Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сдача»гызны санап аласызмы?

Киоск янына бер затлы ханым тукталды. Үз-үзен тотышы белән дә, киенү рәвеше белән дә  бик җитди хезмәттә эшләүче булып күренде ул. Сатучыга 100 сумлык биреп ниндидер әйбер алды да, «сдача»сын санарга...

Киоск янына бер затлы ханым тукталды. Үз-үзен тотышы белән дә, киенү рәвеше белән дә  бик җитди хезмәттә эшләүче булып күренде ул. Сатучыга 100 сумлык биреп ниндидер әйбер алды да, «сдача»сын санарга кереште. Җентекләп санады. Бераз читтәрәк басып һәм бу хәлне күзәтеп торучы урта яшьләрдәге бер хатын: «Шушы йөзенә чыккан байлыгы белән дә акча санап торыр икән, ә?! Мин вакланып та тормыйм... мондый тиен-миен сдачаны шундук кесәгә салам да китеп барам...», - дип йөзен сытып куйды. Аннан соң: «Менә шушылай тиенен санап яшәгән кеше байый да инде...», - диде, канәгатьсезлеген тагын да ныграк йөзенә чыгарып.


...Теге затлы ханым: «Сез сдачаны артык биргәнсез», - дип, ун тәңкәлек акчаны сатучы алдына куйды да китеп барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ