Логотип Магариф уку
Цитата:

"Салават Күпере" торак комплексының 15 социаль ипотека йорты 15 сентябрьгә тапшырылачак

Казанның "Салават Күпере" микрорайонындагы 15 соципотека йортын агымдагы елның 15 сентябренә тапшырырга тиешләр. Бу хакта бүген журналистларга әлеге объектларны карау барышында ТР Президенты каршындаг...

Казанның "Салават Күпере" микрорайонындагы 15 соципотека йортын агымдагы елның 15 сентябренә тапшырырга тиешләр. Бу хакта бүген журналистларга әлеге объектларны карау барышында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының эшләрне кабул итү һәм финанслау идарәсе башлыгы Владимир Никифоров җиткерде.


Обьезд жилых комплексов «Салават купере» и М-14


Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды җитәкчелеге "Салават Күпере" торак комплексындагы, М-14 микрорайонындагы һәм Оренбург трактындагы социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортларны карады. Министр урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, бүгенге көндә "Салават Күпере"ндә җиде күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. Тагын бер - 10-5 йорты тапшыруга әзерләнә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча социаль ипотека объектлары быелның 15 сентябреннән соңга калмыйча файдалануга тапшырылырга тиеш.


Обьезд жилых комплексов «Салават купере» и М-14


Подрядчылар сүзләренә караганда, "Салават Күпере”нең 12 нче номерлы комплексында июль аенда йорт яннарындагы территорияне төзекләндерергә планлаштыралар, ә сентябрь башына бөтен документ эше тәмамланырга тиеш. "Бездә әлеге өч йорт (12-1, 12-4 һәм 12-5 – Т.-и.) буенча бернинди дә шик юк, алар сафка бастырылачак. Бердәнбер – "камгэс" йортларындагы эш тоткарланырга мөмкин. Әмма сентябрь башына йортларны тапшыру бурычы куелган һәм ул үтәлергә тиеш. Финанслау вакытында, хәтта бик зур алга китеш белән бара. Монда инде подрядчыларның да, заказ бирүчеләрнең дә сораулары юк. Әзер йортлар буенча документ тапшыруда гына кыенлыклар туа: башкаручылар үз вакытында документларын тапшырмый, ә аннан башка әзер йортны файдалануга тапшырыра алмыйбыз. Хәзер бу эш җайга салына. "ПСО Казан" ҖЧҖ буенча шик булса да, аның җитәкчелеге үз вакытында йортларны тапшырырга ышандыра. Анда да финанслау буенча проблемалар юк. "Салават Күпере" буенча 15 йорт 15 сентябрьгә тапшырылырга тиеш", –дип ышандырды Дәүләт торак фондының Эшләрне кабул итү һәм финанслау идарәсе башлыгы Владимир Никифоров.
"Татар-информ" МА материаллары  буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ