Логотип Магариф уку
Цитата:

 “Сәйәр” сәхнәгә дәшә

Балаларда рухи культура һәм милли мирасыбызга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “ТАТМЕДИА” ААҖ филиаллары  – “Салават күпере” һәм “Сәхнә” җурналлары редакциясе 201...

Балаларда рухи культура һәм милли мирасыбызга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “ТАТМЕДИА” ААҖ филиаллары  – “Салават күпере” һәм “Сәхнә” җурналлары редакциясе 2016 елның 15 нче октябреннән республика күләмендә “Сәйяр” театр фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Әлеге бәйге моңа кадәр биш тапкыр Казан күләмендә, шәһәр мәктәп театрлары арасында уңышлы гына үткәрелгән иде инде. 


“Сәйәр” шәһәр фестивален оештыручы – “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: “Әлеге фестиваль-бәйгенең татар телен дәүләт теле буларак үстерүдә әһәмияте, һичшиксез, зур булачак”, – дип белдерде.  Чыннан да, 2015 елда шәһәр күләмендә уздырылган бәйгедә катнашучы балаларның якынча 60 процентын туган телендә актив аралашмаучы татар балалары һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче рус, мари, чуваш, төрек, яһүд һ.б. милләт балалары тәшкил иткән. Конкурстан соң, ата-аналар, балаларына татар телен өйрәтүдә ярдәм сорап, редакциягә мөрәҗәгать иткәннәр. Сәбәбе дә аңлашыла: бәйгегә тәкъдим ителгән спектакльләр татар телендә уйналырга тиеш.


Республика күләмендә уздырылачак беренче фестиваль-бәйгедә 3 яшьтән алып, 17  яшькә кадәр балалар катнаша ала. Ул берничә этаптан торачак. Финал Казан шәһәрендә уздырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ