Логотип Магариф уку
Цитата:

Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте

Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә – 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте, дип яза «Татар-информ» а...

Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә – 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 


Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны төзү эшләре төгәлләнеп килә.


Түбән Камадагы яңа йортта республика социаль ипотека программасында катнашучылар — предприятие хезмәткәрләре, Болгардагысында – ятим балалар һәм арендалы торак программасында катнашучылар, Алабугада сафка баскан йортта социаль ипотека программасында катнашучылар һәм ятим балалар яшәячәк.


Татарстанда 2013-2017 елларда 1502 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. 2018 елда тагын 297 ятим фатирлы булачак.


Объектларның инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Бүгенге көндә Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары буенча 2146 фатирлы 57 йорт файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 115 мең 431 квадрат метр тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ