Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сихри көчкә ия Орфей авазын эзлим...»

Без – әниләр, әбиләр тәрбиясендә үскән буын. Әти шахтадан туп-туры сугышка киткән, озак та үтми һәлак булган. Мәктәптә укыганда, класстагы 20 баланың 19 ы әтисез иде.

Унынчыны тәмамлар алдыннан, җәй көне мәктәп ишегалдында классташлар белән сөйләшеп йөрибез. Укытучым Шәмсенур апа, үтеп барышлый: «Кем булырга телисең, Миңгол?» – дип сорый. «Укытучы булам!» – дим. Шәмсенур апа миңа уйчан караш ташлады да: «Әйтмәде дип әйтмә соңыннан!» – дип, елмаеп куйды.
Мәктәп – тәрбия учагы. Ләкин авыл җирендә клуб та рухи тәрбия үзәге саналырга хаклы. Элегрәк мәктәп балаларын клубка концерт карарга кертмиләр иде. Янәсе, мәхәббәт җырлары тыңларга иртәрәк әле. Мәхәббәт җыры тыңлаган, җырлаган бала үзе дә начар була алмыйдыр, дип уйлыйм. 2–3 нче класста укыганда, ата-аналар җыелышында «Зәйтүнәкәй»не җырлап, залдагы әниләрне елатканымны хәтерлим әле.
8 нче класста укыганда, Республика укучы яшьләр фестивалендә катнаштым. Ул спорт һәм үзешчән сәнгать ярышы иде. Мин М.Мозаффаровның «Ике йолдыз» җырын башкардым. Аның нәтиҗәсен, сентябрьдә укырга килгәч, укытучым әйтте. Класска дулкынланып йөгереп керде. «Миңголга хәбәр килгән, конкурста лауреат булган» – дип, Диплом тапшырды. Тәүге җиңүем җырчы булу теләгемне тагын да ныгытты, һәм сәнгатькә юл башым шушыннан башлана дип исәплим.
Ул вакытта авылда җыр дәресләре аерым укытылмый иде. Беренче тапкыр җыр укытучысын Мамадышта укыганда гына күрдем. Ул Украинадан килгән бер белгечнең хатыны иде. «Варшавянка» җырын ноталарның исемнәре белән әйтеп җырлап күрсәтте. Ноталар барын да мин тәүге тапкыр шул вакытта гына ишеттем.
Тугызынчыда укыганда, «Асылъяр» спектаклен куйдык. Миңа җырлы роль – Шәрәф роле эләкте. Без үзебезне, ятим балаларны уйнаганбыз икән. Шуңа күрә ул рольләр табигый, тәэсирле килеп чыккандыр, моңлы җырларыбыз да йөрәктә яралгандыр.
Укытучымның «Әйтмәде дип әйтмә!» дигән сүзләре «җиңел юлны сайламыйсың» диюе булган икән. Мин шулай икесен дә – җыр сәнгатен дә, мәгариф өлкәсен дә үз итеп, һәр икесенә дә тел тидермәслек итеп яшәргә тырыштым. 50 елга якын үзешчән сәнгатьтә балалар белән эшлим. Бүген үз җыр мәктәбемне булдыру хыялын тормышка ашырып йөрим. Балаларны, талантлымы ул, юкмы, хөрмәт итәм. Алар бүген бала, ә иртәгә җиткән кыз, әзмәвердәй егет булачак. Аларга саксыз кагылсаң, күңеле суынып калачак. Начар мөнәсәбәткә каршы яхшылык көтә алмыйсың.
Борынгы грек мифологиясендә сәнгатьнең илаһи көчен гәүдәләндерүче даһи музыкант һәм җырчы Орфей образын барыбыз да белә. Ул үзенең моңы белән аллаларны да әсир иткән. Мин җырлы гомерем буе сихри көчкә ия Орфей авазын эзләдем. Безнең кабатланмас, үз милли рухыбыз, моңыбыз бар. Һәм ул рух, дәвамыбыз булып, киләчәк буыннарга да тапшырылырга тиеш.

 

 

Миңгол Галиев, РФның югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, КФУ профессоры, Татарстанның халык артисты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ