Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Ө

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Ө
ӨЛГЕР (т.; неол.) Җитез, өлгер. УЛГЕР
ӨЛКӘР (бор. төр.-т.; астр.) Өлкәр йолдыз, Иләк йолдыз. Чаг.: Җәббар. УЛКАР
ӨЛФӘТ (г.) Татулык, дуслык; якты күрү, ияләшү, мәхәббәт. Исем компоненты. УЛЬФАТ
ӨМЕТ (г.) Ышаныч баглау; хыял-омтылыш, өмет. Исем компоненты. УМИД
ӨМЕТБАЙ (г.-төр.-т.) Өмет (к.) + бай (бала). УМИДБАЙ
ӨМЕТГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) Өмет (к.) + Гәрәй (к.). УМИДГАРАЙ
ӨМЕТКОЛ (г.-төр.-т.) Өмет (к.) + кол (к.). УМИДКУЛ
ӨМЕТХУҖА (г.-ф.) Өмет (я.) + Хуҗа (к.). УМИДХУЗЯ
ӨМЕТҖАН (г.-ф.) Өмет (к.) + җан. УМИДЗЯН
ӨРЕКМӘС (бор. төр.-т.; й. ис.) Курыкмас. Ир бала явыз көчләрдән курыкмас (батыр булыр) дигән теләктән чыгып кушылган. УРЕКМАС
ӨРКЕН (г.) Таяныч мәгънәсендә. Исем компоненты. УРКЕН
ӨРКЕНБАЙ (г.-төр.-т.) Өркен (к.) + бай (к.). УРКЕНБАЙ
ӨРКЕНЕТДИН (г.) Дингә таянган, бирелгән. Д. в.; Өркени, Өркенди. УРКЕНЕТДИН
ӨРКЕНКИЛДЕ (г.-т.) Таяныч килде, ягъни ир бала туды. Д. в.: Өркилде. УРКЕНКИЛЬДЕ
ӨРКЕТ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Борынгы төрки телдә «озын», «даими» мәгънәсен белдергән өркет сүзеннән ясалган исем. Шушы исем кушылган ир бала озын гомерле булсын, озак яшәсен дип теләү. 2. Өркет, куркыт, усал көчләрне качыр. Казан татарларында Өркетов (Уркутов), Әркәтов (Аркатов), Өркиев (Ркиев) фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Өркәт, Әркәт, Әркәй, Өрки. УРКЕТ
ӨРӘКТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Өрәк (җан) + тимер (к.). Ир бала тимер кебек нык җанлы булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Синонимнары: Җантимер, Үзтимер. УРЯКТИМЕР
ӨЧТӘК (бор. т.; й. ис.) Өчтәк, гаиләдәге өченче ир бала. УЧТЯК