Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих укытучылары республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә җыелды

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Тарихи-мәдәни стандарт контекстында "Тарих" предметының этномәдәни һәм төбәк өлеше" темасына республика фәнни...

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Тарихи-мәдәни стандарт контекстында "Тарих" предметының этномәдәни һәм төбәк өлеше" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Тарихчылар һәм тарих укытучылары тарих буенча белем бирү турында фикер алыша.
 
Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х. Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге Марат Гыйбатдинов кереш сүзендә әкренләп һәр сыйныф өчен яңа дәреслекләр чыгуы, 1 нче сыйныфларга быел татар һәм рус телләрендә "Татарстан мирасы" китабы өләшенүен билгеләп үтте. Ул заманча белем бирүдә дәреслекнең кәгазь формасын гына түгел, электрон вариантын куллану да күздә тотылуын әйтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Атлас, контурлы карталарны да электрон рәвештә файдалану карарына килгәннәр.
Марат Гыйбатдинов яңа дәреслекләрдә татар-монгол изүе төшенчәсе, чынбарлыкка туры килмәгәнлектән, юкка чыгарылганын шәрехләп үтте.
Пленар утырыштан соң конференция "Россия тарихын өйрәнү үзенчәлекләре", "Тарих" предметын укытканда татар халкы тарихы", "Этномәдәни һәм төбәк тарихын өйрәнү контекстында фәнни-мәгълүмати киңлек" кебек секция утырышларында дәвам итәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ