Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбиятыннан БРИ: үзенчәлеге һәм проблемалар

Бердәм дәүләт имтиханы – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Аның уку-укыту процессына килеп керүе, бердән, үсеш барышында индустриаль җәмгыятьтән постиндустриаль (информацион)...


Бердәм дәүләт имтиханы – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Аның уку-укыту процессына килеп керүе, бердән, үсеш барышында индустриаль җәмгыятьтән постиндустриаль (информацион) җәмгыятькә аяк басу, белем бирү системасындагы үзгәреш-яңарыш, яңа технологияләрнең уку-укыту процессына үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Икенчедән, татар әдәбиятыннан имтиханның БРИ форматында уздырыла башлавы гомуми урта белем бирүче мәктәп, гимназия, лицейларда әлеге предметны яңа статуска күтәрергә ярдәм итә, чыгарылыш сыйныф укучыларының татар әдәбиятыннан белемен бәяләү мөмкинлеген бирә. Өченчедән, ул уку-укыту барышын яңача оештыруга этәрә, программа-дәреслекләрнең эчтәлеген тагын бер кат барлап чыгу мәсьәләсен көн тәртибенә куя. Әдәбият белеме, фән өлкәсендә барган яңарыш, әдәбият укытудагы үзгәрешләр әдәби әсәргә анализны тема-проблема гына түгел, сюжет-композиция, төр һәм жанр, образлар системасы, тел-сурәтләү чаралары ноктасыннан төгәлләштерүне, тирәнәйтүне дә таләп итә. Ләкин, мәктәптә әдәбият укытуның ахыргы максаты булып торса да, укучыларның әсәрне мөстәкыйль анализлау, теоретик төшенчәләрне аңлау һәм әсәр мисалында табу-аңлату күнекмәсе җитәрлек күләмдә түгел.

Татар әдәбиятыннан БРИ төзелешенең нигезендә 2009 нчы елдан БРИ форматында уздырыла башлаган татар әдәбиятыннан КИМнар ята. Моннан тыш, гуманитар фәннәрдән, аерым алганда, рус әдәбиятыннан КИМнар төзүнең берничә еллык, эффектив тәҗрибәсе алына. Һәр елда татар әдәбиятыннан БРИга шул елдагы рус әдәбиятыннан БДИ (ЕГЭ) варианты үрнәк-өлге буларак күздә тотыла.


Татар әдәбиятыннан БРИ биремнәрен төзү барышында берничә принцип, критерий алга куела. Имтихан материалы, стурктурасы, эчтәлеге әлеге предметның үзенчәлегенә, мәктәптә әдәбиятны укыту тәҗрибәсенә нигезләнә. Икенчедән, сораулык аерым әдәби фактларны гына билгеләүгә кайтып калмыйча, татар әдәбиятыннан алган белемнәрне комплекслы тикшерүгә йөз тота. Өченчедән, уку-укыту программаларындагы аермалыклар бердәм республика имтиханы өчен биремнәрнең ике юнәлештә  – татар мәктәпләрендә укучы татар укучылары һәм рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен аерым әзерләнүен таләп итә. Имтихан эшенең эчтәлеге һәм төзелеше укучының  әдәбияттан  алган белемнәрен; әдәби текстка төр һәм җанр үзенчәлекләреннән чыгып анализ ясый белүен; әдәби әсәрнең темасын, идеясен, автор  позициясен, ул күтәргән проблемаларны, әдәби әсәрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен, әсәрдә кулланылган тел-сурәтләү чараларын дөрес билгели алуын; геройга характеристика бирү сәләтен, дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле  гадидән  катлаулыга  таба анализ ясала: өзектә күтәрелгән проблемадан һәм әсәрдә автор әйтергә теләгән фикердән аларны сәнгатьчә гәүдәләндерү чараларын ачыклауга; шулардан чыгып, әдәби процесста  авторның, әсәрнең  урынын билгеләүгә, аның башка әсәрләр белән бәйләнешен  күрсәтүгә, әсәрдә күтәрелгән проблемаларның  башка әсәрләрдә күтәрелгән проблемалар белән охшашлыгын дәлилләүгә, проблемаларның чишелеше ягыннан аваздаш булуын анализлауга кадәр юл үтелә.


Бердәм республика имтиханы эше укучының белем дәрәҗәсен төрле яклап билгеләүче өч бүлектән гыйбарәт. Беренче һәм икенче бүлектә мәҗбүри белем бирү эчтәлегендә урын алган эпик (драма) һәм лирик әсәрләргә анализ ясау тәкъдим ителә, әдәби әсәрне эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан тулысынча үзләштерү күздә тотыла. Анализ өчен алынган текстлар әдәбиятның төрле чорларын колачлый: ХIХ йөз әдәбияты – ХХ йөз башы – ХХ йөз (1917 нче елдан соң) әдәбияты. Имтихан эшенә тәкъдим ителгән вариантларның беренче һәм икенче бүлекләрендәге әдәби текстлар, эшнең туплануына карап, әдәби процессның төрле этапларын чагылдыра.


Эпик  (яки драма) әсәрдән  алынган  өзеккә анализ ясау каралган 1 нче бүлектә кыска җавапны таләп иткән (В) 7 һәм чикләнгән күләмдәге җавап соралган (С1, С2) 2 бирем тәкъдим ителә. “В” биремен үтәү барышында сорауга бер сүз яки сүзтезмә белән җавап бирү күздә тотыла. Быелгы имтихан эшендә В4, В11 биремнәрендә үзгәрешләр күзәтелә. В4 биремендә укучыга тәңгәллеккә китерү юнәлешендә бирем тәкъдим ителә.


Коры фактларны, күренешләрнең атамаларын яисә теоретик төшенчәләрне билгеләү белән генә чикләнмичә, предметның үзенчәлеген күздә тотып, беренче һәм икенче бүлекләрдәге “С” биремнәре әдәби контекстка юнәлтелә: анализ өчен алынган өзектә күтәрелгән тема-проблемалар ачыклана, аларның  уку дәверендә өйрәнелгән башка әсәрләр белән аваздашлыгы, охшашлыгы билгеләнә, әдәбият дәресләрендә өйрәнелгәннәр башка фәннәрдән  алган белемнәр белән дә бәйләнештә карала. Шул рәвешле,  укучыга үз фикерен, җиткерү мөмкинлеге тудырыла.  “С1, С2” биремнәренә җавапта чикләнгән күләмдәге, 5-10 җөмлә ярдәмендә бәйләнешле фикер тупланган текст язу сорала.


2 нче бүлектә укучыга лирик  әсәргә анализ ясау өчен 7 бирем тәкъдим ителә. Аларның  бишесенә (В) – кыска, икесенә (С3, С4) чикләнгән күләмдәге (5-10 җөмлә) җавап язу күздә тотыла. В11 биремендә тәкъдим ителгән 4 яки 5 алымнан әсәрдә кулланылган өчесен сайлап алу таләп ителә. 1 нче һәм 2 нче бүлектә бирелгән 12 (В1 – В12) бирем мәктәп программасы материалыннан алына, 4 бирем (С1–С4) өлешчә катлауландырылган бирем дип санала.


Татар әдәбиятыннан имтиханны БРИ форматында оештыру барышында укучының язу, анализлау, үз фикерен җиткерә алу, әдәби тоемлау сәләтен тикшерү, ачыклау максаты да күз уңында тотыла. Шуңа мөнәсәбәттә имтихан эшенең соңгы (өченче) бүлегендә билгеләнгән әдәби темага сочинение язу сорала, укучының билгеле бер әдәби әсәр (әсәрләр) турында тупланма фикере, билгеләнгән үзенчәлекне аңлата белү дәрәҗәсе тикшерелә. Бу бирем дәрәҗәсе ягыннан катлаулы бирем дип санала. Укучыларга билгеләнгән әсәрдәге яки әдипләр иҗатындагы аерым үзенчәлекләрне (образлар бирелешен, тема-проблемаларны, алымнарны) ачыклауга йөз тоткан 3 тема тәкъдим ителә. Имтихан эшендә бу сорауларның берсенә генә сочинение формасында киңәйтелгән җавап язу сорала. Сораулар әдәби-тарихи процесстагы төрле чорларны  үз эченә ала. Проблемалы сораулар укучының тормышны танып-белү, логик һәм иҗади фикерләү, фикерен дәлилли алу дәрәҗәсен ачарлык итеп куела. Мондый төр эшләрне башкару укучыдан  танып белүдә мөстәкыйльлекне таләп итә, сәнгатьнең бер төре һәм укыту фәне буларак, матур әдәбиятның үзенчәлеген ачарга ярдәм итә. Сочинение язу барышында җавапның төгәллеге, тирәнлеге, мөстәкыйльлеге; әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлау, алар белән эшләү дәрәҗәсе; җавапның, әдәби текстларны кулланып, нигезле, дәлилләнгән булуы; җавапның эзлеклелеге, фикерне җиткерү мөмкинлеге; җавапның әдәби сөйләм нормаларына туры килүе төп критерийлар итеп билгеләнә.


Татар әдәбиятыннан БРИ үткәрү татар әдәбиятын укытуда, балаларның әдәби әсәр белән эшләү барышында проблемаларның да шактый булуын дәлилләде. Бер яктан ул татар әдәбиятыннан БРИ бирергә теләүче укучылар санына бәйле. Билгеле, аларның аз санда булуы иң беренче чиратта әлеге  имтихан нәтиҗәләренең югары уку йортларына керү барышында исәпкә алынмавына бәйле. Моңа кадәр имтихан биргән укучылар һәм аларның укытучылары – татар әдәбиятын ихластан яратучылар яки үзләренең мөмкинлекләрен сынап караучылар.


 Икенче яктан, имтихан тапшырган укучыларның белем дәрәҗәсе шактый төрле. Ләкин бу очракта без мәктәптә әдәбият укытуның үзенчәлеген дә истән чыгарырга тиеш түгел, бу хакта сүз алга таба да булыр. Бу проблема аерым укучыга гына карамый, үз чиратында татар әдәбиятыннан дәреслекләрнең эчтәлек сөйләүгә йөз тотуы, теоретик материалның әдәби материалдан аерым бирелүе, әсәр анализлау барышында аз кулланылуы, әдәбиятка бирелгән сәгатьләрнең аз булуы кебек мәсьәләләрдән җыела.  Шуңа да укучылар кыска җавапны таләп иткән “В” биремнәренә җавап язу барышында кыенлык кичерә, түбән баллар да, нигездә, шушы биремнәргә туры килә.


С1-С4 биремнәренә җаваплар безне куандыра, алар “В” биремнәре белән чагыштырганда, югары бәяләнә. Бердәм республика имтиханында 3 бүлек биремнәре әһәмиятле санала. С5 биремендә татар мәктәбен тәмамалаучылар 200 дән, рус мәктәпләрен тәмамлаучылар 150 сүздән дә ким булмаган инша язарга тиеш. Укучыларда сочинение язу күнекмәсе бар, төрле дәрәҗәдә булса да, алар шәхси фикерләрен җикерә ала. Әмма киләчәктә укучыларда дәлилләнгән, әсәргә нигезләнеп эшләнгән сочинение, инша язу күнекмәсе булдырырга кирәк. Укучылар еш кына зур күләмле инша язу белән мавыга яки үз язмасындагы сүзләрне санап, нәтиҗә чыгарып куя. Ә бу үз чиратында укучының алтын вакытын исраф итүгә һәм күп очракта стиль, фактик, теоретик хаталарның артуына  гына китерә.


Татар әдәбиятыннан БРИ предметны укытудагы нәтиҗәләрне, уңышларны һәм проблемаларны да ачык күрергә ярдәм итә. Бер яктан, ул татар әдәбиятына каралган сәгатьләрнең чагыштырмача аз булуын тагын бер кат ассызыклый. Программада һәм дәреслектә бирелгән әдәби-теоретик материалны, зур күләмле әсәрләрне төпләп, нигезләп өйрәнү, үзләштерү өчен программада каралган сәгатьләр генә җитми. Нәтиҗәдә,  БРИ га әзерлек барышында укытучыга укучылар белән үткән материалны кабатлап чыгарга вакыт калмый.  Бу очракта укытучыдан татар әдәбиятыннан БРИга әзерләнүче укучы белән махсус шөгыльләнү сорала.


Икенчедән, мәктәптә әдәбият укытуның ахыргы максаты булып торса да, укучыларның әсәрне мөстәкыйль анализлау, теоретик төшенчәләрне әсәр мисалында табу-аңлату күнекмәсе җитәрлек күләмдә түгел. Укучыларның “В” биремнәренә җавап бирә алмавы да шуның белән аңлатыла. Алар авторларның иҗатларын, теге яки бу әсәрне гомуми планда яхшы белсә дә, төгәллек җитми, теге яки бу әдәби күренешнең теоретик атамасын төгәл билгели алмый, димәк,  теоретик төшенчәләргә аерым игътибар бирү сорала. Укучылар киңәйтелгән җавап язу бырышында үз фикерен җиткерә, теоретик әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә ала, ә төгәл бер сүз яки сүзтезмә белән җавап язуда кыенлык кичерә. Бу мәктәп дәреслекләрендә материалның төгәл булмавына да бәйле һәм киләчәктә шушы юнәлештә эшне камилләштерергә кирәклеген дә ассызыклый. Хәтта БРИ өчен күрсәтмә вариант (демоверсия) эшләгән вакытта да дәреслектән “В” тибындагы сорауга тәкъдим итәрлек бирем табып булмый. Чөнки “В” биремнәренә бик төгәл җавапны таләп иткән сораулар гына куелырга тиеш, ике төрле уйларга урын калдырыла алмый (җаваплар алдан компьютерга кертеп куела һәм автомат тикшерелә). “Бу герой нинди, аны билгеләүче төп сыйфат, нинди тема, проблема” кебек сораулар бу биремнәргә куела алмый, аларга укучылар төрлечә җавап бирергә мөмкин. Мәсәлән, “бу геройны билгеләүче төп сыйфат” дигән сорауга укучылар “яхшы, әхлаклы, белемле” һ.б. төрле җаваплар бирә ала, бер караганда алар барысы да дөрес булып чыгарга мөмкин, ә компьютерга шул җавапларның берсе генә кертелә  һәм компьютер техник яктан шунысын гына дөрес дип саный. 


Өченчедән, әдәби әсәрне - текстны яхшы белү таләп ителә.  Әдәбият белеме, фән өлкәсендә барган яңарыш, әдәбият укытудагы үзгәрешләр әдәби әсәргә анализны тема-проблема гына түгел, сюжет-композиция, төр һәм жанр, образлар системасы, тел-сурәтләү чаралары ноктасыннан төгәлләштерүне, тирәнәйтүне дә күз уңында тота.


(Дәвамы алдагы санда)


Нурфия ЙОСЫПОВА,  КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ