Логотип Магариф уку
Цитата:

"Салават күпере" журналы интернет-сайтын яңартты

Киләсе елга үзенең 25 яшьлеген билгеләп узачак “Салават күпере” журналы үзгәреш кичерә. Бүген аның яңа сайтын (salavatkupere.com) тәкъдим иттеләр. Басма коллективы киләчәктә әлеге сайтны матур, шул ук...


Киләсе елга үзенең 25 яшьлеген билгеләп узачак “Салават күпере” журналы үзгәреш кичерә. Бүген аның яңа сайтын (salavatkupere.com) тәкъдим иттеләр. Басма коллективы киләчәктә әлеге сайтны матур, шул ук вакытта көндәшлеккә сәләтле итеп күрә.

- Бу сайтка бала үзе керә, шуңа күрә анда контроль юк дигән сүз. Шул сәбәпле сайтны челтәргә чыгарыр алдыннан халык тикшерүенә куймакчы булабыз. Чөнки балалар белән бик сак эшләргә кирәк. Аларның күңелләре бик сизгер, – диде “Салават күпере” журналы редакциясе директоры Зиннур Хөснияр.Журналда сан саен төрле конкурслар уза. Чираттагы бәйгедә журналның макетын ясап җибәрергә кирәк. Нәтиҗәләр буенча 25 җиңүчене билгелиячәкләр. Журнал хезмәткәрләре җиңүче балаларның туган көннәрен үткәрәчәк.
- Дусларым белән сайттагы “Фишкалы уеннар”ны яратып уйныйбыз. Тиздән Әниләр көне җитә. Әлеге бәйрәмгә сайтта дөнья күргән перәннектән тортны әзерләргә булдым, – ди Казанның 6 гимназиясе укучысы Гүзәл Хәйруллина.
Журнал сабыйлар өчен дип аталса да, сайтта тәрбияче һәм әти-әниләргә материаллар да тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Тәрбиячегә” сәхифәсендә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре өч телдәге кулланмаларны чыгартып, аларны эшчәнлегендә куллана ала.
“Салават күпере” журналы сайтын дәрестә ничек кулланып булганын Казанның 212 балалар бакчасы тәрбиячесе Минзия Әхмәтшина гамәлдә күрсәтте. Ул сайт аша балаларны Татарстан табигате белән таныштырды. Сабыйлар кайсы йорт хайванының кайда яшәгәнен “Он-лайн уеннар” сәхифәсендә күрсәтте. Казанның 6 гимназия укытучысы Гөлшат Гарипованың яңа сайтка әйтәсе тәкъдимнәре дә бар икән. “Әти-әниләргә”, “Тәрбиячегә” дигән сәхифәләрне киңәйтеп җибәрелүен телим”, – дип билгеләп узды ул. Журнал хезмәткәрләренә әти-әни һәм тәрбиячеләр өчен язмалар хәзерләү үзе бер яңалык икән. Хәзер алар тәрбия методикасы буенча махсус материаллар эшли.
Шунысын да әйтергә кирәк, 19 октябрьдә “Южный” сәүдә үзәгендә 16.00 сәгатьтә гаилә бәйрәме дә оештырыла. Анда “Салават күпере” һәм башка журналлар редакцияләре катнашып, балаларның күңелен күрәчәк.
Сайт тулы куәтенә эшли башлаганчы, аны балалар бакчалары, мәктәпләрдә тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Язучылар берлеге әгъзаларының киңәшләрен дә алырга җыеналар. Сайтны укучы балалар фикере дә бик теләп искә алыначак. Шуннан соң гына журнал сайты тулы куәтенә эшли башлаячак.
Intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ