Логотип Магариф уку
Цитата:

Саклан – мыегың көймәсен

Яңа ел бәйрәмнәре якыная башлауга, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каләм әһелләре белән очрашулар уздырырга керешә. Ул быел да шулай элеккеге эзеннән башланып китте. Журналистлар белән о...

Яңа ел бәйрәмнәре якыная башлауга, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каләм әһелләре белән очрашулар уздырырга керешә. Ул быел да шулай элеккеге эзеннән башланып китте. Журналистлар белән очрашуга РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр дәүләт идарәсе башлыгы урнбасары полковник Максим Трошин килде. Беркадәр чыгышыннан соң, ул журналистларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде.
-Яңа ел бәйрәмнәре җитүгә, пиротехник продукцияне һәм гирляндаларны дөрес кулланмау сәбәпле, янгыннар чыгу куркынычы килеп туа,- диде полковник.- Безнең министрлык шартлаткыч катнашмалары  булган төрле фейерверклар, салютлар, петардлар, бенгал утлары сатып алганда аларны сатарга лицензияләре, шулай ук продукциянең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә  туры килү сертификатлары булган сәүдә нокталарын гына сайларга киңәш итә. Пиротехниканы куллану алдыннан җентекләп инструкция белән танышу һәм җитештерүче заводның күрсәтмәләрен катгый үтәү, аларны кабызып җибәргәндә хәвефсез ара сайлау мәҗбүри. Пиротехник эшләнмәләрне ябык бина эчендә куллану тыела. Электр белән эшли торган чыршы бизәгечләр  сатып алганда сәүдәгәрләрдән янгын куркынычсызлыгы сертификатларын таләп итегез. Гирляндаларны элгәндә кыза торган өслекне янучан материалга тиеп тормаслык итеп урнаштырыгыз. Электр үткәргеченең төзеклеген тикшерү аеруча мөһим.  Өзелүгә, изоляциясе бозылуга юл куймас өчен,  электр белән туклана торган үткәргечләрне идәнгә, халык йөри торган урыннарга сузу тыела. Соңыннан йөрәгегез көя торган булмасын.
Полковник Максим Трошинның сүзләрен хакка алып, Яңа ел бәйрәмнәрен исән-имин каршы алырга һәм озатып калырга насыйп булсын.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ