынуы да кире төзәтә алмаслык процессларга китерә:  баш күзәнәкләре яки бүленә башлый, яки, гомумән, үлә.
Бишенче пункт. Колакчыклар (наушник) аша җыр тыңлаучылар арасында статистика буенча һәрбер унынчы кеше ишетү аппаратына ия. Ә барысы да нәрсәгә бәйле? Тормыштагы  гади аралашашуның яңгыравы 60 децибел тәшкил итә, ә колакчык аша музыка тыңлаган чакта бу күрсәткеч ике тапкырга арта.  Алар белән даими рәвештә кулланучы күпмедер арадан соң яфрак кыштырдавын, пышылдауны, тыныч мелодияне һәм башка акрын тавышларны аермый, ишетми башлый.


Алтынчы пункт. Күзләргә никадәр зыян ясаганы турында язып торырга кирәкмидер. Барыбызда бик яхшы беләбез... Бары тик шуны әйтеп узам: гаджетларны гел күзгә якын тотканга “күрә карау” ( близорукость) чире үзен күрсәтә.
Бишенче зыян. Кич белән актив рәвештә планшетта яки телефонда уйнаган яшүсмергә икенче көнгә иртән, мәктәптә, мәгълүматны кабул итүе авыр. Гаджетның яп-якты экраны кулланган чагында визуаль стимуляция үуткәрә, бала шуңа ияләшә, һәм бу процесс бармаганда (ә дәрес вакытында бу процесс, әлбәттә, бармый) аның мие барлык мәгълүматны кабул итәргә баш тарта, аңа визуаль стимуляция кирәк. Ияләшү чире дип атап йөртеләр аны.


Болар – әле билгеле булган зыяннар гына. Ә бит әле күпмесе ачыкланмаган, өйрәнелмәгән. Танылган белгечләр, табиблар, галимнәр бер авыздан: “Гаджетлар – тәмәке тарту белән тиң”, – дип кабатлый Әлеге сүзләрдән соң, укучылар, хәлнең никадәр мөшкел булуын аңлагансыздыр дип өметләнәм.


Бу анализда иң аянычы шул: ҖФФ (Җәмгыять фикере фонды)  сорауштыруы нәтиҗәсендә 67% Рәсәй халкы гаджетларның зыянын күрми, файдалы дип яклап чыгалар. Сүз дә юк, гаджетларның уңай яклары бар. Аралашу уңайлашты, мәгълүмәт табу җиңеләйде... Әмма бу проблеманы игътибарсыз калдырырга кирәк дигән сүз түгел.


Башта: “Алайса нишләргә соң?” дигән сорау туа. Кулланмыйча да булмый, кулланырга да куркыныч… Чишелеш бик гади. Хәзер бирәчәк киңәшләргә җитди карасагыз, барсыда яхшы булачак.


1) Куллану вакытын чикләгез. Һәрбер яшь өчен үзенең нормасы бар. Аеруча балаларыгызны бик озак экран артында утыртмагыз.


2) Гаджетны һәрвакыт сумкада йөртергә кирәк. Оптималь радиус – 30 см.


3) Гаджетны муенга асып йөртмәгез.


4) Телефоннан аралашу вакыты өч минуттан ким булсын.


Ильяс Баһауов


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ