Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гимназиясе Россия мөгаллимнәрен ... рус теленә өйрәтә

Кайбер «кайнар башлар»: «Татарстанда рус теле кысыла, рус балаларына мәктәпләрдә татар телен укыттыру белем сыйфатына зыян сала», – дип лаф оруының сафсата булуын Россиядәге рус теле һәм әдәбияты укыт...

Кайбер «кайнар башлар»: «Татарстанда рус теле кысыла, рус балаларына мәктәпләрдә татар телен укыттыру белем сыйфатына зыян сала», – дип лаф оруының сафсата булуын Россиядәге рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятенең V Конгрессы эшендә катнашучылар мәркәзебезнең иң мәртәбәле   Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә үз күзләре белән күреп ышанды. 


Кичә, Халыкара укытучылар көнендә, әлеге Конгрессның «Рус теле һәм Россия халыклары телләренең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы» дигән темага багышланган секция утырышы   нәкъ менә шушы гимназиядә узды. Очраклы гына түгел иде бу. Мәгълүм булганча, бу гимназия  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университының татар телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү, саклау һәм тарату буенча ресурс  үзәге санала. Гимназия  канаты астында «Балакай» балалар бакчасы һәм 32 нче музыка мәктәбе дә уңышлы эшләп килә. Гимназия мөгаллимнәре, күпкырлы, милләт җанлы, иҗади шәхесләр тәрбияләүдә янып, гел эзләнүдә үзләре. Шәһәр мәктәбе шартларында, рус теле һәм әдәбияты дәресләреннән кала, барлык фәннәр  татарча укытылса да, гимназия укучылары рус телендә дә үз туган телләрендәгедәй иркен аралаша, сөйләшә. Әле шуның өстенә гимназия укучылары II сыйныфтан – инглиз теле, ә V сыйныфтан гарәп теле дә өйрәнә. Димәк, укучыларының һәркайсы дүрт тел белә. Сүздә генә түгел бу. Әйтик, бу секция утырышы барышында, кунакларны «XX гасыр кайтавызы» дигән музей экспозициясе белән таныштырганда, гимназиянең IX сыйныф укучысы Рамил Баһавиевның  М.Җәлилнең «Ышанма» дигән шигырен русча, чын артистларча, рус балаларын да көнләштерердәй итеп, бернинди акцентсыз сөйләвенә сокланыпмы, әллә инде сынап карарга теләпме, егетебездән: «Ә үз туган телеңдә берәр жөмлә әйтә аласыңмы?», – дип сорадылар. Егетебез, кунакларны шаккаттырып,   патриот шагыйребезнең шул ук шигырен татарча сәнгатьле итеп яттан сөйләп тә бирде. Икенче бер сыйныфташы исә русча  язган нәсерен сөйләгәннән соң, кунакларны   татар һәм гарәп телләрендә сәламләде, кубызда милли көйләребезне дә уйнап   күрсәтте. Укучылары гына түгел, гимназиянең мөгаллимнәре дә татар һәм рус телләрен   камил белә. Кунакларга дәрес фрагментларын тәкъдим иткән рус теле һәм әдәбияты укытучылары Алинә Равил кызы Гайнетдинова белән Гөлнур Рәшит кызы Настявина һәм башкаларның, рус телен туган телләредәй белеп, заманча технологияләрне оста кулланып эш итүләре кунаклар күңеленә аеруча хуш килде. Татар мәктәбе шартларында да укучыларыңның рус теле теле һәм әдәбиятыннан  Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырып булуын нәкъ менә 2 нче гимназиянең алдынгы эш тәҗрибәсе ачык күрсәтә. Гимназия укучылары рус һәм татар телләреннән республика һәм халыкара олимпиадаларда әледән-әле җиңеп чыга. Алар  Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырылган «Будущее планеты», «Первые шаги в науке», «Национальное достояние» конференцияләрендә, Пушкин тауларында үткән Бөтенроссия иҗат фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясаган.  Укытучылары нинди – укучылары да шундый. Әле рус һәм татар телләреннән төпле  белем биреп кенә түгел, укучыларыңны рус һәм татар мәдәни хәзинәләре, багланышлары белән үтә хәбәрдар итеп тәрбияли дә белергә  кирәк  бит әле. Бу җәһәттән, Казандагы 2 нче гимназия мөгаллимнәре сер бирә торганнардан түгел инде. Гимназиядә, мәгърифәтче Ш.Мәрҗани, сынчы Б.Урманче, рәссам М.Рәхимов, нәкышчы Н.Нәккаш-Исмәгыйлев музей-экспозицияләреннән тыш, «Пушкин иҗаты мәктәбе» дә уңышлы эшләп килә. Гимназия укучылары «Казанда Пушкин эзләре» дигән экскурсия маршруты  әзерләгән, К.Фукска багышлап,  виртуаль музей  булдырган. Экскурсоводлары ук – укучылар үзләре. Рус телендә иркен сөйләп, Пушкин эзләре буйлап сәяхәт иттерде алар. Шуларның берсе –Ләйсән Фәйзуллина инде «Ихлас» нәшриятында «Нәни чак» дигән тәүге китабын да бастырып чыгарырга өлгергән. Ә анда яшь шагыйрәнең  А.С. Пушкинга багышлап рус телендә язган «В Михайловском», «Город мечты» дигән шигырьләре дә урын алган.


Кыскасы, татар мохите шартларында да рус теле үсешен тәэмин итәргә бик мөмкин икән. Конгрес эшендә катнашкан Россиянең төрле төбәкләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары, Казандагы 2 нче гимназия эшчәнлеге белән якыннан танышкач, шундый фикергә килгәндер. Аларның очкын кабынган күзләре, елмаюлы йөзләре шул хакта сөйли иде.


 Таһир САБИРҖАНОВ.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ