Логотип Магариф уку
Цитата:

Саклык банкы 1 июньнән ипотека кредитлары буенча процент ставкаларын киметте

Саклык банкы быел 1 июньнән ипотека кредитлары буенча процент ставкаларын киметте. Бу хакта журналистларга “Саклык банкы” ГАҖ “Татарстан Банкы” бүлегенең ипотека кредиты һәм партнерлар белән эшләү ида...

Саклык банкы быел 1 июньнән ипотека кредитлары буенча процент ставкаларын киметте. Бу хакта журналистларга “Саклык банкы” ГАҖ “Татарстан Банкы” бүлегенең ипотека кредиты һәм партнерлар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Леонид Захаров җиткерде.


Спикер сүзләренчә, элегрәк төзелеп килгән йорттан алына торган торакны электрон сервис кулланып теркәгәндә, процент ставкасы 10,9 процент һәм шулай ук еллык 10,4 процент булган. Быел 1 июньнән ипотека кредитлары буенча процент ставкалары төшкән һәм 10,7 процент һәм еллык 10 процент булып калган. Шулай итеп, электрон сервис хезмәтләрен кулланганда, ул 0,4 процентка кимрәк була.



“Шунысы мөһим, Росреестр шулай ук электрон теркәү белән актив эшли, анда процедура шулай ук тизләтелгән. Гадәттәге теркәүгә тугыз көн вакыт китсә, безнең очракта өч көннән милек хуҗасы буласың”, – дип аңлата Леонид Захаров.


Субсидия программасында катнаша торган төзелешләр исемлеге Саклык банкы сайтында –www.sberbank.ru күрсәтелгән.


Моннан тыш, быел 5 июньнән 31 декабрьгә кадәр әзер торакка да ставкалар кимегән.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ