Логотип Магариф уку
Цитата:

Шигърият бәйрәме

30 нчы март көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге VII Халыкара уку бәйгесенең татар театрының 110 еллыгына багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип исемләнгән мун...

30 нчы март көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге VII Халыкара уку бәйгесенең татар театрының 110 еллыгына багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә!” дип исемләнгән муниципаль тур бәйгесе булып узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 40 тан артык  укучы көч сынашты.


Бәйге ике юнәлештә оештырылган иде. Беренчесендә укучылар татар театрына, актерларга, режиссерларга, драматургларга һәм композиторларга багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укысалар, икенчесендә каләм тибрәтүче укучыларның шушы темага багышлап язылган иҗат җимешләре тыңланды. Балаларның чыгышларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсеннән,  мәгариф идарәсеннән, татар милли – мәдәни үзәгеннән, Татарстан язучылар берлегеннән  килгән кунаклар бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте.


Бәйрәмгә ерак араларны якын итеп, Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары Хәлим Җәләлов белән Луара Шакирҗанның  килүләре ямь өстенә ямь бирде. Алар  үзләре дә шигырьләр язарга яраталар, шуңа күрә укучыларга киңәшләрен бирделәр, иҗат белән дуслашырга өндәделәр, шигъриятнең  чын дуслары булуларын теләделәр.


 Укучылар бу бәйгегә  бик нык әзерләнеп килгәннәр. Алар арасында “кайнар көрәш” барды дип әйтсәм дә була.


Ниһаять, иң дулкынландыргыч вакыт җитте. Шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.


Яшел Үзән данын яклар өчен иң - иңнәр арасыннан Осиново бистәсенең  В.В.Карпов исемендәге лицейның 2 нче сыйныф укучысы Мәннәпова Ләйлә,  7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Булат һәм Афзал Шамов исемендәге Татар Танае мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мостафина Алина билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.


Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Килгән кунаклар шушы бәйгене  югары дәрәҗәдә оештырганы өчен Әйшә урта мәктәбе директоры Зыятдинова Гөлнур Рәис кызына һәм бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарына  рәхмәт сүзләрен белдерделәр.


Бәйгедә катнашкан   балалар  шагыйрьләргә, язучыларга баш иеп, рухи азык туплап, күңелләрен баетып, тагын бер тапкыр туган телебезнең бөеклегенә  соклану мөмкинчелеге алдылар.



Эльвира БАЧКОВА,


Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең милли укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ