ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Р | ||||
РАБИ (г.) | Яз. | РАБИ | ||
РАБИП (г.) | Тәрбияләнүче, тәрбия алучы. | РАБИП | ||
РАБИТ (г.) | Бәйләп, тотып торучы, элемтәче. | РАБИТ | ||
РАББАНИ (г.) | Аллаһныкы; илаһилык. | РАББАНИ | ||
РАВИ (г.) | Риваятьче, хикәя кылучы, оста итеп укучы. | РАВИ | ||
РАВИЛ (г.) | 1. Үсмер, яшь егет. 2. Язгы кояш. 3. Сәяхәтче,, гизүче. | РАВИЛЬ | ||
РАДИЙ (лат.; неол.) | Химик элемент радий терминыннан ясалган исем. Латинча радиус — «нур» сүзеннән. | РАДИЙ | ||
РАДИК (р.; неол.) | Русларда Радий (к.) исемен иркә-ләп-кечерәйтеп әйтү формасы. | РАДИК | ||
РАЗЕТДИН~ РАЗИЕТДИН (г.) | Диннең сайлап алынган кешесе. | РАЗЕТДИН ~ РАЗИЕТДИН | ||
РАЗИ ~ РАЗЫЙ (г.) | 1. Сайлап алынган; риза булучы. 2. Күңелгә ятышлы, риза булган. Исем компоненты. | РАЗИ | ||
РАИКЪ (г.) | Бер дигән, гүзәл, бик матур, чибәр. | РАИК | ||
РАИЛ (г.) | Нигез коручы, нигез салучы. | РАИЛЬ | ||
РАЗИЛ (г.) | Сайлап алынган, күңелгә хуш килгән; разый булучы. | РАЗИЛЬ | ||
РАЙНУР (ф.-г.) | Нурлы юл (гомер). | РАЙНУР | ||
РАМАЗАН (г.; астр.) | 1. Үтә кызу, эссе, кызу вакыт; эссе ай. 2. һиҗри елның тугызынчы ае исеме, ураза ае. Шул айда туган ир балага кушылган. Д. в.: Рамай. | РАМАЗАН | ||
РАМИЗ (г.) | Билге, тамга. Синонимы: Нишан, Рәмзи. Ф. в.: Рәмиз. | РАМИЗ | ||
РАМИЛ (г.) | Тылсымлы. Гарәпчә рамл сүзе «комда багу, юрау» төшенчәсен белдерә. Көнчыгышта комга ясалган нокта һәм сызыклар буенча багуюрауның бик кин таралган төре (Алим Гафуров). | РАМИЛЬ | ||
РАМИС (г.) | Сал агызучы, салчы. | РАМИС | ||
РАММӘЛ (г.) | Багучы, юраучы. | РАММАЛ | ||
РАНИС (р.; неол.) | Русча раннист «иртә белән туучы; баштагы, беренче бала» сүзеннән ясалган яңа исем. | РАНИС | ||
РАННУР (р.-г.; неол.) | Ранис (к.) һәм Нурания (к.) исемнәренең беренче иҗекләрен алып бергә кушу (әтисе Ранис, әнисе Нурания) нәтиҗәсендә ясалган яңа исем. Чаг.: «Раннур» нәшрияты. | РАННУР | ||
РАСИХ (г.) | Төпле, җитди; ныклы, чыдам, түземле. Ф. в.: Рәсих. | РАСИХ | ||
РАУЗЕТДИН (г.) | Диннең гөл бакчасы. | РАУЗЕТДИН | ||
РАУШАН (ф.) | Нур иясе; нур сибүче, нур чәчеп торучы; якты. Раушан исеме ир-атка да, хатын-кызларга да кушыла. Төрдәше: Рушан. Исем компоненты. | РАУШАН | ||
РАУШАНБӘК (ф.-төр.-т.) | Раушан (к.) + бәк. Нурлы бәк. | РАУШАНБЕК | ||
РАФАК (г.) | 1. Уңайлык. 2. Байлык, муллык. Төрдәшләре: Рәфаһ, Рәфак. | РАФАК | ||
РАФАЭЛЬ (бор. яһ.-лат.; дини) | 1. Яһүдләргә, римлыларга борынгы халдей теленнән кергән исем. «Аллаһ савыктырды» дигән мәгънәгә ия. 2. Тәуратта фәрештә исеме. Ф. в.: Рафаил. | РАФАЭЛЬ | ||
РАФИ (г.) | к. Рәфи. | РАФИ | ||
РАФИЛ (г.) | Купшы, көяз. Ф. в.: Рәфил. | РАФИЛЬ | ||
РАФИКЪ (г.) | к. Рәфикъ. | РАФИК | ||
РАФИС (г.) | к. Рәфис. | РАФИС | ||
РАХМАН (г.) | Рәхимле, шәфкатьле, ярлыкаучы. Аллаһының эпитетларыннан берсе. Төрдәшләре: Рахманай, Рахманый. Исем компоненты. | РАХМАН | ||
РАХМАНБАЙ (г.-төр.-т.) | Рахман (к.) + бай (к.). | РАХМАНБАЙ | ||
РАХМАНБИ (г.-төр.-т.). | Рахман (к.) + би. | РАХМАНБИ | ||
РАХМАНБӘК (г.-төр.-т.) | Рахман (к.) + бәк. | РАХМАНБЕК | ||
РАХМАНЗАДӘ (г.-ф.) | Рахман (к.) + Задә (к.). Аллаһ биргән угыл. | РАХМАНЗАДА | ||
РАХМАНКОЛ ~ РАХМАНГОЛ (г.-төр.-т.) | Аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе. | РАХМАНКУЛ ~ РАХМАНГУЛ | ||
РАШАТ ~ РАШАД (г.) | 1. Акыллылык. 2. Дөрес фикердә тору. 3. Акылның өстенлек итүе. 4. Дөрес юл. Төрдәшләре: Раушат, Рушат, Рушад, Ришат, Рәшад, Рәшат. | РАШАТ ~ РАШАД | ||
РАЯН (г.) | 1. Тулы, төз. 2. һәр яктан тулы үсеш алган. Төрдәше: Рәйян. | РАЯН | ||
РАЯНҖАН (г.-ф.) | Раян (к.) + җан. | РАЯНДЖАН | ||
РАЯТ (г.) | Яшен. Д. в.: Рәят, Риад, Риат. | РАЯТ | ||
РАҖИХ (г.) | Иң кулай. | РАДЖИХ | ||
РЕВ (р.; неол.) | Революция сүзенең баштагы авазларыннан гыйбарәт яна исем. к. Люция. | РЕВ | ||
РЕВДАР (р.; неол.) | «Революционный дар» сүзләреннән ясалган яңа исем. | РЕВДАР | ||
РЕВМИР (р.; неол.) | «Революция мировая» сүзләреннән ясалган яңа исем. | РЕВМИР | ||
РЕВО (р.; неол.) | Революция сүзенен баштагы ике иҗегеннән гыйбарәт яна исем. Ир һәм кыз балаларга кушыла, к. Люция. | РЕВО | ||
РЕМ (лат.-р.; геогр.; тар.; неол.) | 1. Рим шәһәре (лат. Кетш) исеменнән яки 2. «Революция мировая» сүзләреннән ясалган яңа исем. | РЕМ | ||
РЕМИР (р.; неол.) | «Революция мира» сүзләреннән ясалган яна исем. | РЕМИР | ||
РЕНАС (р.: неол.) | «Революция», «наука», «союз» сүзләреннән ясалган яна исем. Ф. в.: Ринас. | РЕНАС | ||
РЕНАТ ~ РИНАТ (лат. яки р.; неол.) | 1. Латинча ренатус «яңартылган, яңадан туган» сүзеннән ясалган исем. 2. Рус телендәге «революция», «наука», «труд» сүзләреннән ясалган кыскартылма кушма исем. Татарларда утызынчы еллардан башлап шактый актив кулланылышка ия. | РЕНАТ ~ РИНАТ | ||
РЕФ (р.; неол.) | «Революционный фронт» сүзләреннән ясалган яңа исем. Төрдәше: Риф. | РЕФ | ||
РЕФНУР (р.-г.; неол.) | «Революцион фронт нуры» сүзләреннән ясалган кыскартылма кушма яңа исем. Бу исем татар исемнәре хәзинәсендә (исемиятендә-ан-тропонимиконында) бик күптәннән урын алган Вәлинур, Габденур, Газинур, Галинур, Зиннәтнур, Кәшфинур, Морзанур, Мулланур, Мөхәммәтнур, Хаҗинур, Шаһинур, Шәехнур, Әхмәтнур һ. б. кебек икенче компонентлары нур сүзле ирләр исемнәре тәэсирендә ясалган. Айнур, Илдәнур, Илнур, Таңнур, Фәннур һ. б. кебек ир балаларга кушыла торган яна исемнәребез дә нур компонентлы әлеге борынгы исемнәребез йогынтысында (аларга рифмадаш булып) барлыкка килгән. Төрдәше: Рифнур. | РЕФНУР | ||
РИЗА (г.) | 1. Ризалык; риза булучы; карышмаучы. 2. Сайлап алынган. Исем компоненты. | РИЗА | ||
РИЗАЕТДИН (г.) | Диннең разый булучысы, сайлап алынган кешесе. | РИЗАЕТДИН | ||
РИЗВАН (г.; дини) | 1. Күңел хушлыгы; риза булу, канәгатьләнү. 2. Оҗмах капкасын саклаучы фәрештә исеме, (к. Гаднән). | РИЗВАН | ||
РИМ (лат.-р.; неол.) | 1. Рим шәһәре исеменнән яки 2. «Революция и мир» сүзләреннән кыскартылып ясалган яңа исем. | РИМ | ||
РИМАН (лат.-т.; неол.) | Рим (к.) исеменә -ан төрки-татар антропонимик кушымчасы кушылып ясалган. Математик Риман фамилиясеннән алынган булырга да мөмкин. | РИМАН | ||
РИФ (нем.; неол.) | Диңгез суы астындагы кыялар; мәрҗән утраулары. | РИФ | ||
РИФАТ (г.) | к. Рифгать (төрекчә Рифат = Рифгать). | РИФАТ | ||
РИФГАТЬ (г.) | Югары күтәрелү; мәртәбәгә менү, бөеклек. Д. в.: Рифат, Рифхәт, Рәфхәт. | РИФГАТ | ||
РИФКАТ (г) | Иптәшлек, дуслык; яхшылык, игелеклелек. Д. в.: Рәфкәт. | РИФКАТ | ||
РИШАТ (г.) | Туры юлдан баручы; дөрес юлга чыккан. | РИШАТ | ||
РИЯЗ (г.) | 1. Бакчалар, чәчәкләр (күп.). 2. Математика фәне белән мавыгучы. Д. в.: Риаз. | РИЯЗ | ||
РИЯЗЕТДИН (г.) | Диннең бакчалары. | РИЯЗЕТДИН | ||
РИҖАЛ (г.) | Ир-ат. | РИДЖАЛ | ||
РИҖАЛЕТДИН (г.) | Диннең ир-атлары. | РИДЖАЛЕТДИН | ||
РОАЛЬД (лат.; неол.) | 1. Җитез, өлгер. 2. Король хезмәтчесе. | РОАЛЬД | ||
РОБЕРТ (инг.; неол.) | Күркәм, якты дан. 30—40 нчы елларда кулланылышка алынган исем. | РОБЕРТ | ||
РОЗАЛИН (лат. -исп.; неол.) | Бик матур роза. 30 нчы елларда кулланылышка алынган яңа исем. | РОЗАЛИН | ||
РОКАЙЛЬ (фр.; зоол.; неол.) | Кабырчык, энҗе кабырчыгы. Төрдәше: Ркаиль. | РОКАИЛЬ | ||
РОМИЛ (лат.-р.; миф.; неол.) | Көч, куәт. Борынгы Рим шәһәренә нигез салучы Ромул исеменнән. Төрдәшләре: Рамил, Румил, Рәмил. | РОМИЛЬ | ||
РУБАЗ (ф.) | Ачык. | РУБАЗ | ||
РУБИН (лат.; минер.; неол.) | Кызыл якут, рубин. | РУБИН | ||
РУДОЛЬФ (нем.; неол.) | Данлыклы, атаклы бүре. (Инг.— Ралф, фр., исп,—Раул). | РУДОЛЬФ | ||
Руз (ф.) | Көн; көндез. Чаг.: Наһар (х.-к. ис.). Исем компоненты. | Руз | ||
РУЗГАР (ф.) | 1. Заман; вакыт; 2. Яшәү. | РУЗГАР | ||
РУЗИ (ф.) | Бәхетле; рәхәт яшәүче. | РУЗИ | ||
РУЗИБӘК (ф.-төр.-т.) | Рәхәт яшәүче, бәхетле бәк. | РУЗИБЕК | ||
РУЗӘЛ (ф.) | Бәхетле, өлешле. | РУЗАЛЬ | ||
РУЙ (ф.) | Йөз, бит; кыяфәт. Исем компоненты. | РУЙ | ||
РУСЛАН (бор. төр.-т.-слав.) | Арслан исеменең славянлашкан формасы. Рус телендә аның Еруслан формасы да булган. | РУСЛАН | ||
РУФИЛ (бор. яһ.-лат.) | Рафаэль (к.) исеменнән ясалган. | РУФИЛЬ | ||
РУФИС (лат.; неол.) | Җирән; җирән чәчле. | РУФИС | ||
РУХУЛЛА (г.; дини) | Аллаһ рухы. | РУХУЛЛА | ||
РУХЫЛБАЯН (г.) | Ачыклык рухы. Гайса пәйгамбәр эпитеты. | РУХЫЛБАЯН | ||
РУШАН (ф.) | к. Раушан. | РУШАН | ||
Рыс (Ураз) | «Бәхетле» мәгънәсен белдерүче борынгы төрки сүз. Исем компоненты. | Рыс | ||
РЫСБАЙ (бор. төр.-т.) | Бәхетле бай (к.). Чаг.: Уразбай. Д. в.: Арсай, Рысай, Резбай, Ризбай. | РЫСБАЙ | ||
РЫСБУГА (бор. төр.-т.) | Рыс (к.) + Буга (к.). Бәхетле һәм көчле. | РЫСБУГА | ||
РЫСКОЛ (бор. төр.-т.) | Бәхетле кол. Чаг.: Уразгол. | РЫСКУЛ | ||
РЫСКУҖА ~ РЫСХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) | Бәхетле хуҗа. Чаг.: Уразхуҗа. | РЫСКУЗЯ ~ РЫСХУЗЯ | ||
РЫСМӨХӘММӘТ (бор. төр.-т.-г.) | Бәхетле Мөхәммәт (к.). Чаг.: Уразмөхәммәт. | РЫСМУХАММЕТ | ||
РӘБИБ (г.) | Үги ир бала. | РАБИБ | ||
РӘВАН (ф.) | Китүче, юнәлүче. | РАВАН | ||
РӘГЫЙБ (г.) | Теләк, идеал, хыял; көтеп алынган бала. | РАГИБ | ||
РӘГЪДӘ (г.) | Күк күкрәү. | РАГДА | ||
РӘДИФ (г.; астр.) | 1. Берәүгә ияреп баручы. 2. Арткы сакчы; төпчек. 3. Иярчен (планета). Д. в.: Рәзиф. | РАДИФ | ||
РӘЗЗАК (г.) | Туйдыручы; ризыкландыручы. Аллаһ эпитетларыннан берсе. | РАЗЗАК | ||
РӘЗИН (г.) | 1. Тыныч табигатьле, басынкы; җитди, ышанычлы. 2. Олысымак. | РАЗИН | ||
РӘИЛ (г.) | к. Раил. | РАИЛЬ | ||
РӘИМ (г.) | Йомшак күңелле. Исем компоненты. | РАИМ | ||
РӘИМБӘК (г.-төр.-т.) | Рәим (к.) +бәк. | РАИМБЕК | ||
РӘИМКОЛ (г.) | Рәим (к.) + кол. Д. в.: Рәмкол, Рәнгол. | РАИМКУЛ | ||
РӘИС (г.) | Башлык, җитәкче, председатель. | РАИС | ||
РӘИФ (г.) | Кызганучан, мәрхәмәтле. Д. в.: Раиф, Рәйф. | РАИФ | ||
РӘЙХАН (г.) | 1. Рәхәтлек, ләззәт. 2. Зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик), к. Райхә. | РАЙХАН | ||
РӘКЫЙМ (г.) | Болын, тугай. | РАКИМ | ||
РӘКЫЙП (г.) | 1. Сакта торучы; күзәтүче, сакчы. 2. Көндәш. Д. в.: Ракай, Рәки, Рки, Рәхип, Рәһиб. | РАКИП | ||
РӘМВӘЛ (г.) | Рәмзия (к.) исеменең беренче иҗегенә Вәли исеменең вәл өлеше кушылып (әнисе Рәмзия, әтисе Вәли) барлыкка килгән ясалма яңа исем. | РАМВАЛ | ||
РӘМЗИ (г.) | Тамгалы; ишарәле; билге, үрнәк, символ. Синонимнары: Нишан, Рамиз. Исем компоненты. | РАМЗИ | ||
РӘМЗИЛ (г.) | Рәмзи (к.) исеменнән ясалган исем. Ф. в.: Рәмзин. | РАМЗИЛЬ | ||
РӘМЗУЛЛА (г.) | Аллаһ ишарәсе. | РАМЗУЛЛА | ||
РӘМИ (г.) | Ук атучы, укчы; уклы. | РАМИ | ||
РӘМИЗ (г.) | Үрнәк күрсәтүче. | РАМИЗ | ||
РӘМИЛ (г.) | Тылсым иясе, тылсымлы. Төрдәше: Рамил. | РАМИЛЬ | ||
РӘСИТ (ф.) | Җитлеккән, балигъ булган. | РАСИТ | ||
РӘСИЛ (г.) | Илче, вәкил. Ф. в.: Рәзил. | РАСИЛЬ | ||
РӘСИМ (г.) | Художник, рәссам. Ф. в.: Рәзим. | РАСИМ | ||
РӘСИМҖАН (г.-ф.) | Рәсим (к.) + җан. | РАСИМДЖАН | ||
РӘСИФ (г.) | Нык, таза. | РАСИФ | ||
РӘСҮЛ (г.) | Илче, хәбәр китерүче; пәйгамбәр. Исем компоненты. | РАСУЛ | ||
РӘСҮЛУЛЛА (г.) | Аллаһынын илчесе, хәбәрчесе, пәйгамбәре. | РАСУЛУЛЛА | ||
РӘСҮЛӘХМӘТ (г.) | 1. Илче, хәбәр китерүче Әхмәт. 2. Мактаулы, данлы, илче. Чаг.: Әхмәтрәсүл, Мөхәммәтрәсүл. | РАСУЛАХМЕТ | ||
РӘФГАТЬ (г.) | Югарылык, бөеклек; югары дәрәҗә. Д. в.: Рәфхәт, Рәфәт. | РАФГАТ | ||
РӘФГАТЬҖАН (г.-ф.) | Рәфгать (к.) + җан. Олы, бөек җан мәгънәсендә. | РАФГАТДЖАН | ||
РӘФГЫТДИН (г.) | Диннең дәрәҗәле кешесе. | РАФГЫТДИН | ||
РӘФИГУЛЛА (г.) | Аллаһ белән дус. | РАФИГУЛЛА | ||
РӘФИГЪ (г.) | 1 Күтәрелгән, күтәренке; югары; бөек. 2. Атказанган. | РАФИКЪ | ||
РӘФИКЪ (г.) | 1. Дус, юлдаш, иптәш. 2. Йомшак күңелле. | РАФИК | ||
РӘФИ (г.) | Югары дәрәҗәле; яхшы билгеле. | РАФИ | ||
РӘФИЕТДИН (г.) | Диннең дәрәҗәсен күтәрүче. | РАФИЕТДИН | ||
РӘФИС (г.) | Билгеле, күренекле. Төрдәше: Рафис. | РАФИС | ||
РӘФИТ (г.) | Ярдәм итүче, булышчы. | РАФИТ | ||
РӘФКАТЬ (г.) | Озата бару; юлдаш булу. | РАФКАТ | ||
РӘФӘГАТЬ (г.) | Югары дәрәҗә; яхшы як. | РАФАГАТ | ||
РӘХИ (ф.) | Кол. | РАХИ | ||
РӘХИБ ~ РӘХИП (г.) | Киң күңелле. | РАХИБ ~ РАХИП | ||
РӘХИМ (г.) | Мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, аяучан. Аллаһының эпитетларыннан берсе. Исем компоненты. | РАХИМ | ||
РӘХИМБАЙ (г.-төр.-т.) | Рәхим (к.) +бай (к.). | РАХИМБАЙ | ||
РӘХИМБӘК (г.-төр.-т.) | Рәхим (к.) + бәк (к.). | РАХИМБЕК | ||
РӘХИМГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) | Рәхим (к.) + Гәрәй (к.). | РАХИМГАРАЙ | ||
РӘХИМЕТДИН (г.) | Диннең рәхимле кешесе. | РАХИМЕТДИН | ||
РӘХИМЗАДӘ (г.-ф.) | Рәхим (к.) + Задә (к.). | РАХИМЗАДА | ||
РӘХИМКОЛ~ РӘХИМГОЛ (г.-төр.-т.) | Рәхимле кол. Д. в.: Рамкол. | РАХИМКУЛ ~ РАХИМГУЛ | ||
РӘХИМНУР (г.) | Рәхим (к.) + Нур (к.). | РАХИМНУР | ||
РӘХИМУЛЛА (г.) | Аллаһының шәфкатьле, рәхимле кешесе. Д. в.: Рәхи, Рәхим, Рәхми, Рәхмүч. | РАХИМУЛЛА | ||
РӘХИМХАН (г.-бор. төр.-т.) | Рәхим (к.) +хан (к.). | РАХИМХАН | ||
РӘХИМША (г.-ф.) | Рәхим (к.) + шаһ (к.). | РАХИМША | ||
РӘХИМЬЯР (г.-ф.) | Рәхим (к.) + яр. | РАХИМЬЯР | ||
РӘХИМҖАН (г.-ф.) | Рәхим (к.) + җан. | РАХИМДЖАН | ||
РӘХМӘТ (г.) | Шәфкать, мәрхәмәт; аяу, кичерү. Руслардагы Рахматов, Рахметов фамилияләре шушы исемнән ясалган. Исем компоненты. | РАХМАТ | ||
РӘХМӘТБАЙ (г.-төр.-т.) | Рәхмәт (к.) + бай (к.). | РАХМАТБАЙ | ||
РӘХМӘТБӘК (г.-төр.-т.) | Рәхмәт (к.) +бәк (к.). | РАХМАТБЕК | ||
РӘХМӘТКОЛ (г.-төр.-т.) | Рәхмәт (к.) + кол. | РАХМАТКУЛ | ||
РӘХМӘТУЛЛА (г.) | Аллаһ мәрхәмәтле, шәфкатьле. Д. в.: Рәхми, Рәхмәй, Рәхмүч. | РАХМАТУЛЛА | ||
РӘХМӘТХАН (г.-төр.-т.) | Рәхмәт (к.) + хан (к.). | РАХМАТХАН | ||
РӘХМӘТША (г.-ф.) | Рәхмәт (к.) + шаһ (к.). | РАХМАТША | ||
РӘХМӘТҖАН (г.-ф.) | Рәхмәт (к.) + жан. | РАХМАТДЖАН | ||
РӘХШАН (ф.) | Якты, ялтыраучы. | РАХШАН | ||
РӘШАТ (г.) | Чын юл, тугры юл; хакыйкать, дөреслек. | РАШАТ | ||
РӘШИДЕТДИН (г.) | Дингә турылыклы; дингә дөрес юл тотучы. 2. Динне җитәкләүче. | РАШИДЕТДИН | ||
РӘШИДУН (г.) | 1. Дөрес юлдан баручылар. 2. Аңлылар, акыллылар (күп.). | РАШИДУН | ||
РӘШИТ (г.) | Туры юлдан баручы, туры юлга юнәлгән. Исем компоненты. | РАШИТ | ||
РӘЯТ (г.) | Флаг, байрак. | РАЯТ | ||
РӘҮЗӘТ (г.) | Гөл бакчалары, чәчәклекләр (күп.). | РАУЗАТ | ||
РӘҮНӘКЪ (г.) | Бизәк; гүзәллек; яктылык. | РАУНАК | ||
РӘҮФ (г.) | Бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле; кайгыны уртаклашучы. | РАУФ | ||
РӘҖИ (г.) | Сораучы, үтенүче; өмет итүче. | РАДЖИ | ||
РӘҖИЛ (г.) | Җәяү йөрүче, җәяүле. | РАЗИЛЬ | ||
РӘҖИХ (г.) | Иң яхшы, иң өстен, иң алдынгы. | РАЗИХ | ||
РӘҖӘП (г.) | һиҗри елның җиденче аеның (сугышу тыелган айлардан берсе) исеме. Шул айда туган ир балага кушылган. | РАДЖАБ ~ РАЗЯП | ||
РӘҺБӘР (ф.) | Юл күрсәтүче; җитәкче, юлбашчы. | РАХБАР | ||
РӨСТӘМ (ф.; фольк.) | Бик зур, алып гәүдәле. Борынгы иран фольклорында легендар, каһарман, пәһлеван. Исем компоненты. | РУСТЕМ | ||
РӨСТӘМБАЙ (ф.-төр.-т.) | Рөстәм (к.) + бай (к.). | РУСТЕМБАЙ | ||
РӨСТӘМБӘК (ф.-төр.-т.) | Рөстәм (к.) + бәк (к.). | РУСТЕМБЕК | ||
РӨСТӘМХАН (ф.-төр.-т.) | Рөстәм (к.) + хан (к.). | РУСТЕМХАН | ||
РӨСТӘМҖАН (ф.) | Рөстәм (к.) + җан. | РУСТЕМДЖАН | ||
РӨШДИ (г.) | Җитлегү, балалыктан чыгу; үсү, үсеш. | РУШДИ | ||
РӨҖХАН (г.) | Өстенлек, артыклык. | РАДЖХАН |
15:17