Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендәге үзгәрешләр турында – “түгәрәк өстәл” утырышында

Бүген “Мәгариф” журналы “Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы уздыра. Анда ТР Мәгариф һәм фән министр...

Бүген “Мәгариф” журналы “Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы уздыра. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, дәреслекләр авторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.


“Түгәрәк өстәл” утырышы әдәбият предметын укытуга куелган таләпләрне, укыту мөмкинлекләрен һәм белем бирүдә катнашучылар алдында торган мөһим бурычларны ачыкларга ярдәм итәр, дип ышанабыз


Республика милли мәгарифенең башка өлкәләрендәге яңалыклар белән беррәттән, татар әдәбияты предметын укыту өлкәсендә дә без яңа уку елын зур үзгәрешләр белән каршы алдык. Төп урта белем бирү баскычында яңа федераль стандартларга һәм өр-яңа принципларга, методикага нигезләнгән дәреслекләр кулланыла башлады.


Татарстанда эксперимент шартларында бу уку елыннан V, VI, хәтта VII сыйныфларда яңа федераль стандарт таләпләренә нигезләнеп белем бирә торган мәктәпләр бар. Димәк, яңа дәреслекләр һәм методик кулланмалар әлеге юнәлештә эшне күпкә җиңеләйтәчәк.


Бәхәссез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә методист галимнәребез, укытучылар, экспертлар, Татарстан китап нәшрияты һәм “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты хезмәткәрләре укыту-методик әсбаплар әзерләп чыгаруда күп көч куйды.


Әдәбиятның тәрбияви мөмкинлекләре гаять зур. Аларны укучыларда әхлакый-кыйммәти юнәлеш булдыруда һәм кешеләрнең җәмгыятьтә тоткан урынын, шәхесара мөнәсәбәтләрне аңларга  ярдәм итүдә, укучыларның акыл һәм рухи үсешен бердәй тәэмин итүдә нәтиҗәле файдаланырга була. Димәк, әдәбият укыту эчтәлеге заман белән бергә үзгәрергә, яңарырга, заман таләпләренә һәм замана баласының рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ