Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Һ

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Һ
ҺАБИЛ (бор. яһ.-г.; миф.; дини) Җиңелчә рух өрү. Адәм пәйгамбәрнең улы. Д. в.: Абил. АБИЛЬ
ҺАДИ (г.) Юлбашчы, башлык; алга баручы; сугышчы. Д. в.: Ади. Исем компоненты. ХАДИ
ҺАДИМӨХӘММӘТ (г.) Һади (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтһади. ХАДИМУХАММЕТ
ҺАДИУЛЛА (г.) Аллаһының юлбашчылыгы. ХАДИУЛЛА
ҺАДИӘХМӘТ (г.) Һади (к.) Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтһади. ХАДИАХМЕТ
ҺАДИҖАН (г.-ф.) Һади (к.) + җан. ХАДИДЖАН
ҺАРУН (бор. яһ.-г.; дини) Таулы. Пәйгамбәр исеме. Төрдәшләре: Арун, Харун. ГАРУН
ҺАШИМ (г.) 1. Икмәк тураучы. 2. Кабилә исеме. Д. в.: Хашим, Гашим. Исем компоненты. ХАШИМ
ҺАШИМБАЙ (г.-төр.-т.) Һашим (к.) + бай (к.). ХАШИМБАЙ
ҺАШИМБӘК (г.-төр.-т.) Һашим (к.) + бәк (к.). ХАШИМБЕК
ҺАҖИР (г.) 1. Иң яхшы, гүзәл әйбер. 2. Көннең иң кызу вакыты; кояшның иң югары ноктасы. ХАДЖИР
ҺИБӘТ (г.) Бүләк; бүләк итеп бирү, багышлау. Төрдәше: Ибәт. Синонимнары: Бүләк, Гата, Инам, Наил, Нияз (3 мәгъ.), Нәфил, Туфаил. ХИБАТ
ҺИБӘТУЛЛА (г.) Аллаһ бүләге (ир бала). Төрдәше: Ибәтулла. ХИБАТУЛЛА
һИДИЯТ (г.) Туры юлга керүче. Төрдәше: Идият. ИДИЯТ
ҺИДИЯТУЛЛА (г.) Аллаһының туры юлындагы. Төрдәше: Идиятулла. ИДИЯТУЛЛА
ҺИЛАЛ (г.) Яңа туган ай; айның беренче чиреге. Д. в.: Илал. ИЛАЛ
ҺИЛАЛЕТДИН (г.) Диннең яңа туган ае. Д. в.: Илалетдин. ИЛАЛЕТДИН
ҺИММӘТ (г.) Ялкынлы дәрт; омтылу, тырышлык. ХИММАТ
ҺИММӘТҖАН (г.-ф.) һиммәт (к.) + җан. Тырыш җан. ХИММАТДЖАН
ҺИҖРӘТ (г.; тар.; астр.) I. Күчеп китү, чит илгә китү (эмиграция). 2. Мөхәммәтнең Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә качуы. 3. Мөселманнарның Ай календаре буенча ел башы (Милади 16/VII.622 ел). Д. в.: Һиҗир. ХИДЖРАТ
ҺУД (ф.) Үз, якын (ир бала). ХУД
ҺУШИЯР (ф.) Акыллы, аңлы; аек, уяу. ХУШИЯР
ҺӘЗАР (ф.; й. ис.) Мең. Ир баланың озак яшәвен теләү исеме. ХАЗАР
ҺӘЗИЛ (г.) Уен-көлке сөйләүче; мәзәкчән. Д. в.: Хазил, Хәзил. ХАЗИЛЬ
ҺӘЙБӘТ (г.) 1. Авторитет, олылык. 2. Әйбәт, яхшы. Казан татарларында Әйбатов (Айбатов) фамилиясендә сакланган. Ф. в.: Әйбәт. АЙБАТ
ҺӘМДИЛ (ф.) Фикердәш. ХАМДИЛЬ
ҺӘМДӘМ (ф.) Бергә яшәүче иптәш, дус. ХАМДАМ
ҺӘМНАМ (ф.) Бер исемдәге, адаш. ХАМНАМ
ҺӘМРАЗ (ф.) Сердәш. ХАМРАЗ
ҺӘМРАҺ (ф.) Юлдаш. Синонимы: Юлдаш. ХАМРАХ
ҺӘНҮЗ (ф.) һаман да, әле дә. Д. в.: Әнүз. ХАНУЗ
ҺӨДҺӨД (ф.; зоол.) һөдһөд кошы (удод). ХУДХУД
ҺӨМАЮН (г.-ф.) 1. Көчле. 2. Бәхетле. 3. Бөек, югары дәрәҗәле. ХУМАЮН