Логотип Магариф уку
Цитата:

Социаль проектларда инвалидлар катнаша аламы?

Әлбәтттә! Татарстанда инде алтынчы елын уздырылучы Министрлар Кабинеты грантларын отуга игълан ителгән республика конкурсында бигрәк тә! Социаль әһәмияткә ия булган проектларны тәкъдим итсеннәр дә,  к...

Әлбәтттә! Татарстанда инде алтынчы елын уздырылучы Министрлар Кабинеты грантларын отуга игълан ителгән республика конкурсында бигрәк тә! Социаль әһәмияткә ия булган проектларны тәкъдим итсеннәр дә,  коммерция белән шөгыльләнмәүче оешмалар булсыннар!


Инвалид хатын-кызлар арасында уздырылучы «Татарстанның энҗе бөртеге» дигән республикакүләм гүзәллек конкурсы  нәкъ менә Татарстан Хөкүмәтенең әлеге конкурста откан грант акчасына үткәрелеп киленә дә инде. 2014 елдан бирле бу шулай. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган күпме үзәл затларыбыз «Татарстанның энҗе бөртеге» бәйгесендә үзләрен актив тормыш позициясендә булуларын үз мисалларында күрсәтә алды. Ә менә Татарстан инвалидларының «Торос» дигән иҗтимагый оешмасы 2015 елдан бирле «Күрмәүче инвалидлар өчен татар сөйләме синтезаторын булдыру» проектын гамәлгә ашыру белән мәшгуль.


«Гаилә канаты астында» дигән төбәк иҗтимагый оешмасы да инвалидлар арасында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауда тупланган уңай тәҗрибәне пропагандалауда мактауга лаек эш башкара. Бу җәһәттән, быелгы конкурста Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан «Россия патриотларын тәрбиялибез. Яшибез һәм хәтерлибез», «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» дигән проектлар инвалидлар мәнфәгатен кайгыртып яшәүче коммерция эшләре белән шөгыльләнмәүче оешмалар арасында аеруча популяр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ