Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар форумы чакыра

Татарстанда яшьләр өчен чаралар берсе артыннан берсе оештырылып  кына тора. Шундыйларның чираттагысы – 17 август көнне Югары Ослан районында башланып китәчәк. Студентлар белем бирү форумына меңнән арт...

Татарстанда яшьләр өчен чаралар берсе артыннан берсе оештырылып  кына тора. Шундыйларның чираттагысы – 17 август көнне Югары Ослан районында башланып китәчәк. Студентлар белем бирү форумына меңнән артык студент җыелыр дип көтелә.


IV тапкыр уздырылучы әлеге форум быел ике сменада: беренче смена 17-20 нче август көннәрендә, ә икенче смена 22 - 26 августта узачак. Форумда катнашучылар – республиканың һәм Россия регионнары һөнәри уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары.


– Форумның ике сменага бүленүе очраклы түгел. Беренче сменада махсус урта белем бирү йортларында укучы яшьләр катнашса, икенчесендә югары уку йорты студентлары. Темалар да төрлечә:беренчесендә “Студентлар үзидарәсе” темасы күтәрелсә, икенчесендә карьера үсешенә әһәмият биреләчәк,- диде Студентлар Лигасы Президенты Элькин Искәндәров бүген Татар-информ мәгълүмат үзәгендә узган брифингта.


Яшьләр 8 төрле юнәлештә эшләячәкләр: кеше капиталы, эшмәкәрлек, проект эшчәнлеге, социаль, спорт менеджменты, патриотизм, медиа, студентлар үзидарәсе. Максаты – студентлар үзидарәсе системасын булдыру, актив граңданлык позициясен булдыру, тәҗрибә уртаклашу.


Лекцияләр тыңлау, мастер-классларда катнашу, тәҗрибә алышу белән беррәтттән, яшьләр өчен күңел ачу чаралары, спорт өлкәсендә дә бай программа каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ