Логотип Магариф уку
Цитата:

Сигез томлык татар әдәбияты тарихы әзерләнә 

«Татар-информ» агентлыгының брифинглар залында каләм әһелләре бер төркем галимнәр – ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты...

«Татар-информ» агентлыгының брифинглар залында каләм әһелләре бер төркем галимнәр – ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, шул ук институтның әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Равил Рахман белән очрашты. Галимнәр моңа кадәр «Татар әдәбияты тарихы»ның 6 томлыгы 1984-2001 елларда дөнья күрүен әйтеп үтте. Билгеле ки, заманалар белән бергә вәзгыять тә үзгәрү сәбәпле, марксистик-ленинчыл методологиягә нигезләнеп эшләнгән алтытомлыкта татар әдәбияты тарихы бөтен тулылыгында һәм эстетик байлыгында ачыла һәм бәяләнә алмый. Яңа сигезтомлыкны төзегәндә, әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм әдәбият фәне казанышларын нигезләп өйрәнү тора. Һәр елны бер том исәбеннән (6 том — 2018, 7 том — 2019, 8 том — 2020) , сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп, укучылар кулына тапшыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ