Логотип Магариф уку
Цитата:

Шифалы дару әче була

Проблемадан күп нәрсә юк. Берсен хәл итәсең генә, икенчесе килеп чыга. Бала тәрбияләргә вакыт та калмый. Башкалар кебек буш вакытта китап укып, паркларда ял итеп, кичләрен балаларга әкият сөйләү хыял...

Проблемадан күп нәрсә юк. Берсен хәл итәсең генә, икенчесе килеп чыга. Бала тәрбияләргә вакыт та калмый. Башкалар кебек буш вакытта китап укып, паркларда ял итеп, кичләрен балаларга әкият сөйләү хыял гына әлегә. Тормыш­лары җайлы барган, мәшәкатькә чуммаган кешеләргә кызыгам. Ан­дыйларның нервысы да тузмый...


 

Беренче карашка, хак сүзләр. Борчу-мәшәкать кешене алҗы­та, саулыгын да какшата. Шул ук вакытта күңелдә сорау да туа: Аллаһ Тәгалә ни өчен кешегә төрле сынаулар бирә соң? Хикмәте нәрсәдә аның? Үзегезгә шундый сорау би­реп караганыгыз бармы? Юк икән, бирегез әле. Дөресрәге, җавабын эзләгез. Аның әзер җавабы да бар икән инде. Ислам галимнәре Аллаһ Тәгаләнең адәм балаларына төрле күңелсезлекләр җибәрүенең сәбәпләрен ачыклаган. Менә шуларның берничәсе:



  • Проблема безне берәр эшкә өнди. Ул үзенә күрә бер көч ке­бек, безне нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр итә. Педагогика телендә әйтсәк, ул – мотивация. Безнең дөнья тормышыбыз яхшырак юл­дан барсын өчен шундый мотива­ция дә кирәк булып куя кайчак.

  • Аллаһ Тәгалә безне сыный. Иманның ныклыгы авырлыклар килгәндә күренә. Кыенлыклар үзләре үк иманыбызны сынау. Аллаһ Тәгалә биргән тормыштан ризамы без, юкмы? Сабырлык күрсәтә белә­безме? Кеше юка, вак төргәктәге чәй кебек, диләр. Төргәкнең эчендә нәрсә бар икәнен белергә теләсәң – кап-кайнар суга сал. Кеше белән дә шулай ук, күңелендә ниләр барын яки иманы ни дәрәҗәдә икәнен бе­лергә теләсәң – авыр хәлгә куй.

  • Проблема биреп, кешене яхшы якка үзгәртеп була. Әгәр ул шул авырлыктан соң тиешле нәтиҗә ясый, сабак ала белсә, билгеле. Кай­нар чәйнеккә тотынма, дип балаңа күпме әйтсәң дә, файдасы булмаска мөмкин. Ә менә берәр тапкыр, тыңламыйча, кулын пешерсә, икен­че якын килми.

  • Проблема килү – Аллаһның саклавы да, чөнки Ул, шул авырлыкларны биреп, безне тагын да зуррак хәсрәтләрдән сакларга мөмкин.

  • Без проблемаларны хәл итәргә өйрәнәбез, чыныгабыз, әдәп-әхла­гыбыз ныгый. Камилләшәбез. Тормыш мәшәкатьләре безне мөэ­мингә бирелгән иң зур нигъмәт – сабырлыкка өйрәтә. Ә сабыр холык, үз чиратында, кешенең Аллаһка ышануын, иманын ныгыта.


Ике генә юл бар: проблема ке­шене йә сындыра, йә ныгыта, ка­милләштерә. Сынырга тиз инде, аңа акыл кирәкми, ә менә ничек камилләшергә соң? Монысы да әллә ни кыен түгел. «Аллаһ Тәгалә мон­дый кыен хәлгә куеп, миңа нәрсә төшендерергә тели?» – дип фикерли башларга гына кирәк. Мөселманнар белергә тиешле тагын бер мөһим нәрсә бар: ислам галимнәре әйтүен­чә, Аллаһ Тәгалә мөэмингә пробле­маны бары тик аның хәлен яхшыр- тыр өчен генә бирә икән. Гаҗәп бит, хәлен яхшыртыр өчен! Бер хикмәт иясенең шундый сүзләре бар: «Аллаһ бер нәрсәне кичектерә, тоткарлый икән – хәерлегә, берәр нәрсәдән мәхрүм итә икән – хәер­легә, берәр бәла бирә икән – хәер­легә. Шуңа беркайчан да күңелеңне төшермә, Аллаһ мөэмингә нәрсә генә бирсә дә, бары тик хәерлесен генә бирә». Олуг сәхабә, тугры хә­лифәләрнең берсе Гомәр ибн Хаттаб тормышында сынаулар бетеп китсә, әллә Аллаһ мине оныттымы икән, дип әйтә торган булган...


Бу урында тормыштан мисал да китерик әле. Бер мөслимә сөйләгән иде: «Ерак сәфәргә чыгарга туры килде. Аллаһ Тәгаләдән гел: «Яхшы юлдашлар насыйп ит, юлымда хәерле кешеләрне генә очрат», – дип сорадым. Иң күп кылган догам шушы булды. Төркемебездә 40лап кеше иде. Арада якташым да бар икән. Аралашып киттек. Бер бүлмә­гә урнашырбыз, бер-беребезгә юл­даш булырбыз, дип вәгъдәләштек. Юлыбыз озын: башта поезд белән барасы, аннан соң самолетта очасы. Менә поезддан төшеп, аэропортка килдек. Самолетны 3-4 сәгатьләп көтәсе, диделәр. Бу безгә бераз ял итәргә, үзара танышырга, сөйлә­шергә форсат кына булды. Аэро­портта көтү-ял итү бүлмәсендә утырабыз. Шунда күзем җете яшел күлмәк кигән бер ханымга төште, чөнки ул бик озак кымшанмыйча ятты. Янына килдем, хәлен со­радым. «Мин табиб, берәр ярдәм кирәк булса, сорагыз», – дидем. Күзләрен төбәп кенә карады да бер кәлимә сүз әйтмәде. Ярар да – юк, рәхмәт тә – юк. Шаккаттым. Мон­дый каты бәгырьле кеше белән бер бүлмәгә туры килмәсәм иде, дип дога кылдым, ачуым килде, хәтерем калды минем аңа. Инде барасы җи­ребезгә барып җитеп, кунакханәгә урнаша башладык. Шулай килеп чыкты: мине якташым белән бер бүлмәгә урнаштыру мөмкинлеге юк, диделәр. Алты кешелек ике бүл­мәдә берәр урын гына калган безгә. Бик күңелсезләндек. Икебезгә ике бүлмәгә урнашырга туры килде. Авыр кичердем бу хәлне, күңел дә төште. Ә бер ай яшәячәк бүлмәмә кергәч, бөтенләй өнсез калдым. Ка­раватым теге җете яшел күлмәк ки­гән ханым белән янәшә булып чык­ты. Еладым хәтта. Күпме ялвардым Аллаһка, әмма догам кабул булма­ды, дим. Дүрт-биш көннән тагын еладым. Бу юлы инде сөенечтән. Теге ханым белән шулкадәр дусла­шып киттек. Гаҗәеп киң күңелле кеше булып чыкты ул. Аэропортта­гы хәлне дә сөйләдем. «Хәтерлим мин сине. Тик сүз әйтер өчен авы­зымны кыймылдатырлык та хәлем юк иде ул чакта. Күңелемнән генә рәхмәт укыдым. Беләсеңме, синең ярдәм итәм дигән сүзең үк җиңел­лек бирде миңа», – диде. Якташым­нан аерылу да хәерлегә булып чыкты, аннан бераз зарлангалады бүлмәдәшләре...»


Педагогика фәнендә дә пробле­малы укыту технологиясе бар. Бу алым проблемалы ситуация таләп итә. Укучыларга кызыклы һәм фай­далы булсын өчен укытучы иң ку­лай мәсьәләләрне таба, тәкъдим итә белергә тиеш. Ничек кенә булмасын, бу теоретик юнәлеш кенә. Чын тор­мыштагысын кешегә Аллаһ Тәгалә бирә һәм безне, адәм балаларын, шул рәвешле тәрбияли дә. Шуңа борчу-мәшәкатьләрне, нервларны туздыручы дип түгел, җирдәге тор­мышның хикмәтләрен аңлатучы, алай гына да түгел, хәлебезне яхшыртучы итеп танырга тиеш булабыз. Даруларның да күбесе әче ич, әмма эчкәч, шифасы буласын, хәлебез җиңеләясен беләбез, шуңа кирәк вакытта кулланабыз. Пробле­ма да шулай, күңелне кыра, ачуны китерә торган хәл булса да, динебез аңлатканча, аның артында хәлне яхшыртачак хикмәт ята. Безгә шуны аңлыйсы һәм тормышта кулланасы гына бар. Ә балаларыбыз бездән өй­рәнер, иншаллаһ.


Хәдис: Мөселманның хәле гаҗәп: аның белән булган бөтен хәлләр – аның өчен нигъмәт. Бу иманлы кешедән башкага бирелмәгән: әгәр аңа сөенеч килсә, ул Аллаһка шөкер итә дә саваплы була, әгәр бәла килсә, ул сабыр итә дә тагын саваплы була.


Нурия ӘЛМИЕВА, «Гаилә һәм мәктәп» журналы, октябрь саны.



Фотосурәтнең чыганагы: 2beyoung.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ