«Шаян» татар телеканалы эшли башлаячак
26 нчы гыйнварда «Болгар радиосында» яңа телеканал турында сөйләячәкләр. Күптән түгел Татарстанда балалар өчен махсус телеканал булдырылуы турында билгеле булды. Ул «Шаян» дип аталачак.«Шаян»ның макс...
26 нчы гыйнварда «Болгар радиосында» яңа телеканал турында сөйләячәкләр. Күптән түгел Татарстанда балалар өчен махсус телеканал булдырылуы турында билгеле булды. Ул «Шаян» дип аталачак.
«Шаян»ның максаты – дөньяның бөтен якларында яшәгән татарларга, ата-аналарга, аеруча балаларга лелебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү һәм дөньяның 14 иң камил телләр арасына кергәнлеген җиткерү. Телеканалда төрле уен һәм белем бирү тапшырулары көтелә.
Яңа канал 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балаларны җәлеп итәр дип көтелә. "Яңа гасыр" ТРК хәбәр итүенчә, «Шаян» каналы 1нче февральдән эшли башлаячак.
Комментарийлар