Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру...

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. Әлегә илебездә бу эксперимент сыйфатын гына йөртә. Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы да ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.


Быелның язында Россия Президенты Владимир Путин совет чорындагы ГТО нормативлары комплексын хәзерге шартларга кайтару башлангычы белән чыкты. Россиядә ГТО нормативларын сынап карау төбәкләре арасында, әйткәнебезчә, безнең республика да бар. Быелгы уку елыннан ГТО комплексы мәгариф учреждениеләренә кертелә башлый.


20 сентябрьдән республикабыз мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында укучылар пневматик һәм электрон мылтыктан ату, сикерү, турникта күтәрелү һ.б. бер төркем күнегүләр ясый башлаячак. Гомумән алганда, ГТО нормалары мәктәп укучылары һәм студентларга гына кагылмый. Аларны 6 яшьтән алып 60ка кадәрге бар кеше тапшырырга тиеш. Әмма барысы да берьюлы түгел дигәндәй – укучылардан башларга, аннан соң - аерым муниципаль берәмлекләрне, ә 2017 елдан бөтен халыкны җәлеп итәргә ниятлиләр.


ГТО нормаларын республикада язын тапшырып карадылар. Моңа мәктәп яшендәге 700 бала һәм бер төркем студентлар тартылды. Шуның нигезендә яңа ГТО нормалары расланды. Элеккегеләргә караганда алар бераз йомшарган. Аннары ГТО нормаларын 6 яшьтән үк тапшыра башлау күздә тотылса да, республикабызда икенче сыйныф балаларыннан башларга булганнар.


ГТО нормалары 11 яшь төркеме өчен билгеләнгән. Өч кыенлык дәрәҗәсе билгеләнгән – нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк.


«Intertat. Ru» материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ