ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
С | ||||
САБА (г.) | Йомшак җил, тан җиле, саба җиле. | САБА | ||
САБАН (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сабан. Сабан аенда —язгы чәчү вакытында туган ир балага кушылган. Сабанов, Сабанин фамилияләрендә сакланган. | САБАН | ||
САБАНАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Май ае, сабан ае. Сабан аенда туган ир балага кушыла торган йола исем. Казан һәм керәшен татарларында Сабанаев, Сабанеев фамилияләрендә сакланган. | САБАНАЙ | ||
САБАНАК (бор. төр.-т:. й. ис.) | Сабан (к.) сүзенә антропонимик -ак иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Язгы сабан өстендә туган ир балага кушылган. Керәшен татарларында Сабанаков фамилиясендә сакланган. | САБАНАК | ||
САБАНАЛИ ~ САБАНГАЛИ (бор. төр.-т.-г: й. ис.) | Сабан аенда туган Гали. Татар-мишәрләрдә Сабаналиев, Сабан-Алиев фамилияләрендә сакланган. Сабаналиев һәм аның төрдәше Сабанеев фамилиясе русларда да бар. | САБАНАЛИ ~ САБАНГАЛИ | ||
САБАНЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сабанчы, сабан сөрүче. Язгы сабан вакытында туган ир балага кушылган. Казан татарларында һәм керәшеннәрдә Сабанчиев һәм Сабанчин фамилияләрендә сакланган. Русларда да шушы исемнән ясалган Сабанчеев фамилиясе бар. | САБАНЧЫ | ||
САБАХ (г.) | Иртә, таң; иртәнге сафлык; яктыру. Төрдәше: Сәбах. Исем компоненты. | САБАХ | ||
САБАХЕТДИН (г.) | Дин таңы, дин иртәсе; дин яктысы. | САБАХЕТДИН | ||
САБИГЪ (г.) | Җиденче (малай). Ф. в.: Сабикъ. | САБИГ | ||
САБИР (г.) | Түземле, сабыр, чыдам. Әюп пәйгамбәр эпитеты. Исем компоненты. | САБИР | ||
САБИРУЛЛА (г.) | Аллаһының түземле, сабыр кешесе. Д. в.: Сабрулла, Сабрый, Сабри. | САБИРУЛЛА | ||
САБИРХАН (г.-төр.-т.) | Сабир (к.) + хан (к.). | САБИРХАН | ||
САБИРХУҖА (г.-ф.) | Сабир (к.) + Хуҗа (к.). Төрдәше: Сабырхуҗа. | САБИРХУЗЯ | ||
САБИРҖАН (г.-ф.) | Сабир (к.) + җан. Сабыр җан (кеше). | САБИРЗЯН | ||
САБИТ (г.) | Ныклы; чыдам, түземле; үз сүзендә нык торучы. Исем компоненты. | САБИТ | ||
САБИТУЛЛА (г.) | Аллаһының үз сүзендә нык торучы кешесе. | САБИТУЛЛА | ||
САБИТҖАН (г.-ф.) | Үз сүзендә нык торучы җан (кеше). | САБИТЗЯН | ||
САБИХ (г.) | Гүзәл, матур чырайлы, матур йөзле; чәчәк атучы. | САБИХ | ||
САБУР (г.) | Бик сабыр, үтә түземле, сабырлы. Аллаһ эпитетларыннан берсе. | САБУР | ||
САГАЙДАК (бор. төр.-т.; й. ис.) | Ук; ук савыты. Бала явыз көчләргә, дошманнарга ук кебек үткен булсын дип теләп кушылган. Татар-мишәрләрдә Сагайдак, Сагайдаков, Сагадаков фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Сагадак, Садак. | САГАЙДАК | ||
САГЫНБАЙ (бор. төр.-т.) | Сагынып, көтеп алынган бай (бала). | САГЫНБАЙ | ||
САГЫНДЫК (бор. төр.-т.) | Сагынып, көтеп алынган ир бала. Сагындыков фамилиясендә сакланган. | САГЫНДЫК | ||
САГЫЙРЬ (г.) | к. Сәгыйрь. | САГИР | ||
САДАК (бор. төр.-т.; й. ис.). | Ук савыты, к. Сагайдак. | САДАК | ||
САДДИН (г.) | Ин тугры, иң ышанычлы. | САДДИН | ||
САДИР (г.) | Башланучы; барлыкка килүче, пәйда булучы; башлык, рәис (председатель). | САДИР | ||
САДРЕЛГЫЙЛЬМАН (г.) | Беренче (баш) ир бала. Д. в.: Садрилман. | САДРЕЛГИЛЬМАН | ||
САДРЕЛИСЛАМ (г.) | Ислам башлыгы, Ислам җитәкчесе. Д. в.: Садрислам, Садрис. | САДРЕЛИСЛАМ | ||
САДРЕЛШӘҺИТ (г.) | Шәһит китүченең (батырның) күкрәге. | САДРЕЛШАХИТ | ||
САДРЕТДИН (г.) | Дин башлыгы, дин җитәкчесе. | САДРЕТДИН | ||
САДРУЛЛА (г.) | Аллаһ юлының (диннең) башлыгы, җитәкчесе. | САДРУЛЛА | ||
САДРЫЙ (г.) | 1. Күкрәкнеке, йөрәкнеке, үзәкнеке. 2. Башлык, түрә, җитәкче. Исем компоненты. | САДРИ | ||
САДРЫЙГАЛИ (г.) | Садрый (к.) + Гали (к.). Бөек башлык, җитәкче. Д. в.: Садрали. | САДРИГАЛИ | ||
САДРЫЙГАЛЛӘМ (г.) | Садрый (к.) + Галләм (к.). Зур укымышлы башлык. | САДРИГАЛЛЯМ | ||
САДРЫЙКАМАЛ (г.) | Садрый (к.) + Камал (к.). | САДРИКАМАЛ | ||
САДРЫЙШӘРИФ (г.) | Садрый (к.) + Шәриф (к.). Хөрмәтле башлык, җитәкче. | САДРИШАРИФ | ||
САДРЫЙӘГЪЗАМ (г.) | Садрый (к.) + Әгъзам (к.). Баш вәзир, баш министр. | САДРИАГЗАМ | ||
САДРЫЙӘХМӘТ (г.) | Садрый (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтсадыйр. | САДРИАХМЕТ | ||
САДРЫЙҖИҺАН (г.-ф.) | Садрый (к.) + Җиһан (к.). Дөнья (җиһан) хакиме, башлыгы. | САДРИЖИГАН | ||
САДЫЙК (г.) | 1. Тугрылыклы, ихлас күңелле. 2. Дус. | САДЫК | ||
САДЫР (г.) | Күкрәк, йөрәк; ал, түр, түш; һәр нәрсәнең алды. | САДЫР | ||
САДӘ (ф.) | Гади, катлаулы булмаган. | САДА | ||
САИБ (г.) | 1. Дөрес, рас, хак. 2. Уңышлы, кулай; саваплы, юмарт. | САИБ | ||
САИЛ (г.; й. ис.) | Сораучы, үтенүче. Аллаһыдан ялварып сорап алынган ир бала. | САИЛЬ | ||
САИМ (г.) | Ураза тотучы. | САИМ | ||
САИН (монг.; тар.) | 1. Бик яхшы, данлы. 2. Көнчыгыш патшаларының эпитеты. | САИН | ||
САИР (г.) | Баручы, юлчы; тамаша кылып йөрүче, сәяхәтче. | САИР | ||
САИФ (г.) | Кылычлы, кылыч белән коралланган. | САИФ | ||
САЙБӘК (монг.-төр.-т.) | «Яхшы, данлы» мәгънәсен белдергән саин сүзенә бәк сүзе ялганып ясалган исем. Бу исем мариларга да кергән. Казан татарларында Сайбеков фамилиясендә сакланган. | САЙБЕК | ||
САЙДАР (монг.-ф.) | Монгол телендәге сай сүзенә (к. Сайбәк.) фарсы теленең ия булуны белдерүче -дар кушымчасы ялганып ясалган исем. «Матурлык, яхшылык иясе» дигән мәгънәгә ия. Д. в.: Зайдар. | САЙДАР | ||
САЙКАЙ (монг.-бор. төр.-т.) | Борынгы төрки-монгол телләрендә «яхшы, матур» мәгънәсен белдергән сай сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Шушы исемнән татарларда, чувашларда һәм русларда Сайкаев, Сайков, Сайкиев, Сайкин фамилияләре ясалган. | САЙКАЙ | ||
САЙМАН (монг.-ф.) | Яхшылык, чибәрлек, унганлык иясе. | САЙМАН | ||
САЙМОРЗА (монг.-г.-ф.) | Матур, чибәр морза. | САЙМУРЗА | ||
САЙМӨХӘММӘТ (монг.-г.) | Матур, чибәр Мөхәммәт. Д. в.: Саймәт, Саймет. | САЙМУХАММЕТ | ||
САЙРАМ (г.-төр.-т.) | Гарәпчә сайр (ял итү, күңел ачу) һәм төркичә бәйрәм сүзләре кушылып ясалган исем. | САЙРАМ | ||
САЙРАН (г.) | Табигать кочагында ял итеп, күңел ачып йөрү. Төрдәше: Сәйран. | САЙРАН | ||
САЙХАН ~ САЙКАН (монг.) | Яхшы, күркәм хан (к.). Казан татарларында Сайханов, Сайканов һәм Сайхунов (соңгысы Апае районында), татар-мишәрләрдә Сайганов фамилияләрендә сакланган. | САЙХАН ~ САЙКАН | ||
Сал ~ Саллы (төр.-т.) | Нык, таза. Исем компоненты. | Сал — Саллы | ||
САЛАВАТ (г.; дини) | 1. Догалар; мактау җыры. 2. Фатиха бирү. | САЛАВАТ | ||
САЛАВАТУЛЛА (г.; дини) | Аллаһыны мактау. | САЛАВАТУЛЛА | ||
САЛАХ (г.) | к. Сәлах. | САЛАХ | ||
САЛБАЙ (төр.-т. яки ф.-төр.-т.) | 1. Саллы бай; таза нык бай. 2. Сал (фарсыча «ил») + бай (к.). Чаг.: Илбай. | САЛБАЙ | ||
САЛБАКТЫ (төр.-т. яки ф.-төр.-т.) | 1. Саллы бакты, таза, нык (бала) бакты (туды). 2. Сал (фарсыча «ил» ) + бакты. Чаг.: Илбакты. | САЛБАКТЫ | ||
САЛИГАСКӘР (ф.-г.) | Тугрылыклы гаскәри (ил батыры). Салигаскаров фамилиясендә сакланган. | САЛИГАСКАР | ||
САЛИК (г.) | Баручы; бер мәзһәпкә иярүче. | САЛИК | ||
САЛИХ (г.) | Яхшы, изге, игелекле; гадел, тугрылыклы, саф күңелле. Исем компоненты. | САЛИХ | ||
САЛИХБАЙ (г.-төр.-т.) | Салих (к.) + бай (к.). Изге, игелекле бай. | САЛИХБАЙ | ||
САЛИХБӘК (г.-төр.-т.) | Салих (к.) +бәк. Изге, игелекле бәк. | САЛИХБЕК | ||
САЛИХКОЛ (г.-төр.-т.) | Салих (к.) + кол. Изге, игелекле кол. | САЛИХКУЛ | ||
САЛИХМОРЗА (г.-ф.) | Салих (к.) + Морза (к.). | САЛИХМУРЗА | ||
САЛИХМУЛЛА (г.) | Салих (к.) + Мулла (к.). | САЛИХМУЛЛА | ||
САЛИХХАН (г.-төр.-т.) | Салих (к.) + хан (к.). Изге, игелекле хан. | САЛИХХАН | ||
САЛИХҖАН (г.-ф.) | Салих (к.) + җан. Изге, игелекле җан. Д. в.: Салиш, Салай, Салуш, Салук. | САЛИХДЖАН ~ САЛИХЗЯН | ||
САЛКАЙ ~ САЛЛЫКАЙ (төр.-т.) | Сал, саллы (нык, таза) сүзләренә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы кушылып ясалган исем. Салкыев, Салкаев фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Салакай. | САЛКАЙ ~ САЛЛЫКАЙ | ||
САЛЛЫБАЙ (төр.-т.) | «Таза, нык көчле бай» мәгънәсе төсмерләнә. | САЛЛЫБАЙ | ||
САЛМАН (г.) | к. Сәлмән. | САЛМАН | ||
САЛМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) | 1. Саллы морза; нык морза. 2. Сал (фарсыча «ил») + Морза (к.). Чаг.: Илморза. | САЛМУРЗА | ||
САЛМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г. яки ф.-г.) | 1. Таза, нык Мөхәммәт. 2. Сал (фарсыча — «ил») + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Илмөхәммәт. Д. в.: Салмәт, Салмук, Салмуш. | САЛМУХАММЕТ | ||
САЛТУГАН ~ САЛТЫГАН (төр.-т. яки ф.-төр.-т.) | 1. Таза, нык (бала) туган. 2. Сал (фарсыча «ил») + туган. Чаг.: Илтуган. | САЛТУГАН ~ САЛТЫГАН | ||
САЛТАЙ (твр.-т.-монг.) | Ныклык-тазалык иясе. Салтаев фамилиясендә сакланган. | САЛТАЙ | ||
САЛТЫК (төр.-т.) | 1. Тәртип, йола саклаучы. 2. Чатан. Казан татарларында һәм русларда Салтыков фамилиясендә сакланган. | САЛТЫК | ||
САЛЪЕГЕТ (төр.-т.) | Таза, нык егет. | САЛЪЕГЕТ | ||
САЛҖАН (төр.-т.-ф. яки ф.) | 1. Таза, нык җан. 2. Сал (фарсыча «ил») + җан, ягъни ил җанлы, илен яратучан. | САЛДЖАН | ||
САМАТ (г.) | 1. Мәңгедек, мәңге яшәүче. 2. Башлык. Аллаһының эпитетларыннан берсе. Исем компоненты. | САМАТ | ||
САМИ (г.; этн.) | 1. Югары дәрәҗәле, бөек. 2. Сам (самит) ыругы кешесе, яһүд. | САМИ | ||
САМИМ (г.) | Чын, саф. | САМИМ | ||
САМИР (г.) | 1. Җимеш бирүче. 2. Әңгәмәдәш, гәптәш. Ф. в.: Сәмир. | САМИР | ||
САМИРХАН (г.-төр.-т.) | Самир (к.) + хан (к.). Әңгәмәдәш, гәптәш хан. | САМИРХАН | ||
САНБУЛАТ (ф.-г.) | Булаттай, булат кебек. | САНБУЛАТ | ||
САНГЫШ ~ САНКИШ (ф.-төр.-т.) | Таҗик-фарсы телендәге санг («таш») сүзенә төрки телендәге ыш, иш (тиң, пар, бала) сүзе кушылып ясалган борынгы исем. Татар-мишәрләрдә Сангишев, Санкишев фамилияләрендә сакланган. | САНГИШ ~ САНКИШ | ||
САНИБӘК (г.-төр.-т.) | Икенче бәк (ир бала). Гаиләдә икенче булып туучы ир бала. | САНИБЕК | ||
САНИӘХМӘТ (г.) | Икенче Әхмәт (к.). Башкортстан татарларында Саниәхмәтов фамилиясендә сакланган. | САНИАХМЕТ | ||
САНИЯН (г.-ф.) | Икенче җан. Гаиләдә икенче ир бала. | САНИЯН | ||
САНУБӘР (г.) | Нарат. Синонимы: Нарат. | САНУБАР | ||
САНҖАР (ф.; й. ис.) | Тишеп үтеп чыга торган; сөнге. Татар-мишәрләрдә Санҗаров, Санжаров фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Сәнҗар. | САНДЖАР | ||
САРБАЗ (ф.; хәр.) | 1. Гаскәри солдат. 2. Батыр, куркусыз. Сарбазов фамилиясендә сакланган. | САРБАЗ | ||
САРБАЙ (төр.-т.; й. ис.) | 1. Сары бай; саргылт-җирән чәчле бай (к.). 2. Сары йонлы эткә кушыла торган исем (зооним). Чаг.: Байсары. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Сарбаев фамилиясендә сакланган. Сарбаев фамилиясе русларда да бар. | САРБАЙ | ||
САРИМ (г.) | 1. Үткен, үткер. 2. Каты, нык. Д. в.: Сарыйм, Сәрим. | САРИМ | ||
САРМАН (монг.) | 1. Т. Жанузаков Сарман исеменең беренче компоненты сар борынгы монгол телендә «айлы» дигән мәгънә белдерә дип саный. 2. Сарман исеме монголча сар («ай») һәм мандав («чыкты») компонентларыннан тора һәм «ай чыкты» дигән мәгънә белдерүе бар. (Чаг.: Айтугды, Айтуган). 3. Сарман исеме «сары төс иясе» дигән мәгънә белдерергә дә мөмкин. 4. Фарсыча Сәрмән — «башлык, дәрәҗәле кеше». Казан татарларында һәм керәшеннәрдә Сарманов фамилиясендә сакланган. | САРМАН | ||
САРМАНАЙ (монг.-төр.-т.) | Сарман (к.) исеменең -ай иркәләү-эндәшү кушымчасы алган варианты. Сарманай исеме мариларда да бар. Урал татарларында Сарманаев фамилиясендә сакланган. | САРМАНАЙ | ||
САРРАФ (г.) | Акча ваклаучы; оста; бәяли белүче. Ф. в.: Сараф. | САРРАФ | ||
САРТАК (таҗ .; этн.) | 1. Фарсы, иранлы. 2. Шәһәр үзбәге, сарт. В. А. Никонов руслардагы Сартаков фамилиясен Себер татарлары телендәге сартак «кишер» сүзеннән ясалган дип карый. Себер татарлары телендә «кишер» мәгънәсендә калын әйтелешле сартак сүзе түгел, бәлки нечкә әйтелешле сәртәк сүзе кулланыла. Татар-мишәрләрдә һәм русларда Сартаков фамилиясендә сакланган. | САРТАК | ||
Сары (бор. төр.-т.; й. ис.) | Борынгы төрки халыкларда сары төс—затлы төс, алтын төсе итеп саналган. Табигатьнең сары төстәге (алтын төсендәге) әйберләре ихтирам ителгән, куч. Өлгергән, җитлеккән. Синонимы: Әсфәр. Исем компоненты. | Сары | ||
САРЫБАЛА (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сары (к.) + бала. Төсе-бите яки чәче сары ир балага кушылган. | САРЫБАЛА | ||
САРЫБАШ ~ САРБАШ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сары (к.) + баш. Сары чәчле баш. | САРЫБАШ ~ САРБАШ | ||
САРЫБУГА (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сары (к.) + буга (к.). Ир баланың бай һәм көчле булуын теләп кушылган. | САРЫБУГА | ||
САРЫБУЛАТ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сары (к.) + Булат (к.). | САРЫБУЛАТ | ||
САРЫБӘК (бор. төр.-т.) | Сары (к.) + бәк. Затлы бәк мәгънәсендә. | САРЫБЕК | ||
САРЫГОЛ (бор. төр.-т.) | Сары (к.) + кол. Төрдәше: Сарыкол. | САРЫГУЛ | ||
САРЫКАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сары (к.) исеменең -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы алган төрдәше. Кадерле балакай мәгънәсендә. | САРЫКАЙ | ||
САРЫМӘРГӘН (бор. төр.-т.) | Сары (к.) + Мәргән (к.). | САРЫМАРГАН | ||
САРЫМСАК (бор. төр.-т.; й. ис.) | Кыр суганы, сарымсак. Борынгы төрки халыкларда әче, зәһәр исле шушы үсемлек атамасы бала янына явыз көчләр килмәсен, авыру йокмасын дигән теләктән чыгып исем итеп кушылган. Сарымсаков фамилиясендә (чаг.: русларда — Чесноков) сакланган. | САРЫМСАК | ||
САРЫСЛАН (бор. төр.-т.; зоол.) | Сары + аслан (арыслан). Сарысланов фамилиясендә сакланган. | САРЫСЛАН | ||
САРЫТАЙ (төр.-т.) | Сары + тай. Татар-мишәрләрдә Сартаев фамилиясендә сакланган. | САРЫТАЙ | ||
САРЫХУҖА (төр.-т.-ф.) | Сары (к.) + Хуҗа (к.). Затлы хуҗа. | САРЫХУЗЯ | ||
САРЫЧ (төр.-т.; зоол.) | Сарыч, карчыга. Татар-мишәрләрдә һәм русларда Сарычев фамилиясендә сакланган. | САРЫЧ | ||
САРЫЧЫК (бор. төр.-т.) | Сары (к.) исеменә -чык иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Сарычыков (Сарычиков) фамилиясендә сакланган. | САРЫЧИК | ||
САРЫЧӘЧ (төр.-т.; й. ис.) | Сары чәч. Сары чәчле ир балага кушылган. Чаг.: Сарытолым (х.-к.), Алтынчәч (х.-к.). | САРЫЧЕЧ | ||
САРЫҖАН ~ САРЬЯН (т.-ф. яки ф.) | 1. Сары (к.) + җан. 2. Фарсыча сәр җан «баш җан», ягъни «баш бала» мәгънәсендә. | САРЫДЖАН ~ САРЬЯН | ||
САТАЙ (монг.) | Сөекле, якын туган. Сатаев фамилиясендә сакланган. | САТАЙ | ||
САТИ (төр.-т.) | Сатылган, сатып алынган. Сатиев фамилиясендә сакланган. Ф. в.: Сәти. | САТИ | ||
САТИМ (төр.-т.) | Сатым, сатып алынган бала. Сатимов фамилиясендә сакланган. | САТИМ | ||
САТИР (г.) | Гафу итүче, ярлыкаучы. Д. в.: Сәтир. | САТИР | ||
САТЛЫК (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сатлык бала. Төрки халыкларда уллыкка алынган балага яки, гаиләдә бала тормыйча, тугач та үлеп барса, явыз рухларны «эз яздыру» максатыннан чыгып, ир балаларга аерым профилактик исемнәр кушу йоласы булган. Алдан килешеп кую буенча, бала тугач та аны якыннарына, таныш-белешләренә биреп, беркадәр вакыттан сон акча биреп «сатып алу» ырымын башкарганнар. Алтайлыларда әле хәзер дә Сатлак, Сатылыш, Сату исемнәре кушыла. | САТЛЫК | ||
САТТАР (г.) | Гафу итүче; яклаучы. Аллаһының эпитеты. Исем компоненты. | САТТАР | ||
САТЫБАЛ (төр.-т.; й. ис.) | Сатып алынган бала. к. Сатлык. Сатыбалов фамилиясендә сакланган. Бу фамилия кумыкларда да бар. | САТЫБАЛ | ||
САТЫШ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сатыш; сатылмыш бала. к. Сатлык. | САТЫШ | ||
Сау (төр.-т.) | Исән-имин, сау-таза, сәламәт. Исем компоненты. | Сау | ||
САУГИЛДЕ (төр-т.) | Сау килде, ягъни сау-таза бала туды. Себер татарларында Саугилдеев фамилиясендә сакланган. | САУГИЛЬДЕ | ||
САУД (г.) | Бәхетле, бәхет иясе. | САУД | ||
САУЛӘТ (г.) | Көч, куәт, егәр; власть, олылык, мәһабәтлек. | САУЛЯТ | ||
САУМАН (төр.-т.-ф.) | Саулык иясе. | САУМАН | ||
САУМОРЗА (твр,т,ф.-г.) | Сау-сәламәт морза. | САУМУРЗА | ||
САУР (г.-ф.; й. ис.) | Апрель ае. Апрель аенда туучы. Ф. в.: Сәүр. | САУР | ||
САУЧУРА (бор. төр.-т.) | Сау чура (ир бала, игенче, сугышчы). Саучурин, Саучуров фамилияләрендә сакланган. | САУЧУРА | ||
САФА (г.) | 1. Сафлык, пакьлек; 2. Хозурлык, рәхәтлек, кайгысызлык, тынычлык. Исем компоненты. | САФА | ||
САФАГОЛ ~ САФАКОЛ (г.-төр-т.) | Сафа (к.) + кол (к.). | САФАГУЛ ~ САФАКУЛ | ||
САФАГӘРӘЙ (г,төр,т.) | Сафа (к.) + Гәрәй (к.). | САФАГАРАЙ | ||
САФАНУР (г.) | Сафа (к.) + Нур (к.). Чаг.: Нурсафа. | САФАНУР | ||
САФДАР (ф.) | Ярсулы; батыр, тәвәккәл. | САФДАР | ||
САФДИЛ (г.-ф.) | Саф күңел. | САФДИЛЬ | ||
САФИ (г.) | 1. Саф, катышсыз, чын. 2. Сайланган, сайлап алынган. Исем компоненты. | САФИ | ||
САФИХАН (г.-төр.-т.) | Сафи (к.) + хан (к.). Д. в.: Сафикан. | САФИХАН | ||
САФИУЛЛА (г.) | Аллаһының сайлап алынган кешесе. Мөхәммәт һәм Адәм пәйгамбәрләрнең эпитеты. | САФИУЛЛА | ||
САФИЯР (г.-ф.) | Сафи (к.) +яр. Чын, ихласи дус, яр. | САФИЯР | ||
САФИӘХМӘТ (г.) | Сафи (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтсафа. | САФИАХМЕТ | ||
САФИҖАН (г.-ф.) | Сафи (к.) + җан. | САФИДЖАН | ||
САФКОЛ (г.-төр.-т.) | Саф, пакь кол (к.). | САФКУЛ | ||
САФУАН (г.) | 1. Сафлык, тазалык. 2. Нык таш, гранит, кыя ташы. Чаг.: Такташ. | САФУАН | ||
САФУАНГАЛИ (г.) | Сафуан (к.) + Гали (к.). | САФУАНГАЛИ | ||
САФУАТ (г.) | Сайланган зат, иң яхшы әйбер. | САФУАТ | ||
САХИЛ (г.) | Диңгез кырые, диңгез буе; тигезлек. Ф. в.: Сәхил. | САХИЛЬ | ||
САЯД ~ САЯТ (г.) | Аучы, сунарчы; тотучы. Синонимы: Сунарчы. Д. в.: Сәйәд. | САЯД ~ САЯТ | ||
САЯН (монг.; неол.) | 1. Ак. 2. Кар. Көнчыгыш Азиядәге тау тезмәләре атамасыннан алынган яңа исем. | САЯН | ||
САЯТХАН (г.-төр.-т.) | Аучылар, сунарчылар ханы. | САЯТХАН | ||
САЯФ (г.) | 1. Кылыч ясаучы; 2. Кылыч белән коралланган. Чаг.: Сәйф. Ф. в.: Сәяф. Синонимы: Сәйфи. | САЯФ | ||
САЯФЕТДИН (г.) | Диннең кылыч белән коралланган кешесе. Чаг.: Сәйфетдин, Хисаметдин. | САЯФЕТДИН | ||
САҺИР (г.) | Уяу торучы, йокламаучы. | САХИР | ||
СЕБАК (ф.) | Алма. Себаков фамилиясендә урын ала. Чаг.: Алма (х.-к. ис.), Алматай. | СЕБАК | ||
СЕРМӘКТӘЙ (бор. төр.-монг.) | «Түземле, чыдам ир-егет» дигән мәгънәгә ия. Сермактаев фамилиясендә сакланган. | СЕРМАКТАЙ | ||
СИБАЙ (г.-төр.-т.) | Гарәпчә сиба («мәхәббәт, ярату һәм яшьлек» сүзенә төрки телдәге -ай чакыру-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. Ф. в.: Сыбай. | СИБАЙ | ||
СИБГАТЬ ~ СИБАГАТЬ (г.) | 1. Буяу; матур төс, бизәк. 2. Холык, фикер. Д. в.: Сибгәт, Сибәгать, Сибәгәт, Сибат. | СИБГАТ ~ СИБАГАТ | ||
СИБГАТУЛЛА ~ СИБАГАТУЛЛА (г.) | Аллаһ төсе; Аллаһ дине. Д. в.: Сиби, Сибук, Сибуш, Сибат, Сибак. | СИБГАТУЛЛА~ СИБАГАТУЛЛА | ||
СИГЕЗӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) | Гаиләдә сигезенче булып туган ир балага кушылган борынгы исем. Чаг.: Тугыз, Тугызай. Сигезәков фамилиясендә сакланган. | СИГЕЗАК | ||
СИДКЫЙ (г.) | Дөрес, намуслы, эчкерсез, ихлас. Исем компоненты. | СИДКИ | ||
СИКСӘНБАЙ (төр.-т.; й. ис.) | Сиксән + бай (к.). Бу исемне йөртүче ир бала сиксәнгә җитсен дигән теләктән чыгып яисә әтисе сиксәнгә җиткәч туган балага кушылган. Чаг.: Туксанбай. Урал татарларында Сиксәнбаев фамилиясендә сакланган. | СИКСАНБАЙ | ||
СИМАЙ (г.) | 1. Төс, чырай, йөз. 2. Тамга, билге; сурәт, образ. | СИМАЙ | ||
Синә (ф.) | Күкрәк. Исем компоненты. | Сина | ||
СИНӘГОЛ (ф.-төр-т.) | Синә (к.) + гол. Көчле күкрәкле кол; куч. батыр сугышчы, иптәш, ярдәмче. Башкортстан татарларында Синәголов, Синегулов фамилияләрендә сакланган. | СИНЕГУЛ | ||
СИРАҖЕЛХАК (г.) | Хаклык, дөреслек яктысы. | СИРАЗЕЛХАК | ||
СИРАҖИ (г.) | Яктырткыч, шәм, лампа, факел. Синонимы: Кәндил. | СИРАЗИ | ||
СИРАҖЕТДИН (г.) | Дин яктысы, дин чырагы. Д. в.: Сирай, Сираҗи, Сираҗ, Сирази, Сиракай. | СИРАЗЕТДИН | ||
СИРИН ~ СИРЕНЬ (г.; бот.; неол.) | Сирень (куагы һәм чәчәге), канәфер чәчәге, канәфер агачы. | СИРИН ~ СИРЕНЬ | ||
СИТДЫЙКЪ (г.) | Дөрес, хак, чын; бик тугрылыклы. Д. в.: Сидай. | СИТДИК | ||
СОББУХ (г.) | к. Сөббух. | СУББУХ | ||
СОГУД (г.) | 1. Югары менү, күтәрелү, туу, пәйда булу; эшнең башланып китүе. 2. һәр нәрсәнең алды, түр. | СУГУД | ||
СОЛТАН (г.) | Патша, хөкемдар, дәүләт хуҗасы, монарх, император. Төрдәшләре: Солтанай, Солтанкай, Солтакай. Исем компоненты. | СУЛТАН | ||
СОЛТАНАЙ (г.-т.) | Солтан, солтанатлы, мәһабәт ай. Чаг.: Айсолтан. Д. в.: Солтай, Султай. | СУЛТАНАЙ | ||
СОЛТАНБАЙ (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + бай (к.). Чаг.: Байсолтан. Бу исем мариларда да бар. | СУЛТАНБАЙ | ||
СОЛТАНБИ (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + би (к.). | СУЛТАНБИ | ||
СОЛТАНБИРДЕ (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + бирде. Солтан булырдай ир бала бирде. | СУЛТАНБИРДЕ | ||
СОЛТАНБӘК (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + бәк. Чаг.: Биксолтан. | СУЛТАНБЕК | ||
СОЛТАНГАЗИ (г.) | Солтан (к.) + Гази (к.). | СУЛТАНГАЗИ | ||
СОЛТАНГАЛИ (г.) | Солтан (к.) + Гали (к.). | СУЛТАНГАЛИ | ||
СОЛТАНГИЛДЕ ~ СОЛТАНКИЛДЕ (г.-төр.-т.) | Солтан килде, ягъни туды. | СУЛТАНГИЛЬДЕ ~ СУЛТАНКИЛЬДЕ | ||
СОЛТАНГОЛ ~ СОЛТАНКОЛ (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + гол (кол). Солтан колы, ярдәмчесе. | СУЛТАНГУЛ ~ СУЛТАНКУЛ | ||
СОЛТАНГУҖА ~ СОЛТАНХУҖА (г.-ф.) | Солтан (к.) + Хуҗа (к.). | СУЛТАНГУЗЯ ~ СУЛТАНХУЗЯ | ||
СОЛТАНГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + Гәрәй (к.). | СУЛТАНГАРАЙ | ||
СОЛТАНЕТДИН (г.) | Дин солтаны. | СУЛТАНЕТДИН | ||
СОЛТАНЗАДӘ (г.-ф.) | Солтан (к.) + Задә (к.). Солтан улы (принц). | СУЛТАНЗАДА | ||
СОЛТАНМОРАТ (г.) | Солтан (к.) + Морат (к.). | СУЛТАНМУРАТ | ||
СОЛТАНМӘХМҮТ (г.) | Солтан (к.) + Мәхмүт (к.). Мактаулы солтан. | СУЛТАНМАХМУТ | ||
СОЛТАНМӨХӘММӘТ (г.) | Солтан (к.) + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Мөхәммәтсолтан. | СУЛТАНМУХАММЕТ | ||
СОЛТАННУР (г.) | Солтан (к.) + Нур (к.). Чаг.: Нурсолтан. | СУЛТАННУР | ||
СОЛТАННӘБИ (г.) | Солтан (к.) + Нәби (к.). | СУЛТАННАБИ | ||
СОЛТАНСӘЛИМ (г.) | Солтан (к.) + Сәлим (к.). Сау-сәламәт солтан. | СУЛТАНСАЛИМ | ||
СОЛТАНТИМЕР (г.-төр.-т.) | Солтан (к.) + Тимер (к.). Чаг.: Тимерсолтан. | СУЛТАНТИМЕР | ||
СОЛТАНХӘБИБ (г.) | Солтан (к.) + Хәбиб (к.). Сөекле солтан. Чаг.: Хәбибсолтан. | СУЛТАНХАБИБ | ||
СОЛТАНХӘКИМ (г.) | Солтан (к.) + Хәким (к.). | СУЛТАНХАКИМ | ||
СОЛТАНХӘЛИЛ (г.) | Солтан (к.) + Хәлил (к.). | СУЛТАНХАЛИЛЬ | ||
СОЛТАНХӨСӘЕН (г.) | Солтан (к.) + Хөсәен (к.). | СУЛТАНХУСАИН | ||
СОЛТАНША (г.-ф.) | Солтан (к.) + шаһ (к.). Чаг.: Шаһисолтан. | СУЛТАНША | ||
СОЛТАНШӘЕХ (г.) | Солтан (к.) + Шәех (к.). Чаг.: Шәйхесолтан. | СУЛТАНШЕЙХ | ||
СОЛТАНЪЯР (г.-ф.) | Солтан (к.) + яр. | СУЛТАНЪЯР | ||
СОЛТАНЪЯСӘВИ (г.-бор. төр.-т.) | Солтан (к.) + Ясәви (к.). | СУЛТАНЪЯСАВИ | ||
СОЛТАНӘХМӘТ (г.) | Солтан (к.) + Әхмәт (к.). Мактаулы, данлы солтан. Чаг.: Әхмәтсолтан. | СУЛТАНАХМЕТ | ||
СОРАГАН (бор. төр.-т.; й. ис.) | Тәңредән бала сорап ырым-йола башкарылганнан соң туган ир балага кушылган. Сораганов (Сураганов) фамилиясендә сакланган. | СУРАГАН | ||
СОРАН (бор. төр.-т.; й. ис.) | Тәңредән сорап алынган бала. Соранов (Суранов) фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. | СУРАН | ||
СОРАНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) | Соран бай. Тәңредән сорап алынган бала. | СУРАНБАЙ | ||
СОРАНЧЫК ~ СОРАЧЫК (бор. төр.; й. ис.) | Соран (к.) яки сора сүзенә -чык иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Тәңредән бала сорап ырымнар башкарганнан сон туган ир балага кушылган. Соранчыков фамилиясендә сакланган. | СУРАНЧИК ~ СУРАЧИК | ||
СОРАПКОЛ (төр.-т.; й. ис.) | Сорап биргән кол; Аллаһыдан сорап алынган кол. | СУРАПКУЛ | ||
СОРУР (г.) | Шатлык, куаныч, сөенеч. Д. в.: Срур, Сөрур. Исем компоненты. | СУРУР | ||
СОРУРЕТДИН (г.) | Дин шатлыгы, куанычы. Д. в.: Сорук. | СУРУРЕТДИН | ||
СОСЛАН (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сослан — берничә көлтәдән куелган чүмәлә. Баланың байлык, муллык иясе булуын теләп кушылган. Сусланов, Сосланов фамилияләрендә сакланган. | СУСЛАН | ||
СОСЛАНБӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) | Сослан (к.) + бәк. Сосланбеков фамилиясендә сакланган. Бу фамилия балкарларда да бар. | СУСЛАНБЕК | ||
СПАРТАК (фран.; тар.; неол.) | Безнең эрага кадәрге беренче гасырда Римда баш күтәргән гладиаторларның (колларның) легендар җитәкчесе Спартак исеме. Ит. Спартако. | СПАРТАК | ||
СУБАЙ (төр.-монг.) | 1. Сылу, төз гәүдәле; ыспай, матур, купшы. 2. Атменәр, кавалерист, атлы сугышчы. Субаев фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. | СУБАЙ | ||
СУЕР (төр.-т.; зоол.) | Суер (кош). Суеров фамилиясендә сакланган. | СУЕР | ||
СУЕРБАЙ (төр.-т.) | Суер (к.) + бай (к.). Суербаев фамилиясендә сакланган. | СУЕРБАЙ | ||
СУЛИМ (монг.-төр.-т.) | Данлыклы, атаклы. Татар-мишәрләрдә Сулимов фамилиясендә сакланган. | СУЛИМ | ||
СУЛИМША (монг.-ф.) | Сулим (к.) + шаһ (к.). Данлыклы, атаклы шаһ. Ф. в.: Сулемша. | СУЛИМША | ||
СУЛУХАН (монг.-төр.-т.) | Данлыклы, атаклы хан. Татар-мишәрләрдә һәм русларда Сулуханов фамилиясендә сакланган. | СУЛУХАН | ||
СУНАРГОЛ (төр.-т.) | Сунарчы кол; аучы. | СУНАРГУЛ | ||
СУНАРЧЫ (бор. төр.-т.) | Аучы. Кешенең кәсеп-һөнәрен белдерүче борынгы исем. Сунарчин, Сунаршин, Сунарчиев фамилияләрендә сакланган. Синонимы: Саяд. | СУНАРЧИ | ||
СУСАР (төр.-т.; зоол.) | Сусар (җәнлек исеме). | СУСАР | ||
СУФИ (г.) | Начар эшләргә бармаучы; суфи, гыйбадәтчел, тәкъва, диндар. Исем компоненты. | СУФИ | ||
СУФИЯН (г.-ф.) | Начар, гөнаһ эшләрдән сакланучы, тәкъва җан. | СУФИЯН | ||
СУФИЯР (г.-ф.) | Суфи (к.) + яр (к.). | СУФИЯР | ||
СУФИӘХМӘТ (г.) | Суфи (к.) + Әхмәт (к.). | СУФИАХМЕТ | ||
СУФЬЯН (г.) | Исү, җил исүе. | СУФЬЯН | ||
СЫГУНАК (бор. төр.-т.) | Борынгы төр.ки телдәге согун («болан») сүзенә антропонимик -ак кушымчасы ялганып ясалган исем. Татар-мишәрләрдә Сыгунаков, Сагунаков, Сыгынаков, Саганаков фамилияләрендә сакланган. | СЫГУНАК | ||
СЫЛУ (т.) | Сылу, гүзәл; зифа, матур сынлы. Исем компоненты. | СЫЛУ | ||
СЫЛУБАЙ (т.) | Сылу + бай (к.). Чаг.: Байсылу (х.-к. ис.). | СЫЛУБАЙ | ||
СЫЛУКАЙ (т.) | Сылу исеменә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы кушылып ясалган. Татар-мишәрләрдә Сылукаев (Сулукаев) фамилиясе бар. | СЫЛУКАЙ | ||
СЫЛУХАН (төр.-т.) | Сылу хан; чибәр, матур хан. Шушы исемнән Сылуханов фамилиясе ясалган. | СЫЛУХАН | ||
СЫЛУҖАН (т.-ф.) | Сылу + җан. Чаг.: Җансылу (х.-к. ис.). | СЫЛУДЖАН | ||
СЫРТЛАН (бол.-т.-кып.; зоол.) | Сыртлан (чуар арыслан). Җитезлек, матурлык символы. Д. в.: Сыртак, Сыртай. Исем компоненты. | СЫРТЛАН | ||
СЫРТЛАНБӘК (бол.-т.-кып.) | Сыртлан (к.) + бәк . Көчле, җитез бәк мәгънәсендә. | СЫРТЛАНБЕК | ||
СӘБИЛ (г.) | Юл, олы юл. | САБИЛЬ | ||
СӘБИХ (г.) | Матур, сылу, күркәм. | САБИХ | ||
СӘВАДИ (г.) | Каралык, кара төстәге. | САВАДИ | ||
СӘВИ (г.) | 1. Төз, тигез. 2. Туры, дөрес, җитлекле, камил. | САВИ | ||
СӘГАДӘТ (г.) | Бәхет; рәхәтлек, уңыш. Татарларда башлыча хатын-кыз исеме булып йөри. Исем компоненты. | САГАДАТ | ||
СӘГАДӘТБӘК (г.-төр.-т.) | Сәгадәт (к.) + бәк. Синонимнары: Котлыбәк, Уразбәк. | САГАДАТБЕК | ||
СӘГАДӘТВӘЛИ (г.) | Сәгадәт (к.) + Вәли (к.). Синонимы: Котлывәли. | САГАДАТВАЛИ | ||
СӘГАДӘТГАЛИ (г.) | Сәгадәт (к.) + Гали (к.). Синонимнары: Котлыгали, Уразгали. | САГАДАТГАЛИ | ||
СӘГАДӘТГАНИ (г.) | Сәгадәт (к.) + Гани (к.). | САГАДАТГАНИ | ||
СӘГАДӘТГӘРӘЙ (г.-төр..-т.) | Сәгадәт (к.) + Гәрәй (к.). Синонимнары: Бәхтегәрәй, Котлыгәрәй. | САГАДАТГАРАЙ | ||
СӘГАДӘТКОЛ (г.-төр..-т.) | Сәгадәт (к.) + кол. Синонимнары: Котлыкол, Уразкол. | САГАДАТКУЛ | ||
СӘГАДӘТНУР (г.) | Сәгадәт (к.) + Нур (к.). Чаг.: Нурсәгадәт. Синонимы: Бәхтинур. | САГАДАТНУР | ||
СӘГАДӘТУЛЛА (г.) | Аллаһ биргән бәхет (ир бала). | САГАДАТУЛЛА | ||
СӘГАДӘТХАН (г.-төр..-т.) | Сәгадәт (к.) + хан (к.). Синонимнары: Котлыхан, Уразхан. | САГАДАТХАН | ||
СӘГАДӘТША (г.-ф.) | Сәгадәт (к.) + шаһ (к.). Синонимы: Котлыша. | САГАДАТША | ||
СӘГАДӘТҖАН (г.-ф.) | Сәгадәт (к.) + җан. Бәхетле җан. Синонимнары: Бәхетҗан, Мөбарәкҗан, Уразҗан, Котлыҗан. | САГАДАТДЖАН | ||
СӘГЫЙ (г.) | Тырышу, эшкә бирелгәнлек. Ф. в.: Сәги. | САГИ | ||
СӘГЫЙД ~ СӘГЫЙТЬ(г.) | Бәхетле, рәхәт яшәүче; мул тормышлы. Исем компоненты. | САГИД ~ САГИТ | ||
СӘГЫЙДУЛЛА (г.) | Аллаһының бәхетле кешесе. Аллаһ биргән бәхет, бүләк. | САГИДУЛЛА | ||
СӘГЫЙРЬ ~ САГЫЙРЬ (г.) | Кече, кечкенә, бәләкәй. | САГИР | ||
СӘГЫЙТЬНУР (г.) | Сәгыйть (к.) + Нур (к.). Чаг.: Нурсәгыйть. | САГИТНУР | ||
СӘГЫЙТЬХАН (г.-төр..-т.) | Сәгыйть (к.) + хан (к.). | САГИТХАН | ||
СӘГЫЙТЬЯР (г.-ф.) | Сәгыйть (к.) + яр. Бәхетле дус, яр. | САГИТЬЯР | ||
СӘГЫЙТЬҖАН (г.-ф.) | Сәгыйть (к.) + җан. Бәхетле җан. | САГИТДЖАН | ||
СӘГЪДЕЛИСЛАМ (г.) | Исламның бәхетлесе. | САГДЕЛИСЛАМ | ||
СӘГЬДЕТДИН (г.) | Диннең бәхетлесе. Д. в.: Сәгыйтдин, Сәгытдин, Сәтдин. | САГДЕТДИН | ||
СӘГЪДИ (г.) | Бәхетле, бәхет иясе; бәхет китерүче. | САГДИ | ||
СӘГЪДУЛЛА (г.) | Аллаһының бәхетлесе; Аллаһ биргән бәхет, бүләк. | САГДУЛЛА | ||
СӘДГӘРӘЙ (ф.-төр..-т.) | Йөз + Гәрәй (к.). Йөз яшьлек (йөзгә җитсен дип теләү) Гәрәй. | САДГАРАЙ | ||
СӘЕТ ~ СӘЕД (г.; дини) | Башлык; патша, хөкемдар; хуҗа; аксөяк, әфәнде. Мөхәммәтнең кызы Фатыйма балаларыннан килгән аксөяк нәселгә бирелгән титул. Руслардагы Севидов фамилиясе шушы исемнән ясалган. Исем компоненты. | САИТ ~ САИД | ||
СӘЕТБАЙ (г.-төр..-т.) | Сәет (к.) + бай (к.). Чаг.: Байсәет. | САИТБАЙ | ||
СӘЕТБАТТАЛ (г.; фольк.) | Сәет (к.) + Баттал (к.). | САИТБАТТАЛ | ||
СӘЕТБОРҺАН (г.) | Сәет (к.) + Борһан (к.). Чаг.: Борһансәет. | САИТБУРГАН | ||
СӘЕТБӘК (г.-төр..-т.) | Сәет (к.) + бәк. | САИТБЕК | ||
СӘЕТВӘЛИ (г.) | Сәет (к.) + Вәли (к.). | САИТВАЛИ | ||
СӘЕТГАЗИ (г.) | Сәет (к.) + Гази (к.). | САИТГАЗИ | ||
СӘЕТГАЛИ (г.) | Сәет (к.) + Гали (к.). | САИТГАЛИ | ||
СӘЕТГАРИФ (г.) | Сәет (к.) + Гариф (к.). | САИТГАРИФ | ||
СӘЕТГАТА (г.) | Сәет (к.) + Гата (к.). | САИТГАТА | ||
СӘЕТГАФФАР (г.) | Сәет (к.) + Гаффар (к.). | САИТГАФФАР | ||
СӘЕТГАФУР (г.) | Сәет (к.) + Гафур (к.). | САИТГАФУР | ||
СӘЕТГӘРӘЙ (г.-төр..-т.) | Сәет (к.) + Гәрәй (к.). Д. в.: Сәтгәрәй, Сәт, Сәтүк, Сәтүш. | САИТГАРАЙ | ||
СӘЕТДИН (г.) | к. Сәйдетдин. | САИТДИН | ||
СӘЕТЗАДӘ (г.-ф.) | Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән килгән бала. | САИТЗАДА | ||
СӘЕТКАМАЛ (г.) | Сәет (к.) + Камал (к.). | САИТКАМАЛ | ||
СӘЕТКОЛ (г.-төр.-т.) | Сәет (к.) + кол. Чаг.: Колсәет. | САИТКУЛ | ||
СӘЕТКӘРИМ (г.) | Сәет (к.) + Кәрим (к.). | САИТКАРИМ | ||
СӘЕТМОРАТ (г.) | Сәет (к.) + Морат (к.). | САИТМУРАТ | ||
СӘЕТМОРЗА (г.-ф.) | Сәет (к.) + Морза (к.). | САИТМУРЗА | ||
СӘЕТМУЛЛА (г.) | Сәет (к.) + Мулла (к.). | САИТМУЛЛА | ||
СӘЕТМӘГЪРУФ (г.) | Сәет (к.) + Мәгъруф (к.). | САИТМАГРУФ | ||
СӘЕТМӘХМҮТ (г.) | Сәет (к.) + Мәхмүт (к.). | САИТМАХМУТ | ||
СӘЕТМӨХӘММӘТ (г.) | Сәет (к.) + Мөхәммәт (к.). Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән булган кеше. Чаг.: Мөхәммәтсәет. | САИТМУХАММЕТ | ||
СӘЕТНАЗАР (г.) | Сәет (к.) + Назар (к.). | САИТНАЗАР | ||
СӘЕТНУР (г.) | Сәет (к.) + Нур (к.). Чаг.: Нурсәет. | САИТНУР | ||
СӘЕТНӘБИ (г.) | Сәет (к.) + Нәби (к.). | САИТНАБИ | ||
СӘЕТНӘГЫЙМ (г.) | Сәет (к.) + Нәгыйм (к.). | САИТНАГИМ | ||
СӘЕТРАХМАН (г.) | Сәет (к.) + Рахман (к.). | САИТРАХМАН | ||
СӘЕТРӘХИМ (г.) | Сәет (к.) + Рәхим (к.). | САИТРАХИМ | ||
СӘЕТРӘСҮЛ (г.) | Сәет (к.) + Рәсүл (к.). | САИТРАСУЛ | ||
СӘЕТТИМЕР (г.-төр..-т.) | Сәет (к.) +Тимер (к.). Чаг.: Тимерсәет. | САИТТИМЕР | ||
СӘЕТТУГАН (г.-т.) | Сәет (к.) + туган. | САИТТУГАН | ||
СӘЕТХАН (г.-төр.-т.) | Сәет (к.) +хан. Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән килгән хан. Чаг.: Хансәет. | САИТХАН | ||
СӘЕТХАҖИ (г.) | Сәет (к.) + Хаҗи (к.). Чаг.: Хаҗисәет. | САИТХАЗИ | ||
СӘЕТХУҖА (г.-ф.) | Сәет (к.) +Хуҗа (к.). Чаг.: Хуҗасәет. | САИТХУЗЯ | ||
СӘЕТХӘБИБ (г.) | Сәет (к.) +Хәбиб (к.). | САИТХАБИБ | ||
СӘЕТЧУРА (г.-төр..-т.) | Сәет (к.) + Чура (к.). | САИТЧУРА | ||
СӘЕТША (г.-ф.) | 1. Сәет (к.) + шаһ (к.). 2. Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән килгән шаһ. Чаг.: Шаһсәет. | САИТША | ||
СӘЕТШӘРИФ (г.) | Сәет (к.) + Шәриф (к.). | САИТШАРИФ | ||
СӘЕТЬЯР (г.-ф.) | Сәет (к.) + яр (к.). | САИТЬЯР | ||
СӘЕТЬЯХЪЯ (г.) | Сәет (к.) +Яхъя (к.). | САИТЬЯХЪЯ | ||
СӘЕТӘМИР (г.) | Сәет (к.) + Әмир (к.). | САИТАМИР | ||
СӘЕТӘХМӘТ (г.) | Сәет (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәтсәет. Д. в.: Сәйтәк. | САИТАХМЕТ | ||
СӘЕТҖАН (г.-ф.) | Сәет (к.) + җан. Чаг.: Җансәет. | САИТДЖАН | ||
СӘЕТҖӘГЪФӘР (г.) | Сәет (к.) + Җәгъфәр (к.). | САИТДЖАГФАР | ||
СӘЙДЕЛИСЛАМ (г.) | Ислам башлыгы. | САЙДЕЛИСЛАМ | ||
СӘЙДЕТДИН (г.) | Дин башлыгы. Төрдәше: Сәетдин. Д. в.: Сәтдин, Сәттин. | САЙДЕТДИН | ||
СӘЙДУЛЛА (г.) | Аллаһының затлы кешесе, аксөяк кешесе. | САЙДУЛЛА | ||
СӘЙДӘР (г.) | Затлы; асыл, аксөяк. | САЙДАР | ||
СӘЙДӘШ (г.-т.: тар.) | 1. Сәет (к.) титулына татар телендәге антропонимик -әш атау-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган исем. 2. Салих Сәйдәшев фамилиясенең кыскартылган варианты. | САЙДАШ | ||
СӘЙЛӘН (ф.) | Төрле төстәге вак пыяла энҗе. | САЙЛАН | ||
СӘЙРАН (г.) | Күчеш, йөреш; экскурсия; хозур кылу, күңел ачу. Төрдәше: Сайран. | САЙРАН | ||
СӘЙФ (г.) | Кылыч. Чаг.: Саяф. Исем компоненты. Синонимнары: Хисам, Шәмсир, Кылыч. | САЙФ | ||
СӘЙФЕГАЗИ (г.) | Изге юлда сугышучының кылычы. | САЙФЕГАЗИ | ||
СӘЙФЕГАЛИ (г.) | Гали кылычы. | САЙФЕГАЛИ | ||
СӘЙФЕГАЛИМ (г.) | 1. Галимлек кылычы. 2. күч. Үткен фикерле галим. | САЙФЕГАЛИМ | ||
СӘЙФЕГАНИ (г.) | Бай кылыч; үткен кылыч. | САЙФЕГАНИ | ||
СӘЙФЕЛГАБИТ (г.) | Кол кылычы. | САЙФЕЛГАБИТ | ||
СӘЙФЕЛИСЛАМ (г.) | Ислам кылычы. | САЙФЕЛИСЛАМ | ||
СӘЙФЕЛМӨЛЕК (г.) | Патшалар кылычы. | САЙФЕЛМУЛЮК | ||
СӘЙФЕТДИН (г.) | Дин кылычы; күч. динне кылыч көче белән таратучы. Чаг.: Саяфетдин, Хисаметдин. Д. в.: Сәйфүк, Сәйфүш, Сәйфи. | САЙФЕТДИН | ||
СӘЙФИ (г.) | Кылычлы; кылычлы кеше. Синонимы: Саяф. | САЙФИ | ||
СӘЙФИСАТТАР (г.) | Гафу итүче (Аллаһ) кылычы. | САЙФИСАТТАР | ||
СӘЙФИСОЛТАН (г.) | Солтан (патша) кылычы. | САЙФИСУЛТАН | ||
СӘЙФИХАН (г.-төр..-т.) | Хан кылычы. | САЙФИХАН | ||
СӘЙФИЯЗДАН (г.-ф.) | Аллаһының кылычы. | САЙФИЯЗДАН | ||
СӘЙФИЯР (г.-ф.) | Кылычлы яр (к.). | САЙФИЯР | ||
СӘЙФУЛЛА (г.) | Аллаһының кылычы. | САЙФУЛЛА | ||
СӘКИН (г.) | Тыныч, тын; тыныч күңелле. | САКИН | ||
СӘЛАМ (г.) | 1. Исәнлек, саулык, иминлек. 2.Сәлам бирү яки алу. 3. Коткаручы, араландыручы (Аллаһының эпитеты). Ф. в.: Сәләм. | САЛЯМ | ||
СӘЛАМУЛЛА (г.) | Коткаручы Аллаһ. | САЛЯМУЛЛА | ||
СӘЛАМӘТ (г.) | Исән-сау, таза. | САЛАМАТ | ||
СӘЛАМӘТУЛЛА (г.) | Сәламәтлекне Аллаһ бирә. | САЛАМАТУЛЛА | ||
СӘЛАХ (г.) | 1. Игелек, яхшылык. 2. Яраклы, кирәкле булу. 3. Диндарлык, тәкъва. Д. в.: Сәләх. Исем компоненты. | САЛАХ | ||
СӘЛАХЕТДИН (г.) | 1. Дин игелеге, яхшылыгы. 2. Дин солтаны. Д. в.: Сәләхетдин. | САЛАХЕТДИН | ||
СӘЛАХИ (г.) | Игелекле, яхшылыклы; диндар, тәкъва. | САЛАХИ | ||
СӘЛИМ (г.) | Сәламәт, исән-сау; саф күңелле.. Д. в.: Сәли, Сәлә, Сәләй. Исем компоненты. | САЛИМ | ||
СӘЛИМБАЙ (г.-төр..-т.) | Сәлим (к.) + бай (к.). Сәламәт бай. Чаг.: Байсәлим. | САЛИМБАЙ | ||
СӘЛИМБӘК (г.-төр..-т.) | Сәлим (к.) + бәк. Сәламәт бәк. | САЛИМБЕК | ||
СӘЛИМГУҖА ~ СӘЛИМХУҖА (г.-ф.) | Сәлим (к.) + Хуҗа (к.). Сәламәт хуҗа. | САЛИМГУЗЯ ~ САЛИМХУЗЯ | ||
СӘЛИМГӘРӘЙ (г.-төр..-т.) | Сәлим (к.) + Гәрәй (к.). | САЛИМГАРАЙ | ||
СӘЛИМЕТДИН (г.) | Дин сәламәтлеге, иминлеге. | САЛИМЕТДИН | ||
СӘЛИМЗАДӘ (г.-ф.) | Сәлим (к.) +3адә (к.). Исән-сау угыл. | САЛИМЗАДА | ||
СӘЛИМЗӘВӘР (г.) | Сәлим (к.) + Зәвәр (к.). | САЛИМЗАВАР | ||
СӘЛИМКҮРДЕ (г.-төр..-т.) | Сәламәт күрде, ягъни туды. | САЛИМКУРДЕ | ||
СӘЛИМУЛЛА (г.) | Аллаһ сәламәтлек, иминлек китерүче. Д. в.: Сәли, Сәлми, Сәлук, Сәлмүш, Сәлмүк, Сәләй, Сәлим. | САЛИМУЛЛА | ||
СӘЛИМХАН (г.-төр..-т.) | Сәлим (к.) + хан (к.). | САЛИМХАН | ||
СӘЛИМША (г.-ф.) | Сәлим (к.) + шаһ (к.). | САЛИМША | ||
СӘЛИМЬЯР (г.-ф.) | Сәлим (к.) + яр (к.). | САЛИМЬЯР | ||
СӘЛИМҖАН (г.-ф.) | Сәлим (к.) + җан. Сәламәт җан. | САЛИМДЖАН | ||
СӘЛМАН (г.) | Сәламәтләрдән; кайгы-хәсрәтсез. | САЛМАН | ||
СӘМИ (г.) | Югары дәрәҗәле; кыйммәтле. | САМИ | ||
СӘМИГЪ (г.) | Тыңлаучы; ишетүче (Аллаһының эпитеты). Исем компоненты. | САМИГ | ||
СӘМИГЫТДИН (г.) | Дин сүзен тыңлаучы, ишетүче. | САМИГЫТДИН | ||
СӘМИГУЛЛА (г.) | Аллаһ сүзен тыңлаучы, ишетүче. Д. в.: Сәмикъ, Сәмигыл. | САМИГУЛЛА | ||
СӘМИН (г.) | Кыйммәтле, бәяле. | САМИН | ||
СӘМИР (г.) | к. Самир. | САМИР | ||
СӘМИТ (г.) | 1. Ныклы, нык торучан. 2. Горур. | САМИТ | ||
СӘМИХ (г.) | Юмарт. Д. в.: Сәми, Сәмиш, Сәмүк. | САМИХ | ||
СӘМҮР (г.; зоол.) | Кеш. Самуров фамилиясендә сакланган. Синонимы: Кеш. | САМУР | ||
СӘМӘР (г.: бот.) | Җимеш; нәтиҗә, файдалы. Исем компоненты. | САМАР | ||
СӘМӘРЕТДИН (г.) | Дингә файда китерүче. | САМАРЕТДИН | ||
СӘМӘРИ (г.) | Җимешле; җимеш әйбере; файдалы. | САМАРИ | ||
СӘМӘРХАН (г.-төр..-т.) | Сәмәр (к.) + хан (к.). Сәмәрханов (Самарханов) фамилиясендә сакланган. | САМАРХАН | ||
СӘНӘГАТЬ (г.) | һөнәр иясе, һөнәрле; сәнәгать. | САНАГАТ | ||
СӘНҖАП (ф.; зоол.) | Тиен (җәнлек). Татар-мишәрләрдә Санҗапов, Казан татарларында Синҗәпов фамилияләрендә сакланган. | САНДЖАП | ||
СӘНҖАК (г.) | Байрак, әләм. Сәнҗаков, Санджаков, Санзаков фамилияләрендә сакланган. | САНДЖАК | ||
СӘНҖАР (ф.; й. ис.) | Үткен; аркылы үтеп чыга торган; сөңге. төр.дәше: Санҗар. | САНДЖАР | ||
СӘРБАЗ (ф.) | 1. Гаскәри, солдат. 2. Батыр, куркусыз, кыю. Сарвазов фамилиясендә сакланган. | САРБАЗ | ||
СӘРВӘР (ф.) | 1. Халык башлыгы, җитәкче. 2. Хуҗа, ия булучы. Д. в.: Сәрвәй, Сәрвәри. Исем компоненты. | САРВАР | ||
СӘРВӘРЕТДИН (ф.-г.) | Дин башлыгы, җитәкчесе. | САРВАРЕТДИН | ||
СӘРВӘТ (г.) | Байлык; хәзинә; муллык. | САРВАТ | ||
СӘРДАР (ф.) | Гаскәр башлыгы, башкомандующий; башта торучы. | САРДАР | ||
СӘРИГАСКӘР (ф.-г.) | Командир, гаскәр башлыгы, хәрби җитәкче. Казан һәм Уфа татарларында Сәригаскәров (Саригаскаров) фамилиясендә сакланган. | САРИГАСКАР | ||
СӘРМӘН (ф.) | Башлык, дәрәҗәле кеше. | САРМАН | ||
СӘРМӘТ (г.) | Мәңге дәвамлы, мәңгелек; үлмәс; иксез-чиксез, бетмәс. Синонимнары: Мәңгү, Самат. Д. в.: Сирмәт. Шуннан Сирматов фамилиясе ясалган. Исем компоненты. | САРМАТ | ||
СӘРМӘТБӘК (г.) | Сәрмәт (к.)+ бәк. | САРМАТБЕК | ||
СӘРМӘТХАН (г.-төр..-т.) | Сәрмәт (к.) + хан. | САРМАТХАН | ||
СӘРҖАН (ф.) | Күңел башлыгы, күнел патшасы. | САРДЖАН | ||
СӘФИР (г.) | Илче, тулы хокуклы вәкил. Ф. в.: Сафир. | САФИР | ||
СӘФИТ (ф.) | Ак төстәге; якты, ачык йөзле. | САФИТ | ||
СӘФӘР (г.; й. ис.) | !. Юл йөрү; сәфәр. 2. һиҗри елның икенче ае исеме. Сәфәр аенда туган балаларга кушылган исем. Исем компоненты. | САФАР | ||
СӘФӘРБАЙ (г.-төр.-т.) | Сәфәр (к.) + бай (к.). | САФАРБАЙ | ||
СӘФӘРБӘК (г.-төр..-т.) | Сәфәр (к.) +бәк. | САФАРБЕК | ||
СӘФӘРВӘЛИ (г.) | Сәфәр (к.) + Вәли (к.). | САФАРВАЛИ | ||
СӘФӘРГАЛИ (г.) | Сәфәр (к.) +Гали (к.). | САФАРГАЛИ | ||
СӘФӘРГОЛ (г.-төр.-т.) | Сәфәр (к.) + гол (кол). | САФАРГУЛ | ||
СӘФӘРХУҖА (г.-ф.) | Сәфәр (к.) + Хуҗа (к.). | САФАРХУЗЯ | ||
СӘФӘРГӘРӘЙ (г.-төр.-т.) | Сәфәр (к.) + Гәрәй (к.). | САФАРГАРАЙ | ||
СӘФӘРҖАН (г.-ф.) | Сәфәр (к.) + җан. | САФАРДЖАН | ||
СӘХАУ (г.) | Юмарт, киң күңелле. | САХАУ | ||
СӘХАУЕТДИН (г.) | Дин юмартлыгы. | САХАУЕТДИН | ||
СӘХБИ (г.) | Иптәш; иптәшлеккә кулай, ,дус. төр.дәше: Сәхәби. Исем компоненты. | САХБИ | ||
СӘХИ (г.) | Юмарт, киң күңелле. Исем компоненты. | САХИ | ||
СӘХИБЕТДИН (г.) | Диннең дусты, юлдашы. | САХИБЕТДИН | ||
СӘХИБУЛЛА (г.) | Аллаһ дусты. Д. в.: Сәхәй, Сәкәй. | САХИБУЛЛА | ||
СӘХИБХАН (г.) | Сәхиб (к.) + хан (к.). Ф. в.: Сәхипхан. | САХИБХАН | ||
СӘХИБҖАН (г.-ф.) | Сәхиб (к.) + җан. Җан дусты. Ф. в.: Сәхипҗан. | САХИБДЖАН | ||
СӘХИН (г.) | Кызган, эссе, кызу. | САХИН | ||
СӘХИП ~ СӘХИБ (г.) | 1. Дус, юлдаш; иптәш, сердәш. 2. Хуҗа, әфәнде, ия. Исем компоненты. | САХИП ~ САХИБ | ||
СӘХИПГӘРӘЙ (г.-төр..-т.) | Сәхип (к.) + Гәрәй (к.). | САХИПГАРАЙ | ||
СӘХИПЗАДӘ (г.-ф.) | Сәхип (к.) + Задә (к.). | САХИПЗАДА | ||
СӘХИУЛЛА (г.) | Аллаһ юмартлыгы. | САХИУЛЛА | ||
СӘХИХ (г.) | 1. Сәламәт, исән. 2. Чын, дөрес, туры. | САХИХ | ||
СӘХӘБЕТДИН (г.) | Дин әһелләре, дин юлдашлары. Д. в.: Сәхәби, Сәхәп, Сәхәү. | САХАБЕТДИН | ||
СӘХӘП (г.) | Юлдашлар, иптәшләр (күп.). Исем компоненты. | САХАП | ||
СӘХӘПКОЛ (г.-т.) | Сәхәп (к.) + кол. | САХАПКУЛ | ||
СӘХӘР (г.) | Тан ату; сәхәр вакыты. Исем компоненты. | САХАР | ||
СӘЯР (г.; астр.) | Йөрүче, гизүче, хәрәкәт итүче; әйләнеп йөрүче, планета. төр.дәше: Сәйяр. | САЯР | ||
СӘЯРГАЛИ (г.) . | Сәяр (к.) + Гали (к.). | САЯРГАЛИ | ||
СӘЯФ (г.) | к. Саяф. | САЯФ | ||
СӘЯХ (г.) | Илгизәр, сәяхәтче, турист. Синонимы: Илгизәр. | САЯХ | ||
СӘЯХЕТДИН (г.). | Дин юлында йөрүче. | САЯХЕТДИН | ||
СӘҮБӘН (г.) | Карап, тәрбияләп торучы. Ф. в.: Сәүбан. | САУБАН | ||
СӘҮРИҖАН (г.-ф.) | Революцион рухлы. | САУРИДЖАН | ||
СӘҺМАН (ф.) | Өлешле, бәхетле кеше. | САХМАН | ||
СӨББУХ (г.) | 1. Олылау, данлау, мактау. 2. Таңнар (күп.), күч. Иртәчел кеше. Д. в.: Соббух. Исем компоненты. | СУББУХ | ||
СӘББУХЕТДИН (г.) | Динне олылаучы, данлаучы. | СУББУХЕТДИН | ||
СӨБХАН (г.) | Дан, мактау (Аллаһ эпитеты). Исем компоненты. | СУБХАН | ||
СӨБХАНБИРДЕ (г.-төр..-т.) | Данлы, мактаулы (Аллаһ) бирде. Аллаһ бүләге. | СУБХАНБИРДЕ | ||
СӨБХАНКОЛ (г.-төр.-т.) | Данлы, мактаулының (Аллаһының) колы. | СУБХАНКУЛ | ||
СӨБХАНУЛЛА (г.) | Аллаһыга дан, мактау. Д. в.: Сөбхулла. | СУБХАНУЛЛА | ||
СӨЕК (төр.-т.) | Сөек, сөекле (бала). Исем компоненты. | СУЮК | ||
СӨЕКБАЙ (төр..-т.) | Сөекле бай. Сөекле ир бала мәгънәсендә. Чаг.: Байсөек. | СУЮКБАЙ | ||
СӨЕКҖАН (төр.-т.-ф.) | Сөекле җан (бала). | СУЮк.)ЖАН | ||
СӨЕЛИМ (төр.-т.) | Сөелим; сөелә торганым. Д. в.: Сүлим. | СУЮЛИМ | ||
СӨЕЛИШ (төр.-т.) | Сөелеш, сөелә торган иш (бала). Д. в.: Сүлиш. | СУЮЛИШ | ||
СӨЕМ (төр..-т.) | Сөекле. Исем компоненты. | СУЮМ | ||
СӨЕМБАЙ (төр..-т.) | Сөем бай, сөекле бай (бала). Сөембаев (Симбаев, Суюмбаев) фамилиясендә сакланган. | СУЮМБАЙ | ||
СӨЕМБИК ~ СӨЕМБӘК (төр..-бол.-т.) | Сөемле (сөекле) бәк. | СУЮМБИК ~ СУЮМБЕК | ||
СӨЕММӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) | Сөемле (сөекле) + Мөхәммәт. Д. в.: Сөембәт, Сөмбәт. | СУЮММУХАММЕТ | ||
СӨЕН (төр.-т.) | Сөенеч, шатлык. Исем компоненты. | СУЮН | ||
СӨЕНГОЛ (төр..-т.) | Сөенеч китерүче кол (ир бала). | СУЮНГУЛ | ||
СӨЕНДЕК (төр..-т.) | Бергәләп нык шатлану, куану, сөенү. | СУЮНДУК | ||
СӨЕНЕЧ (төр.-т.) | Шатлык, шатлыклы хәбәр, сөенеч. Исем компоненты. | СУЮНУЧ | ||
СӨЕНЕЧГАЛИ (төр..-т.-г.) | Сөенеч + Гали (к.). Д. в.: Сүнчәләй, Сүнчәли. | СУЮНУЧГАЛИ | ||
СӨЕНЕЧКӘЙ (төр..-т.) | Сөенечкәй. Сөенеч сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Д. в.: Сөенечкә. | СУЮНУЧКАЙ | ||
СӨЕНЕЧЛЕБАЙ (төр..-т.) | Сөенечле бай (к.). Себер татарларында Сөенечлебаев фамилиясендә сакланган. | СУЮНУЧЛЕБАЙ | ||
СӨЕНЕЧТИМЕР (төр..-т.; й. ис.) | Сөенеч (к.)+ Тимер (к.). Ир баланың тууына сөенеч белдереп һәм аның тимер кебек нык, чыдам булуын теләп кушылган. | СУЮНУЧТИМЕР | ||
СӨЕНЧӘК (төр..-т.) | Сөенчек; сөендерә торган кечкенә бала. | СУЮНЧАК | ||
СӨЕПБАЙ (төр..-т.) | Сөеп килгән бай (ир бала). | СУЮПБАЙ | ||
СӨЕЧ (төр..-т.) | Сөеч, сөекле. Сөечев, Суючев фамилияләрендә сакланган. | СУЮЧ | ||
СӨЕШ (төр.-т.) | Сөелә торган бала, сөеш. | СУЮШ | ||
СӨЙДЕРМӘК (төр..-т.) | Сөйдермәк, сөйдерә торган. | СУЙДЕРМАК | ||
СӨЛЕКБАЙ (төр.-т.) | Сөлек кебек (сылу) + бай (к.). | СУЛКЖБАЙ | ||
СӨЛӘЙМАН (бор. яһ.-г.) | Исән-имин, тыныч яшәүче. Русларда һәм яһүдләрдә — Соломон, инглизләрдә — Салмон, немецларда— Зальман, французларда — Сальмон, итальяннарда — Саломоне, болгарларда—Саломон. Д. в.: Сөләй, Сөди, Сүләй, Сүлиш, Сүлеш, Сүлиман, Сулим, Сүлим. | СУЛЕЙМАН | ||
СӨНГАЛИ (бор. төр..-г.) | Сөн (акыллы) + Гали (к.). Сунгалиев фамилиясендә сакланган. | СУНГАЛИ | ||
СӨНГАТЬ ~ СӨНӘГАТЬ (г.) | Осталык, һөнәрлелек; һөнәр, эш, сәнәгать. Д. в.: Сенәгать. | СУНГАТ ~ СУНАГАТ | ||
СӨНГАТУЛЛА ~ СӨНӘГАТУЛЛА (г.) | Аллаһ һөнәре, осталыгы. Д. в.: Синәй, Сөнәй, Сүнәй. | СУНГАТУЛЛА ~ СУНАГАТУЛЛА | ||
СӨНЕКӘЙ (бор. төр..) | Җанкай, акылкай. Борынгы татар телендәге сөн — сәнә—«акыл» сүзенә (хәзер бу сүз кулланылышта йөрми, бары тик сөнем китте, сөнем качты һ. б. кебек идиоматик берәмлекләрдә генә сакланган) -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Бу исем болгар-татар шәҗәрәләрендә очрый. | СУНИКАЙ | ||
СӨННИ (г.) | Йола, практика. Сөннәт мәзһәбендәге кеше. Татар-мишәрләрдә Сунниев фамилиясендә сакланган. | СУННИ | ||
СӨТИШ (төр.-т.) | Сөт ише, имчәктәш ир туган. Татар-мишәрләрдә Сутюшев, Сутушев фамилияләрендә сакланган. | СЮТИШ | ||
СӨХБӘТ (г.) | 1. Аралашу, элемтә, дуслык. 2. Дуслар, әңгәмәдәшләр (күп.). Исем компоненты. | СУХБАТ | ||
СӨХБӘТУЛЛА (г.) | Аллаһ белән аралашучы; Аллаһ дуслары, әңгәмәдәшләре. | СУХБАТУЛЛА | ||
СӨЮКӘЙ (төр..-т.) | Сөю сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Сөюкәев, Сөкаев, Секаев фамилияләрендә сакланган. | СУЮКАЙ | ||
СӨЮЛЕ (төр.-т.) | Сөюле, сөекле (бала). Сөюлиев (Сюлиев) фамилиясендә сакланган. | СИЮЛЕ | ||
СӨЯР (төр.-т.) | Сөяр, яратыр (бала). Исем компоненты. | СИЯР | ||
СӨЯРБАЙ (төр..-т.) | Сөяр бай. Сөекле бай (бала). Чаг.: Байсөяр. Бу исем мариларга да кергән. | СИЯРБАЙ | ||
СӨЯРБӘК (төр..-т.) | Сөяр + бәк. | СИЯРБЕК | ||
СӨЯРГАЛИ (т.-г.) | Сөяр + Гали (к.). Сөекле Гали. | СИЯРГАЛИ | ||
СӨЯРГОЛ ~ СӨЯРКОЛ (төр..-т.) | Сөяр + кол (иптәш, юлдаш). | СИЯРГУЛ ~ СИЯРКУЛ | ||
СӨЯРМӨХӘММӘТ (т.-г.) | Сөяр + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Сөярмәт, Сөярембәт. | СИЯРМУХАММЕТ | ||
СӨЯРХУҖА (т.-ф.) | Сөяр + Хуҗа (к.). | СИЯРХУЗЯ | ||
СӨҺӘЙЛ (г.; астр.) | Канопус йолдызы. | СУХАИЛЬ | ||
СҮНМӘС (т.) | Озак яшәр; сүнмәс, үлмәс. | СУНМАС | ||
СҮНЧӘЛИ (г.) | к. Сөенечгали. Танылган татар шагыйре Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев. 1889— 1941) фамилиясендә һәм Татарстанның Зеленодол районы Сүнчәли (рәсми булмаган исеме Юынчы, бу исем юнуны — «балтачы» сүзеннән ясалган) авылы атамасында сакланган. | СУНЧАЛИ |
15:17