Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәт буын тәрбиялик дисәк...

Тормышның һәр өлкәсендә зур үзгәрешләр барган чорда яшибез. Бу үзгәрешләр яңа шартлар тудыру белән беррәттән яңа таләпләр дә куя. Мәгариф өлкәсендә дә шулай. Илнең киләчәге мәгариф системасына, укыту-...

Тормышның һәр өлкәсендә зур үзгәрешләр барган чорда яшибез. Бу үзгәрешләр яңа шартлар тудыру белән беррәттән яңа таләпләр дә куя. Мәгариф өлкәсендә дә шулай. Илнең киләчәге мәгариф системасына, укыту-тәрбия эшенең ничек оештырылуына бәйле булуы турында төрле дәрәҗәдәге мөнбәрләрдән күп сөйләнә. Заман бүген мәктәпне тәмамлап чыгучы укучыдан бара торган үзгәрешләрне аңлап җайлаша алуны, иҗадилык, аралашу культурасы, командада эшли белү күнекмәләре таләп итә. Бу сыйфатларның барысына да ия булу, үз алдыңа куелган максатларга ирешү өчен, иң беренче чиратта, сәламәтлек кирәк. Ә сәламәтлекне саклауга һәм үстерүгә, укучыларда сәламәт яшәү күнекмәләре булдыруга, башка бик күп шартлар белән беррәттән, физкультура дәресләре дә ярдәм итә. Бүгенге компьютерлашкан дөнья балалары өчен бу дәресләрнең, мәгариф оешмаларында алып барыла торган физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлегенең әһәмияте бигрәк тә зур. Бу, үз чиратында, мәктәпләрдәге физкультура укытучылары алдына да зур бурычлар куя.


Мин 1985 елдан бирле мәгариф өлкәсендә эшлим. Төрле елларда физкультура укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы, татарча көрәш буенча тренер булып та эшләргә туры килде. Бу өлкәдә эшләүнең үзенчәлекләре һәм проблемалары миңа яхшы таныш. Кайбер фикерләр белән уртаклашасы килеп, кулыма каләм алдым.


Соңгы елларда илебездә физик культура һәм спортка зур әһәмият бирелә. Республикабызда узган Универсиада, Сочида узган Олимпиада, Казанның спорт башкаласы дип игълан ителүе бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә җәмгыятьне активлаштырды. Районнарда спорт корылмалары төзелү, ясалма өслекле футбол, баскетбол мәйданчыкларының мәктәпләргә бирелүе дә - уңай күренеш. Физкультураны массакүләм итүгә омтылып үткәрелгән төрле республикакүләм чаралар (“Татарстан кроссы”, “Милләтләр кроссы”, Россия чаңгы юллары” һ.б.) шулай ук массаларны вакыт-вакыт бер җилкетеп ала.


Мәктәпләрдә физкультура укытуга 3 сәгать вакыт бирелү балаларның сәламәтлеген ныгыту, хәрәкәт активлыкларын үстерү, сәламәт яшәү ихтыяҗлары тәрбияләү максатларын күздә тотып башкарылган иде. Үз чиратында үзе белән төрле проблемалар да алып килде. Беренчесе – бу дәресләрне үткәрү өчен шартлар мәсьәләсе. Соңгы елларда сафка баскан яңа заманча мәктәпләрдә 2 спортзал, бассейннар булса да, 80-90 нчы елларда төзелгән мәктәпләрдә стандартларга туры килми торган спорт заллары бит. Берничә сыйныфта берьюлы физкультура дәресләре булу инвентарь җитмәү проблемасын да тудырды. Мисал өчен, программа буенча баскетбол каралган икән, сыйныфтагы 20 балага кимендә 10 баскетбол тубы кирәк. Чаңгы һ.б. инвентарь белән дә шул ук хәл. Яхшы спорт җиһазларыннан башка яхшы дәрес үткәреп булмавын исбатлап тору кирәкмидер. “Корал эшләр, ир мактаныр”, - диелә бит татар халык мәкалендә дә.


Соңгы елларда мәктәпләрне спорт инвентарьлары белән тәэмин итү өлкәсендә беркадәр эшләнсә дә, бу өлкәдә уйланып бетмәгән мәсьәләләр бар әле. Тендер аша үткәреп, үзәкләштереп бирелгән спорт инвентарьлары һәрвакытта да мәктәпләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерми: күп вакыт сыйфат ягы аксый; мәктәпләрнең үзенчәлекләре, нинди инвентарь кирәклеге искә алынмыйча бирелгән әйберләр кулланылмыйча ята бирә. Башка фәннәрдән дәреслекләргә заказны шул фән укытучысы үзе бирә бит. Ә ни өчен укыту планына кертелгән, белем бирүнең мәҗбүри эчтәлеге ачыкланган стандартлары булган физкультурадан шулай эшләмәскә? Нинди спорт инвентаре кирәклеген физкультура укытучысыннан да яхшырак беркем дә белми, минемчә. Мәгариф оешмаларын инвентарьлар белән тәэмин итүне муниципалитетлар җилкәсенә калдыруны да дөрес түгел дип уйлыйм мин.


Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелү белән бергә физкультура дәресләре программасына йөзү килеп керде. Республикадагы, махсус автобуслар куеп, укучыларын аерым расписание белән бассейннары булган спорт комплексларына йөрткән мәктәпләр өчен зур проблема да булмагандыр ул. Ә район үзәкләрендәге бердәнбер бассейн, әлбәттә, бу таләпне үтәүне тәэмин итә алмый, стандарт таләбе кәгазьдә генә үтәлә: укытучының эш программасы үз алдына, физкультура дәресләре үз алдына яши. Эш программасына да язмыйча булмый, чөнки стандарт таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык каралган.


Икенче борчыган мәсьәлә: башлангычларның дәвамлы, эзлекле булмавы. Моннан берничә ел элек барлык мәктәпләрдә шахмат дәресләре кертәбез дип мавыгып алдык. Бу юнәлештә республикакүләм семинарлар үткәрелде. Түбән Кама шәһәре мәктәпләренең тәҗрибәсе белән таныштыруга багышланган шундый семинарларның берсендә үзебезгә дә катнашырга туры килгән иде. “Бадминтон, единоборство укытабыз” дигән хатлар да югары оешмалардан гел килеп тора. Нинди дә булса яңалыкка алынганчы, беренче чиратта, тиешле шартлар булдыру турында уйланылса гына, ул эш дәвамлы һәм нәтиҗәле булыр, минемчә. Дөрес, бүгенге көндә мәктәпләргә күп мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү мөмкинлеге бирелгән, тик бу мөмкинлекләр белән мәгариф оешмаларының финанс мөмкинлекләре тәңгәл килми шул. Ә менә “КЭС-баскет” кебек уйлап башланган илкүләм проект бүгенге көндә уңышлы гына үтәлеп бара бит: мәктәп командалары теләп катнаша, туплар бирелү дә кызыксынуны арттыра.


Нинди дә булса бер спорт төренә өстенлек биреп, максатчан шөгыльләнү – анысы инде аерым сәләтле укучылар өчен өстәмә белем бирү системасының бурычы.


Башлангыч сыйныфларда физкультура дәресләрен укыту да аерым сөйләшүне таләп итә. Бу дәресләрне белгеч укыту максатка ярашлырак булыр иде, минемчә. Чөнки нәкъ менә белем бирүнең әлеге баскычында физкультура белән кызыксынуның, үзеңне камилләштерергә омтылуның нигезе салына. Әлеге дә баягы спорт залларының мөмкинлекләре чикләнгән булу да комачаулый: күп мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укытучылары спорт залына дәрес үткәрергә керми дә. Кайбер районнарда мәсьәләнең уңай чишелеше барлыгын беләм. Шуны республика күләмендә оештырасы иде.


Физкультура укытучылары алдында дәрес укытудан тыш, мәктәптә ярышлар уздыру, район һәм республика күләмендәге ярышларга укучыларны әзерләү һәм катнашу бурычы да тора. Бу юнәлештә төрле ведомство һәм министрлыкларның килешеп эшләве, зур чараларны бергәләп планлаштыру максатка ярашлы булыр иде, әлбәттә. Ярышларны үткәрү, ярышларга бару (ә алар кайвакыт атнасына берничә) матди чыгымнар таләп итү белән беррәттән, дәрес калдыру проблемасын да тудыра. БДИ, Төп дәүләт имтиханы шартларында монысын да исәпкә алу мөһим.


Бүгенге мәгариф оешмаларының, физкультура дәресләренең максаты, минемчә, белем бирү стандарты таләп иткән нормативлар үтәтү белән беррәттән, үз сәламәтлегең турында кайгырту ихтыяҗы тәрбияләүгә, хәрәкәт активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Һәр укучы физкультура дәресен көтеп алсын, теләп шөгыльләнсен өчен тиешле шартлар тудыру – мәгариф оешмалары җитәкчеләренең дә, физкультура укытучыларының да бурычы, дип уйлыйм.


Нуретдин ЗЫЯТДИНОВ,


Кукмара районының Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге директоры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ