Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — Т

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
Т
ТАБАН (ф.) Нур чәчә торган, нур сибүче. ТАБАН
ТАБИБ (г.) Дәвалаучы, врач, доктор, табиб. Д. в.: Тәбәй, Тәби, Таби. ТАБИБ
ТАБЫЛДЫК (бор. төр.-г.; й. ис. ) Табылдык (бала). Табылган ир балага кушылган исем. ТАБЫЛДЫК
ТАВИЛ (г.) Озын, озын буйлы. ТАВИЛЬ
ТАВИС (г.; зоол.) Тавис кошы, павлин. ТАВИС
ТАГАНГАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Таган (өчаяк) сүзенә -ай чакыру-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган исем. Баланың әти-әнисе өчен ныклы терәк, таяныч булуын һәм исән-имин яшәвен теләп кушылган. Казан татарларында Тәгәнәев, Тәкәнәев, татар-мишәрләрдә Таганаев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Тәкәнәй. ТАГАНГАЙ
ТАЗАРҖАН (т.-ф.; й. ис.) Тазарыр, сәламәтләнер җан (бала). Чирле булып туган балага кушылган. Чаг.: Төкәнәй. ТАЗАРДЖАН
ТАИП (г.) 1. Күркәм, яхшы, хуш, әйбәт; игелекле. 2. Тәүбә итүче. ТАИП
ТАИР (г.) 1. Очучы. 2. Кошлар. ТАИР
ТАИФ (г.) 1. Җәмгыять; кабилә, халык; группадаш. 2. Бер диндәгеләр. ТАИФ
ТАИФЗАДӘ (г.-ф.) Таиф (к.) + 3адә (к.). Халык баласы. ТАИФЗАДА
Тай (төр.-т.) Колын, тай. Монгол телендә -тай— ирлек җенесе кушымчасы. Исем компоненты. Тай
ТАЙБАРС (бор. төр.-т.) Тай (к.) + Барс (к.). Татар-мишәр-ләрдә Тайбарсов (Тайбарцев) фамилиясендә сакланган. ТАЙБАРС
ТАЙБУГА (бор. төр.-т.) Тай (к.) + буга (үгез). Себер ханнарының Тайбуга династиясе бар. ТАЙБУГА
ТАЙБӘК (бор. төр.-т.) Тай (к.) + бәк. Себер татарларында һәм татар-мишәрләрдә Тайбеков фамилиясендә сакланган. ТАЙБЕК
ТАЙМАС (бор. төр.-т.) 1. Гомер юлыннан таймас, үлмәс (бала). 2. Ата-ана сүзеннән тайпылмас (бала). Д. в.: Даймас, Димәс, Зимас. ТАЙМАС
ТАЙМАСБАЙ (бор. төр.-т.) Таймас (к.) + бай (к.). ТАЙМАСБАЙ
ТАЙМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Тай (к.) + Морза (к.). ТАЙМУРЗА
ТАЙМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Тай (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Таймәмәт. ТАЙМУХАММЕТ
ТАЙХАН (бор. төр.-т.) Тай (к.) + хан (к.). ТАЙХАН
ТАЙХУҖА ~ ТАЙГУҖА (төр.-т.-ф.) Тай (к.) + Хужа (к.). ТАЙХУЗЯ ~ ТАЙГУЗЯ
ТАЙЧУРА (төр.-т.) Тай (к)+ Чура (к.). Д. в.: Тайчура. ТАЙЧУРА
Так (төр.-т.) Так, ялгыз, җөп түгел. Исем компоненты. Так
ТАКАЙ ~ ТАГАЙ (бор. төр.) Ир туган, абый. Такаев фамилиясендә сакланган. ТАКАЙ ~ ТАГАЙ
ТАКМОРЗА (бор. төр.-т.-г.-ф.) Так (к.) + морза (әмир баласы). ТАКМУРЗА
ТАКТАЙ (бор. тор.) Так (к.) + тай, ягъни бердәнбер тай (ир бала). Тактаев фамилиясендә сакланган. ТАКТАЙ
ТАКТАШ (бор. төр.-т.) 1. Гранит, кыя ташы. 2. Так таш, ягъни ялгыз таш. Чаг.: Сафуан. ТАКТАШ
ТАКЧУРА (бор. төр.-т.) Так (к.) + Чура (к.). Бердәнбер ир бала. ТАКЧУРА
ТАЛАН (монг.; й. ис.) Монгол телендәге далан — «җитмеш» сүзеннән ясалган исем. Баланың җитмеш яшькәчә яшәвен теләп яисә әтисе җитмеш яшендә вакытта тууын билгеләп кушылган. Татар-мишәрләрдә Таланов фамилиясендә сакланган. ТАЛАН
ТАЛИБ (г.) 1. Эзләүче; таләп итүче, теләүче. 2. Укучы, шәкерт, студент. Ф. в.: Талип. Исем компоненты. ТАЛИБ
ТАЛИБЕТДИН (г.) Дин талибе, теләге. ТАЛИБЕТДИН
ТАЛИБУЛЛА (г.) Аллаһ теләге. Д. в.: Талуч, Тәлүч. ТАЛИБУЛЛА
ТАЛИБРАХМАН (г.) Аллаһ теләге. ТАЛИБРАХМАН
ТАЛМАС ~ ТАЛМАЗ (төр.-т.) Талмас, армас, ялыкмас (бала). ТАЛМАС ~ ТАЛМАЗ
ТАНАЙ ~ ТАҢАЙ (төр.-т.) Таңгы ай. Таңгы айга тиң бала. Карачай-балкарларда Танай исеме әле дә кулланылышта йөри. Танаев фамилиясендә һәм Татарстанның Зеленодол районы Танай авылы атамасында сакланган. ТАНАЙ
ТАНСЫК (г.; й. ис.) Теләп, көтеп алынган бала; тансык. Исем компоненты. ТАНСЫК
ТАНСЫКБАЙ (т.;й. ис.) Тансык бай (бала). ТАНСЫКБАЙ
ТАНСЫКХУҖА (г.-ф.) Тансык + Хуҗа (к.). ТАНСЫКХУЗЯ
ТАНЫШ (төр.-т.) Белеш, таныш, үз кеше. Танышев, Танишев фамилияләрендә сакланган. ТАНИШ
ТАПАЙ (бор. төр.-бол.-т.) Борынгы төрки телдәге тапаг — «хезмәт итү» сүзеннән ясалган исем. Тапай —хезмәт ит, хезмәтче бул. Болгар-татарларда, чувашларда (Магницкий) кулланылышта булган. Карачай-балкарларда әле дә кулланылышта йөри. Казан татарларында һәм керәшеннәрдә Тапай нәсел-ыру кушаматында һәм Тапаев фамилиясендә сакланган. ТАПАЙ
ТАРИЗ (г.) Рәвеш, халәт. Д. в.: Тараз, Тарыз. Урал татарларында Таразов, Казан татарларында Таризов фамилияләрендә сакланган. ТАРИЗ
ТАРХАН (монг.-бор. төр.-т.) 1. Феодаль җәмгыятьтә ханнар тарафыннан аерым хезмәтләре өчен ясак түләүдән азат ителгән һәм башка өстенлекләр бирелгән кешенең титулы. 2. Монголча дархан (тархан)—тимерче; оста, һөнәрче, һөнәр иясе.Тарханов фамилиясендә сакланган. ТАРХАН
ТАТЛЫ (төр.-т.) Татлы, тәмле (кадерле бала). Казан татарларында һәм русларда Татлин фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. ТАТЛЫ
ТАТЛЫБАЙ (төр.-т.) Татлы + бай (к.). Бу исем мариларда да бар. Татлыбаев фамилиясендә сакланган. ТАТЛЫБАЙ
ТАТЛЫБИ (төр.-т.) Татлы + би. Татлыбиев фамилиясендә сакланган. ТАТЛЫБИ
ТАТЛЫКАЙ (төр.-т.) Татлыкай, тәмлекәй (кадерлекәй). ТАТЛЫКАЙ
ТАТЛЫКАЧ (төр.-т.) Татлы исеменә -кач иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Татлыкач, тәмлекәч (кадерлекәч). Д. в.: Татлыгач, Татлыкаш. ТАТЛЫКАЧ
ТАТЛЫКИЛДЕ (төр.-т.) Татлы килде. Кадерле бала килде, туды мәгънәсендә. ТАТЛЫКИЛЬДЕ
ТАТЛЫХУҖА (төр.-т.-ф.) Татлы + Хуҗа (к.). ТАТЛЫХУЗЯ
ТАТЛЫҖАН (төр.-т.-ф.) Татлы + җан. Русларда киң кулланылышка ия булган Татьяна исеменең төзелеше дә төрки татлы + фарси җан~йан + славян телләрендә хатын-кыз исемнәре ясый торган -а кушымчасыннан гыйбарәт булса кирәк: Татлыйана> Татьяна (М. М. Маковский). ТАТЛЫДЖАН
ТАТУ (бор. төр.-т.) Тату-тыныч яшәү; яратып-сөеп яшәү. Исем компоненты. ТАТУ
ТАТУБАЙ (бор. төр.-т.) Тату (к.) + бай (к.). ТАТУБАЙ
ТАТУБӘК (бор. төр.-т.) Тату (к.) + бәк (к.). ТАТУБЕК
ТАТУМОРЗА (т.-г.-ф.) Тату (к.) + Морза (к.). ТАТУМУРЗА
ТАТУХАН (бор. төр.-т.) Тату (к.) + хан (к.). ТАТУХАН
ТАТУШАҺ (т.-ф.) Тату (к.)+ шаһ (к.). Төрдәше: Татуша. ТАТУШАХ
ТАТУҖАН (т.-ф.) Тату (к.) + җан. ТАТУДЖАН
Тау ~ Таулы (бор. төр.-т.) Тау, таулы; зур, олы, биек, тау кебек. Исем компоненты. Тау ~ Таулы
ТАУЛЫБАЙ (бор. төр.-т.) Таулы (к.) + бай (к.). ТАУЛЫБАЙ
ТАУҖАМАЛ (т.-г.; геогр.) Тау + Җамал (к.). «Тау кебек олы, зур дәрәҗәле, атаклы матур» дигән мәгънәгә ия. Удмурт Республикасы Кече Пурга районындагы татар авылы атамасы. ТАУДЖАМАЛ
ТАШ (төр.-т.; й. ис.) Баланың таш кебек нык, таза-чыдам булуын теләү исеме. Исем компоненты. ТАШ
ТАШБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + бай. Ир бала таштай нык булсын дигән теләктән чыгып кушылган борынгы исем. Синонимы; Чалбай. ТАШБАЙ
ТАШБАКТЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Таш кебек (нык, таза) бала бакты (туды). ТАШБАКТЫ
ТАШБУЛАТ (төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + Булат (к.). Синонимы: Чалбулат. ТАШБУЛАТ
ТАШБӘК (төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + бәк. Ташбиков, Ташбеков фамилияләрендә сакланган. ТАШБЕК
ТАШКАБАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + Кабан (к.). Ир баланың таш кебек нык, кабан шикелле көчле булуын теләп кушылган. ТАШКАБАН
ТАШКАЙ (төр.-т.; й. ис.) Таш сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Ташкаев, Дашкаев, Ташкин, Дашкин фамилияләрендә сакланган. ТАШКАЙ
ТАШКАЛ (төр.-т.-таҗ.; й. ис.) Таш миң (таҗикча кал — «миң»). Себер татарларында Ташкалов фамилиясендә сакланган. ТАШКАЛ
ТАШКЫН (т.; неол.) Көчле агым; ташып агу, ташкын. Исем компоненты. ТАШКЫН
ТАШКЫНБАЙ (төр.-т.) Ташкын (к.) + бай (к.). Ташкинбаев фамилиясендә сакланган. ТАШКЫНБАЙ
ТАШКЫНБӘК (төр.-т.) Ташкын (к.) +бәк. ТАШКЫНБЕК
ТАШМОРЗА (төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + Морза (к.). ТАШМУРЗА
ТАШМӨХӘММӘТ (төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Ташмәт. Синонимы: Чалмөхәммәт. ТАШМУХАММЕТ
ТАШТИМЕР (төр.-т.; й. ис.) Таш (к.) + Тимер (к.). Чаг.: Тимерташ. Казан һәм Себер татарларында Таштимеров фамилиясендә сакланган. ТАШТИМЕР
ТАШУК (төр.-т.) Ташып, тулып торучы, ташучы. Казан татарларында Ташуков, Дашуков, русларда Дашков, Ташков фамилияләрендә сакланган. ТАШУК
ТАШХУҖА (төр.-т.-ф.) Таш (к.) + Хуҗа (к.). Бу исем мариларда да бар. ТАШХУЗЯ
Таж (ф.) Патшалар кия торган баш киеме, таҗ. Исем компоненты. Тадж
ТАҖБИ (ф.-төр.-т.) Таҗлы би, түрә. ТАДЖБИ
ТАҖДАР (ф.) Таҗ иясе, ягъни патша, хөкемдар. Таҗдаров фамилиясендә сакланган. ТАДЖДАР
ТАҖЕТДИН (ф.-г.) Диннең таҗы (җитәкчесе, башлыгы). Д. в.: Тазюк, Таҗи. ТАДЖЕТДИН
ТАҖИ (ф.) Таҗлы. Исем компоненты. ТАДЖИ
ТАҖИБАЙ (ф.-төр.-т.) Таҗлы + бай (к.). ТАДЖИБАЙ
ТАҖИГОЛ (ф.-төр.-г.) Таҗлы кол. ТАДЖИГУЛ
ТАҖИМОРЗА (ф.-г.-ф.) Таҗи (к.) + Морза (к.). ТАДЖИМУРЗА
ТАҖИМӨХӘММӘТ (ф.-г.) Таҗи (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Таҗимәт, Таҗмәт, Таҗим, Тачмәт. ТАДЖИМУХАММЕТ
ТАҖИНУР (ф.-г.) Таҗ нуры. Чаг.: Нуртаҗи. ТАДЖИНУР
ТАҖИР (г.) Сәүдәгәр, сатучы. ТАДЖИР
ТАҖИӘХМӘТ (ф.-г.) Таҗи (к.) + Әхмәт (к.). Чаг.: Әхмәттаҗи. ТАДЖИАХМЕТ
ТАҖЛЫЕТДИН ~ ТАҖЛЫТДИН (ф.-г.) Дин таҗы. ТАДЖЛЫЕТДИН ~ ТАДЖЛЫТДИН
ТАҢ (т.; неол.) Тан, таң кебек матур. Чаг.: Заря (х.-к. ис.). Исем компоненты. ТАН
ТАҢАТАР (бол.-т.; й. ис.) Таң атар; таң алдыннан туган ир балага кушылган. ТАНАТАР
ТАҢАТМЫШ (бол.-т.; й. ис.) Таң атмыш; таң атканда туган ир балага кушылган. ТАНАТМЫШ
ТАҢБАТЫР (төр.-т.; й. ис.) Таң батыр; таңда туган батыр. ТАНБАТЫР
ТАҢБУЛАТ (төр.-т.; й. ис.) Тан (к.) + Булат (к.). ТАНБУЛАТ
ТАҢГАТАР (төр.-т.; й. ис.) Таң катар; таңны каршылаучы, төнлә туучы. Таңгатаров фамилиясендә сакланган. ТАНГАТАР
ТАҢКАЙ (бол.-т.; й. ис.) Таң сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Таң алдыннан туган ир балага кушканнар. Танкаев, Тангаев фамилияләрендә сакланган. ТАНКАЙ
Таңкилде (төр.-т.; й. ис.) Таң килде; тан атканда килде (туды). ТАНКИЛЬДЕ
ТАҢКУӘТ (төр.-т.-г.) Тан (к.) + Куәт (к.). ТАНКУАТ
ТАҢМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Таң (к.) + Морза (к.). ТАНМУРЗА
ТАҢМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Таң (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Танмәт. ТАНМУХАММЕТ
ТАҢНУР (төр.-т.-г.) Таң нуры. Чаг.: Нуртаң. ТАННУР
ТАҢСАРЫ ~ ТАҢСАР (төр.-т.) Таң сарысы. Таңсаров һәм Таңсарин фамилияләрендә сакланган. ТАНСАРЫ ~ТАНСАР
ТАҢСОЛТАН (бор. төр.-т.-г.) Таң (к.) + Солтан (к.). ТАНСУЛТАН
ТАҢСӘЕТ (бор. төр.-т.-г.) Таң (к.) + Сәет (к.). ТАНСАИТ
ТАҢТАШ (төр.-т.; й. ис.) Таң (к.) + таш (к.). Татар-мишәрләрдә Таңташев, Танташев фамилияләрендә сакланган. ТАНТАШ
ТАҢТИМЕР (төр.-т.; й. ис.) Таң (к.) + Тимер (к.). ТАНТИМЕР
ТАҢЧИРАГ (төр.-т.-ф.) Таң яктысы. ТАНЧИРАГ
ТАҢЧУРА (төр.-т.; й. ис.) Таң (к.) + Чура (к.). Д. в.: Танчур, Танчур. ТАНЧУРА
ТАҢЧЫ (төр.-т.; й. ис.) Таңчы, тан атканда туучы. ТАНЧИ
ТАҢЧЫБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Таңчы бай. Таң атканда туучы (ир бала). ТАНЧИБАЙ
ТАҺИР (г.) Саф, пакь; гөнаһсыз. Исем компоненты. ТАГИР
ТАҺИРЗАДӘ (г.-ф.) Таһир (к.) + Задә (к.). Саф, пакь бала. XX йөз башларына кадәр Казан татарларында кыз балаларга кушылган. ТАГИРЗАДА
ТАҺИРҖАН (г.-ф.) Таһир (к.) + җан. Саф, пакь җан. Чаг.: Җантаһир. ТАГИРДЖАН
ТЕЛЬМАН (нем.; тар.; неол.) Өлешле (бәхетле) кеше. Германия Коммунистлар партиясенең күренекле җитәкчесе Эрнест Тельман хөрмәтенә татарларда утызынчы елларда кушылган яңа исем. ТЕЛЬМАН
ТЕЛИМБАЙ (бор. төр.-г.; й. ис.) Телим бай, ягъни бай (кеше) булуын телим. Себер татарларында Телимбаев фамилиясендә сакланган. ТЕЛИМБАЙ
ТЕЛӘЙ (бол.-чув.-т.) Бәхет, уңыш. Төрдәшләре: Теләч, Теләче, Теләҗе, Келәй, Келәч. ТЕЛАЙ
ТЕЛӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Теләк, теләп алынган бала; бәхет. Исем компоненты. ТЕЛЯК
ТЕЛӘКБАЙ (төр.-т.) Теләк + бай. Теләп алынган ир бала. Теләк + бирде. Ходай теләгемне бирде мәгънәсендә. ТЕЛЯКБАЙ
ТЕЛӘКБИРДЕ (төр.-т.) ТЕЛЯКБИРДЕ
ТЕЛӘШ (төр.-т.; й. ис.) Теләш; теләп-көтеп алынган бала. Урал татарларында Тляшев, Телешев, татар-мишәрләрдә Кляшев фамилияләрендә сакланган. Телешев фамилиясе русларда да бар. Д. в.: Келәш. ТЕЛЯШ
ТЕЛӘҮ (төр.-т.; й. ис.) Теләү, теләк. Исем компоненты. ТЕЛАУ
ТЕЛӘҮБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Теләү (теләп алынган) бай (ир бала). Синонимы: Арзубай. ТЕЛАУБАЙ
ТЕЛӘҮБИРДЕ (төр.-т.) Теләү + бирде. Теләк теләгәннән соң Тәңре бала бирде мәгънәсендә. ТЕЛАУБИРДЕ
ТЕЛӘҮГИЛДЕ (төр.-т.) Теләгән бала килде (туды). ТЕЛАУГИЛЬДЕ
ТЕЛӘҮГОЛ (төр.-т.) Теләгән кол (к.). ТЕЛАУГУЛ
ТЕЛӘҮКАБУЛ (төр.-т.-г.) Теләк кабул булды. ТЕЛАУКАБУЛ
ТЕЛӘҮМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Теләп алынган Мөхәммәт. Д. в.: Теләүмәт. ТЕЛАУМУХАММЕТ
ТЕНИ (бор. төр.-т.) Бала, угыл, ир бала. Тени, Тенәй исемнәре бездә XVI—XVII йөзләрдә актив кулланылышка ия була. Төрдәше: Тенәй. Исем компоненты. ТЕНИ
ТЕНИБӘК (бор. төр.-т.) Тени (к.) + бәк. Бала бәк. ТЕНИБЕК
ТЕНИШ (бор. төр.-т.; й. ис.) 1. Борынгы төрки телдәге тени (к.) сүзенә -ш иркәләү-кечерәйтү кушымчасы яки иш сүзе ялганып ясалган. 2. Тыныч вакытта туган бала мәгънәсен белдерә дигән караш та бар (Баскаков). Пенза мишәрләрендә һәм русларда Тенишев фамилиясендә сакланган. Мәсәлән, рус князләре Тенишевларның нәсел шәҗәрәләре түбәндәгечә: Емаш (<Ямалетдин) -> Исәш (< Исмәгыйль) -> Исәкәй (Исәнкәй) -> Үсәкәй -> Мәрдәш (< Мәрданша) -> Еники -> Уразкилде -> Уразбакты -> Разгильдей (< Уразкилде) -> Мәрдәш (< Мәрданша) -> Сәфәр -> Тимерали -> Али -> Актолым (хатын-кыз исеме—Г. С.) -> Хәдичә -> Смаил (< Исмәгыйль) -> Илюк (< Илтимер) -> Али -> Күгеш -> Тениш -> Сүнчәли (<Сөенечгали) -> Бадай -> Мөмәт -> Якуп -> Безсон -> Шехоптар (<Шәйхгаттар) -> Үмрәк (<Гомерәк) -> Хансөяр. ТЕНИШ
ТЕНӘКӘЙ (бор. төр.-т.) Борынгы төрки телдәге тени (тенәй) «бала» сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Бу исем мариларга да кергән. Д. в.: Тенәк, Тенәй, Тенәки, Тенеки. Тенеки—Татарстанның Саба районындагы болгар-татар авылы атамасы. ТЕНЯКАЙ
Тере (төр.-т.) Тере, исән, сау. Исем компоненты. Тере
ТЕРЕБАЙ (бор. төр.-т.) Тере, исән-имин бай (ир бала). ТЕРЕБАЙ
ТЕРЕБАК (бор. төр.-т.) Тере, исән-имин бак (ту) мәгънәсендә. ТЕРЕБАК
ТЕРЕБИРДЕ (бор. төр.-т.) Исән-имин бала бирде мәгънәсендә. Себер татарларында Теребирдеев фамилиясендә сакланган. ТЕРЕБИРДЕ
ТЕРЕГОЛ (төр.-т.) 1. Тере кол. 2. Териг ол, ягъни «тере бул». Терегулов фамилиясендә сакланган. ТЕРЕГУЛ
ТЕРЕКОЛ ~ ТЕРКОЛ (төр.-т.) к. Терегол. Теркулов фамилиясендә сакланган. ТЕРЕКУЛ ~ ТЕРКУЛ
ТЕРЕК (төр.-т.) Терек, исән-сау. Пермь татарларында Тереков фамилиясендә сакланган. ТЕРЕК
ТЕРЕМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Тере + Мөхәммәт (к.). Чаг.: Исәнмөхәммәт. Д. в.: Теремәмәт, Термәмәт. ТЕРЕМУХАММЕТ
ТЕРЕХАН (бор. төр.-г.) Тере + хан (к.). ТЕРЕХАН
ТЕРСӘК (төр.-т., й. ис.) Терсәк. Ир баланың әти-әнисе өчен терсәк, ягъни терәк-таяныч булуын теләп кушылган. ТЕРСЯК
ТЕШӘБАЙ (ф.-төр.-т.; й. ис.) Фарсы теленең тешә (балтачык) сүзенә төрки телдәге бай сүзен кушу юлы белән ясалган. Тешәбаев (Тешабаев) фамилиясендә сакланган. ТЕШАБАЙ
ТИЛМИЗ (г.) Шәкерт, укучы. ТИЛЬМИЗ
ТИМБӘК (төр.-т.) к. Тиңбәк. ТИМБЕК
ТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Ир бала тимердәй нык булсын дигән теләктән чыгып кушылган борынгы исем. Балалары тормаган гаиләләрдә яңа туган сабыйга «тимерле» исеме биргәннәр. Д. в.: Тимри, Тимери, Тимрәй, Тимәш, Тимаш, Тимуш, Тимук, Тимәй. Рус теленә кергән һәм аннан кире алынган варианты Тимур. Исем компоненты. ТИМЕР
ТИМЕРБАЙ (төр.-т.) Тимер (к.) + бай (к.). Чаг.: Байтимер. ТИМЕРБАЙ
ТИМЕРБУЛАТ (төр.-т.) Тимер (к.) + Булат (к.). Чаг.: Булаттимер. ТИМЕРБУЛАТ
ТИМЕРБӘК (төр.-т.) Тимер (к.) + бәк. Чаг.: Биктимер. ТИМЕРБЕК
ТИМЕРВӘЛИ (т.-г.) Тимер (к.) + Вәли (к.). ТИМЕРВАЛИ
ТИМЕРГАЗИ (т.-г.) Тимер (к.) + Гази (к.). Д. в.: Тимеряз. Шуннан керәшен татарларындагы һәм руслардагы Тимирязев фамилиясе ясалган. ТИМЕРГАЗИ
ТИМЕРГАЛИ (т.-г.) Тимер (к.) + Гали (к.). Шушы исемнән Тимергалиев һәм Тимергалин фамилияләре ясалган. ТИМЕРГАЛИ
ТИМЕРГУҖА (г.-ф.) Тимер (к.) + гуҗа (хуҗа). ТИМЕРГУЗЯ
ТИМЕРГӘРӘЙ (төр.-т.) Тимер (к.) + Гәрәй (к.). Тимердәй нык Гәрәй (к.). ТИМЕРГАРАЙ
ТИМЕРКАЗЫК (төр.-т.; астр.) Тимерказык — Поляр йолдызның татарча исеме. ТИМЕРКАЗЫК
ТИМЕРКАРАБУГА (төр.-т.) Тимер (к.) + Карабуга (к.). ТИМЕРКАРАБУГА
ТИМЕРКОТЛЫК (төр.-т.) Тимердәй нык һәм бәхетле. Чаг.: Котлытимер. ТИМЕРКУТЛЫК
ТИМЕРКӘЙ (төр.-т.) Тимер сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. ТИМЕРКАЙ
ТИМЕРСОЛТАН (т.-г.) Тимер (к.) + Солтан (к.). Чаг.: Солтантимер. ТИМЕРСУЛТАН
ТИМЕРСӘЕТ (т.-г.) Тимер (к.) + Сәет (к.). Чаг.: Сәеттимер. ТИМЕРСАИТ
ТИМЕРТАШ (төр.-т.; й. ис.) Тимер (к.) + Таш (к.). Чаг.: Таштимер. ТИМЕРТАШ
ТИМЕРФАЯЗ (т.-г.) Тимер (к.) + Фаяз (к.). ТИМЕРФАЯЗ
ТИМЕРХАН (төр.-т.) Тимер (к.) + хан (к.). Чаг.: Хантимер. ТИМЕРХАН
ТИМЕРЧУРА (төр.-т.) Тимер (к.) + Чура (к.). ТИМЕРЧУРА
ТИМЕРША (т.-ф.). Тимер (к.) + шаһ (к.). Чаг.: Шаһтимер. Д. в.: Тимәш. ТИМЕРША
ТИМЕРШӘЕХ (т.-г.) Тимер (к.) + Шәех (к.). Чаг.: Шәйтимер. Д. в.: Тимершык. ТИМЕРШЕЙХ
ТИМЕРЬЯР (т.-ф.) Тимер (к.) + яр (дус). ТИМЕРЬЯР
ТИМЕРҖАН (т.-ф.) Тимер (к.) + җан. Чаг.: Җантимер, Янтимер. ТИМЕРДЖАН
ТИРӘК (төр.-т.; й. ис.) Тирәк агачы атамасыннан. Борынгы төрки халыкларда тирәк изге агач (ыруг агачы) булып саналган. Тирәков фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. ТИРЯК
Тиң (төр.-т.) Тиң, иш, төс, бәрабәр; күңелгә хуш килгән. Исем компоненты. Тин
ТИҢБАЙ (төр.-т.) Тиң (к.) + бай (ир бала). ТИНБАЙ
ТИҢБАК (төр.-т.) Тиң (к.) + бак (ту, дөньяга кил). ТИНБАК
ТИҢБАКТЫ (төр.-т.) Тиң (к.) + бакты. Ир бала туды мәгънәсендә. ТИНБАКТЫ
ТИҢБАР (төр.-т.) Тин (к.) + бар. ТИНБАР
ТИҢБАРС (төр.-т.; й. ис.) Тиң (к.) + Барс (к.). Ир баланың юлбарыска тин булуын теләп кушылган йола исем. ТИНБАРС
ГИҢБӘК (төр.-т.) Тиң (к.) + бәк. Тимбеков (Тимбиков) фамилиясендә сакланган. Д. в.: Тимбәк. ТИНБЕК
ТИҢБИРГӘН (төр.-т.) Тиң (к.) + биргән. Ир бала биргән. ТИНБИРГАН
ТИҢБУЛАТ (төр.-т.; й. ис.) Тиң (к.) + Булат (к.). Ир баланын булатка тиң булуын теләп кушылган. ТИНБУЛАТ
ТИҢКИЛДЕ (төр.-т.) Тиң (к.) + килде (туды). ТИНКИЛЬДЕ
ТИҢКУШ (төр.-т.) Тиң (к.) + куш. Тиң бала кушылды (туды). ТИНКУШ
ТИҢКУӘТ (төр.-т.-г.) Тиң (к.)+куәт. ТИНКУАТ
ТИҢКӘЙ (бор. төр.-т.) Тиң сүзенә -кәй иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Д. в.: Тимкәй, Тиңкә, Тиңки. ТИНКАЙ
ТИҢМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Тиң (к.) + Морза (к.). ТИНМУРЗА
ТИҢСУБАЙ (төр.-т.-г.-ф.) Тиң (к.) + Субай (к.). ТИНСУБАЙ
ТИҢТУГАН (төр.-т.) Тиң (к.) + туган. Ир бала туган мәгънәсендә. ТИНТУГАН
ТИҢХАН (төр.-т.) Тиң (к.) + хан (к.). Д. в.: Тимкан, Тимган, Тимхан. ТИНХАН
ТИҢЧУРА (төр.-т.) Тиң (к.) + Чура (к.). Тинчурин, Тинчуров фамилияләрендә сакланган. ТИНЧУРА
ТИҢЬЯР (төр.-т.-ф.) Тиң (к.) + яр (дус, иптәш). ТИНЬЯР
ТОГРУЛ (бор. төр.-т.; зоол.) Лачын кошы. Тогрулов, Тугрулов фамилияләрендә сакланган. ТОГРУЛ
ТОЗАК (бор. төр.-т.; й. ис.) Гаиләнең башта туган ир балалары бер-бер артлы үлеп барганнан соң, яна туган ир балага кушыла торган исем. Шушы исемне кушканнан соң, баланын үлеменә чик куела, тозак корыла дип ышанганнар. Синонимнары: Ваккас, Дамил. ТУЗАК
ТОЙГЫН (төр.-т.; зоол.) Көртлек аулаучы ак карчыга. Пенза мишәрләрендә һәм Башкортстан татарларында Тойгунов, Туйгунов фамилияләрендә сакланган. ТУЙГУН
ТОКЫМ (бор. төр.-т.; й. ис.) Токым. Нәсел-токымны дәвам иттерүче бердәнбер ир балага кушканнар. Чаг.: Нәсилә (х.-к. ис.). ТУКУМ
ТОКЫМБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Токым (к.) + бай (к.). ТУКУМБАЙ
ТОЛЫМБАЙ (бор. төр.-т.) 1. Толымлы (озын чәчле) бай (к.). 2. Тулы (бөтен әгъзасы җитеш, исән-имин) бай яки бөтен яктан бай, тулун бай. 3. Кораллы (сугышчы) бай. Толымбаев фамилиясендә сакланган. ТУЛУМБАЙ
ТОЛЫМБӘК (бор. төр.-т.) 1. Толымлы (озын чәчле) бәк. 2. Тулы (бөтен әгъзасы җитеш, исән-имин) бәк. 3. Кораллы (сугышчы) бәк. ТУЛУМБЕК
ТОМАН (бор. төр.-т.; й. ис.) Томан. Томанлы көнне туган ир балага кушылган. Керәшен татарларында Томанов (Туманов), Томанин (Туманин) фамилияләрендә сакланган. ТУМАН
ТОМАНША (төр.-т.; й. ис.) Томан (к.) + шаһ (к.). Томаншин (Туманшин) фамилиясендә сакланган. ТУМАНША
ТОРБАЙ (төр.-т.) Тор (яшә) + бай (к.). Торбаев, Турбаев фамилияләрендә сакланган. ТУРБАЙ
ТОРБАТЫР (төр.-т.) Тор (яшә) + батыр. Татар-мишәрләрдә Торбатыров (Турбатыров) фамилиясендә сакланган. ТУРБАТЫР
ТОРГЫН (төр.-т.) Торгын. Яшәүчән мәгънәсендә. Тургунов фамилиясендә сакланган. ТУРГУН
ТОРСЫН (төр.-т.; й. ис.) Торсын. Яшәсен мәгънәсендә. Бала торсын, яшәсен дип теләү исеме. Исем компоненты. ТУРСУН
ТОРСЫНБАЙ (төр.-т.) Торсын (к.) + бай (к.). ТУРСУНБАЙ
ТОРСЫНГАЛИ (төр.-т.-г.) Торсын (к.) + Гали (к.). ТУРСУНГАЛИ
ТОРСЫНГОЛ (төр.-т.) Торсын (к.) + кол. ТУРСУНГУЛ
ТОРЫМТАЙ (бор. төр.-т.; зоол.) Борынгы төрки телдәге торымтай сүзе кош исемен (русча: дербник). белдергән һәм кеше исеме булып та кулланылышта йөргән. Себер татарларында Турымтаев, Турынтаев фамилияләрендә сакланган. ТУРУМТАЙ
ТОРЫМЧАК (бор. төр.-т.; зоол.) Борынгы төрки телдәге торым («дөя баласы, бота») сүзенә -чак иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Турумчаков фамилиясендә сакланган. ТУРУМЧАК
ТУГАН (бор. төр.-т.) «Карындаш» мәгънәсендәге туган сүзеннән ясалган исем. Туганов фамилиясендә сакланган. Бу фамилия русларда да бар. Исем компоненты. ТУГАН
ТУГАНАЙ (төр.-т.) 1. Туган ай; туган ай кебек якты, нурлы. 2. Бертуган. Казан татарларында һәм русларда Туганаев фамилиясендә сакланган. Чаг.: Айтуган. ТУГАНАЙ
ТУГАНАШ (бор. төр.-т.) Туганаш > ыш > иш («ир бала»). Казан татарларында XVI—XVII йөзләрдә кулланылышта йөргән исем. ТУГАНАШ
ТУГАНБАЙ (бор. төр.-т.) Бай булыр ир бала туган. Чаг.: Байтуган. ТУГАНБАЙ
ТУГАШ (бор. төр.-кып.-т.) Тук (тулы) аш>иш (дус, иптәш, бала). Татар-мишәрләрдә Тугашев, Тугушев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Тугыш, Тугиш. Тугуш. ТУГАШ
ТУГЫЗ (бор. төр.-т.: й. ис.) Тугыз — борынгы төрки халыкларда зур, түшәм саннарның берсе. Баланын озын гомерле булуын теләп кушылган. Чаг.: Сигезәк, Туксанбай, Сиксәнбай. Исем компоненты. ТУГУЗ
ТУГЫЗАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тугыз (к.) исеменә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. Ир баланың озын гомерле булуын теләп кушылган. ТУГУЗАЙ
ТУГЫЗБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тугыз (к.) + бай. Ир баланын озын гомерле булуын теләп яисә гаиләдә тугызынчы малай булып тууын билгеләп кушылган. ТУГУЗБАЙ
ТУГЫЗБӘК (бор. төр.-т.; й. ис.) Тугыз (к.) + бәк. Ир баланың озын гомерле булуын теләп яисә гаиләдә тугызынчы малай булып тууын билгеләп кушылган. ТУГУЗБЕК
Туй (төр.-т.) Туй, бәйрәм, тантана, сөенеч. Исем компоненты. Туй
ТУЙБАК (төр. -т.) Туй (к.) + бак (гара, ту). ТУЙБАК
ТУЙБАКТЫ (төр.-т.) Туй (к.) бакты, ягъни «ир бала туды» мәгънәсендә. Туйбактин, Туйбахтин, Туйбактиев фамилияләрендә сакланган. ТУЙБАКТЫ
ТУЙБАР (төр.-т.) Туй (к.) + бар. ТУЙБАР
ТУЙБАРС (төр.-т.) Туй (к.) китерүче юлбарыс мәгънәсендә. Туйбарсов, Туйбарцев фамилияләрендә сакланган. ТУЙБАРС
ТУЙБАТЫР (төр.-т.) Туй (к.) + батыр. ТУЙБАТЫР
ТУЙБИРДЕ (төр.-т.) Туй (к.) + бирде. ТУЙБИРДЕ
ТУЙБУЛАТ (төр.-т.) Туй (к.) + Булат (к.). ТУЙБУЛАТ
ТУЙБУЛДЫ (төр.-т.) Туй булды. Сөенеч, бәйрәм булды. ТУЙБУЛДЫ
ТУЙБӘК (төр.-т.) Туй (к.) + бәк. ТУЙБЕК
ТУЙГИЛДЕ ~ ТУЙКИЛДЕ (төр.-т.; й. ис.) Туй килде. Бәйрәм килде яки туй вакытында туды мәгънәсендә. ТУЙГИЛЬДЕ ~ ТУЙКИЛЬДЕ
ТУЙИШ ~ ТУИШ (төр.-т.) Туй (к.)+ иш. Бәйрәм китерүче бала. Татар-мишәрләрдә Туишев фамилиясендә сакланган. ТУЙИШ ~ ТУИШ
ТУЙКАЙ (төр.-т.) Туйкай, ягъни бәйрәмкәй. Д. в.: Туйка, Туйкә. ТУЙКАЙ
ТУЙМОРЗА (төр.-т.-г.-ф.) Туй (к.) + Морза (к.). ТУЙМУРЗА
ТУЙМӨХӘММӘТ (т.-г.) Туй (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Туймәт, Туймәмәт, Туембәт, Туйм. ТУЙМУХАММЕТ
ТУЙТИМЕР (төр.-т.) Туй (к.) + Тимер (к.). ТУЙТИМЕР
ТУЙТИРӘК (төр.-т.) Туй (к.) + Тирәк (к.). ТУЙТИРЯК
ТУЙТУГАН (төр.-т.) Туй (к.) + туган, ягъни бәйрәм, сөенеч китерүче ир бала туган. ТУЙТУГАН
ТУЙХУҖА (төр.-т.-ф.) Туй (к.) + Хуҗа (к.). ТУЙХУЗЯ
ТУЙЧУРА (төр.-т.) Туй (к.) + чура (ир бала, игенче, батыр сугышчы). Туйчурин, Туйчуров, Туйчеров фамилияләрендә сакланган. ТУЙЧУРА
ТУЙЧЫ (төр.-т.; й. ис.) Туй вакытында туган ир бала. Тойчин, Туйчин, Туйсин, Туйчинов, Туйсинов, Тучин фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. ТУЙЧИ
ТУЙЧЫБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Туйчы (к.) + бай. Туй вакытында туган ир бала. Туйчыбаев фамилиясендә сакланган. ТУЙЧИБАЙ
ТУЙЧЫГОЛ (төр.-т.; й. ис.) Туйчы (к.) + кол. Туй вакытында туган кол, хезмәтче. Туйчыголов фамилиясендә сакланган. ТУЙЧИГУЛ
ТУЙЫМ (төр.-т.) Туем, шатлыгым, бәйрәмем. Татар-мишәрләрдә Туйымов (Туимов) фамилиясендә сакланган. ТУЙЫМ
Тук (төр.-т.) Тук, туенган, тулы, бөтен. Казан татарларында Туков фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. Тук
ТУКАЙ (бор. төр.-т.-монг.; тар.) 1. Тук сүзенә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. «Ризыклы-нигъмәтле бул» мәгънәсенә ия. 2. Й. Гәрәй Тукай исеменең мәгънәсен, ту ~ туу тамырына нисбәтле итеп, «туганкай (бик яхшы, үтә газиз)» дип аңлата. 3. Тукай исеме борынгы төрки телдәге тогай, тугай — «елганың борылмалы, түгәрәк үзәнле, тугайлы урыны» сүзеннән ясалган булырга да мөмкин. А. Гафуров төрки телләрдәге Тугай исеме «урман куаклыгы, әрәмәлек» мәгънәсен, ә анын фонетик вариантыннан гыйбарәт Токай-Тукай исеме «урманлы җир, урын» мәгънәсен белдерә дип саный. 4. Монголча тукай — «җәя», «салават күпере». 5. Себер татарлары, Туктасын, Туктагали исемнәрен кыскартып, җанлы сөйләм телендә Тукай рәвешле кулланалар. Риваятьләргә караганда, Габдулла Тукайның ерак бабаларыннан берсе Туктагали исемле булган, аны, тулы исемен кыскартып, Тукай дип йөрткәннәр (И. Нуруллин). Исем компоненты. ТУКАЙ
ТУКАЙҖАН (бор. төр.-т.-ф.) Тукай (к.) + җан. Тукай исемен яратып-иркәләп әйтү формасы. ТУКАЙДЖАН
ТУКАН (бор. төр.-т.) Тук сүзенә -ан атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган исем. Туканов фамилиясендә сакланган. ТУКАН
ТУКАЧ (бор. төр.-т) Тук сүзенә — ач атау-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган исем. ТУКАЧ
ТУКБАЙ (төр.-т.) Тук (к.) + бай (к.). Бу исем мариларга да кергән. ТУКБАЙ
ТУКБАКТЫ (төр.-т.) Тук (к.) + бакты (карады, туды). ТУКБАКТЫ
ТУКБАРС (бор. төр.-т.) Тук (к.) + Барс (к.). ТУКБАРС
ТУКБИРДЕ (төр.-т.) Тук (к.) + бирде. Таза, тулы ир бала туды мәгънәсендә. ТУКБИРДЕ
ТУККОЛ (төр.-т.) Тук (к.) + кол. ТУККУЛ
ТУКМАН (төр.-т.-ф.) Тук сүзенә фарсы теленнән алынган мән(д) «ия, иясе» сүзе кушылып ясалган исем. «Туклы», байлык иясе» дигән мәгънәгә ия. Тукманов фамилиясендә сакланган. ТУКМАН
ТУКМОРЗА (т.-г.-ф.) Тук (к.) + Морза (к.). Тукмурзин фамилиясендә сакланган. ТУКМУРЗА
ТУКМӨХӘММӘТ (т.-г.) Тук (к.) + Мөхәммәт (к.). Д. в.: Токымбәт, Тукмәмәт, Тукмәт, Тукми. ТУКМУХАММЕТ
ТУКСАБА (бор. төр.-т.-г.) Тук саба; тулы савыт яки тугыз аба —тугыз ата-баба (гарәпчә әба—«ата-баба») сүзләре бергә кушылып, фонетик тартылыш кичерү нәтиҗәсендә ясалган. Казахларда Токсаба исеме хәзер дә кулланылышта йөри. Идел-Кама болгарларында Туксаба дигән кеше исеме булган. Керәшен татарларында Туксабаев фамилиясендә сакланган. ТУКСАБА
ТУКСАНБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Туксан + бай. Бу исемне йөртүче ир бала туксанга җитсен дигән теләктән чыгып яисә әтисе туксанга җиткәч туган ир балага кушылган. Татар-мишәрләрдә Туксанбаев фамилиясендә сакланган. ТУКСАНБАЙ
ТУКСАНБАК (төр.-т.; й. ис.) Туксанга бак, ягъни туксан яшькә җит мәгънәсендә. ТУКСАНБАК
ТУКСАРЫ (бор. төр.-т.) Тук (к.) + Сары (к.). ТУКСАРЫ
ТУКСУБАЙ (төр.-монг.) Тук (к.) + Субай (к.). Туксубаев фамилиясендә сакланган. ТУКСУБАЙ
ТУКСӘЕТ (төр.-т.-г.) Тук (к.) + Сәет (к.). ТУКСАИТ
Тукта (төр.-т.; й. ис.) Тукта. Исем компоненты. Тукта
ТУКТАБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Тукта + бай. Гаиләдә туган бер ир бала үлеп барса, үлемне туктату теләгеннән чыгып, тукта компонентлы исемнәр кушылган. ТУКТАБАЙ
ТУКТАГОЛ (төр.-т.; й. ис.; арх.) Тукта + кол (к. Туктабай). Туктагулов (Туктаголов) фамилиясендә сакланган. ТУКТАГУЛ
ТУКТАМАН (бор. төр.-бол.-т.-чув.) 1. Тук таман; тук, тулы иш. 2. Тук, тулы көчле, кодрәтле. Казан татарларында һәм чувашларда Туктаманов, Тухтаманов фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Тухтаман. ТУКТАМАН
ТУКТАЙ (төр.-т.-монг.) Тук тай (к.). Туктаев фамилиясендә сакланган. ТУКТАЙ
ТУКТАМЫШ (төр.-т.; й. ис.) Үлем яки туу туктамыш. Татар-мишәрләрдә Туктамышев фамилиясендә сакланган. ТУКТАМЫШ
ТУКТАМЫШГӘРӘЙ (төр.-т.; й. ис.) Туктамыш (к.) + Гәрәй (к.). ТУКТАМЫШГАРАЙ
ТУКТАР (төр.-т.; й. ис.) Үлем яки туу туктар. Туктаров фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. ТУКТАР
ТУКТАРБАЙ (т.-г.) Туктар (к.) + бай (к.). ТУКТАРБАЙ
ТУКТАРГАЛИ (т,г.) Туктар (к.) + Гали (к.). ТУКТАРГАЛИ
ТУКТАРГАЛИМ (т.-г.) Туктар (к.) + Галим (к.). Д. в.: Туктаралим. ТУКТАРГАЛИМ
ТУКТАРХАН (төр.-т.) Туктар (к.) + хан (к.). ТУКТАРХАН
ТУКТАРША (төр.-т.-ф.) Туктар (к.) + шаһ (к.). ТУКТАРША
ТУКТАШ (төр.-т.; й. ис.) Тукташ, тукталу, тукталыш. Гаиләдә балаларның үлеме яисә тууы туктасын дип теләү исеме. Тукташев фамилиясендә сакланган. ТУКТАШ
ТУКТИМЕР (бор. төр.-т.) Тук (к.) + Тимер (к.). ТУКТИМЕР
ТУКТУГАН (төр.-т.) Тук (к.)+ туган. ТУКТУГАН
ТУКХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) Тук (к.) + Хуҗа (к.). ТУКХУЗЯ
ТУКЧУРА (төр.-т.) Тук (к.) + Чура (к.). ТУКЧУРА
ТУКШАҺ (төр.-т.-ф.) Тук (к.) + шаһ (к.). ТУКШАХ
ТУКШӘЕХ (төр.-т.-г.) Тук (к.) + Шәех (к.). Д. в.: Тукшәй, Тукшай. ТУКШЕЙХ
ТУЛАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тулы ай. Казан татарларында Тулаев фамилиясендә сакланган. ТУЛАЙ
ТУЛБАЙ ~ ТУЛЫБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тулы бай. Борында бу исем һәр әгъзасы исән-имин туган ир балага кушылган. Казан татарларында Тулбаев, Толбаев, Себер татарларында Тулыбаев фамилияләрендә сакланган. ТУЛБАЙ ~ ТУЛЫБАЙ
ТУЛПАР (бор. төр.-т.; миф.) Тулпар. Канатлы ат, чабышкы; яусугыш аты. Тулпаров фамилиясендә сакланган. ТУЛПАР
ТУЛУН ~ ТОЛУН (бор. төр.-т.) Тулган ай. Синонимы: Тулганай (х.-к. ис.). ТУЛУН
ТУЛУНБӘК (бор. төр.-т.) Тулун (к.) + бәк. ТУЛУНБЕК
ТУМАК (кып.-т.; й. ис.) Тумак. Никахсыз хатыннан туган ир балага кушылган. Бу исем Казан өязенең 1602—1603 нче елларда язылган сан алу кенәгәсендә бар. Казан татарларында һәм татар-мишәрләрдә Тумаков фамилиясендә сакланган. ТУМАК
ТУМАТАЙ (кып.-төр.-т.) Тума тай. Нәселдәш, бертуган ир бала. Татар-мишәрләрдә Туматаев фамилиясендә сакланган. ТУМАТАЙ
ТУМАШ (кып.-т. яки ф.) 1. Тума иш, кан-кардәш, ир туган. 2. Төймәш (тим + мә + ш) — «төймә, төймәчек». 3. Акад. С. Б. Веселовский руслардагы Тумаш исеменең килеп чыгышы тумаша (тат. тамаша — Г. С.)—«суматоха, бестолочь» сүзеннән дип саный. Татар-мишәрләрдә Тумашев, Тимашев фамилияләрендә сакланган. Тимашев фамилиясе русларда да бар. ТУМАШ
ТУПАЧ (бор. төр.-т.) Тупач. Туп кебек тулы, түгәрәк бала. Туп сүзенә антропонимик -ач кушымчасы ялганып ясалган борынгы исем. Тупачев фамилиясендә сакланган. ТУПАЧ
ТУПЧЫ (төр.-т.; хөр.) Тупчы, туп атучы. Тупчиев, Тапчеев фамилияләрендә сакланган. ТУПЧИ
ТУРАЙ (бор. төр.-т.; зоол.) 1. Борынгы төрки телдә торай — «яшь кабан». 2. Борынгы төрки-татар Түрәкол, Түрәҗан исемнәренең фонетик-морфологик үзгәреш кичергән варианты булуы да мөмкин. ТУРАЙ
ТУРГАЙ (төр.-т.; зоол.) Тургай. Тургаев фамилиясендә сакланган. ТУРГАЙ
ТУРЫБАЙ (төр.-т.) Тугры (хак сүзле) бай (к.). ТУРЫБАЙ
ТУРЫГОЛ (төр.-т.) Тугры кол. Себер татарларында Турыголов (Турыгулов) фамилиясендә сакланган. Синонимы: Дөрескол. ТУРЫГУЛ
ТУРЫИШ ~ ТУРИШ (төр.-т.) Тугры иш (к.). Себер татарларында һәм татар-мишәрләрдә Туришев фамилиясендә сакланган. ТУРЫИШ ~ ТУРИШ
ТУРЫХАН (төр.-т.) Тугры хан (к.). Турыханов фамилиясендә сакланган. ТУРЫХАН
ТУТАЙ (бол. -т.) 1. Татар теленең Нократ сөйләшендә тутай сүзе «чәчәк» мәгънәсен белдерә. Бу сүз Идел-Кама болгарлары теленнән үк килсә кирәк. 2. Тутай—үзеннән олы кыз туган (абыстай) һәм ир туган (абый). Чулым татарлары телендә ир һәм кыз туганнар. 3. Кырым татарлары телендә тутай — «дөя баласы, бота». Тутаев фамилиясендә сакланган. ТУТАЙ
ТУТУК (кыт.; хәр.) ТУТЫЙ (ф.-төр.-т.;зоол.) Кытайда дуду сүзеннән ясалган борынгы хәрби титул. Өлкәнен хәрби башлыгы. Тутуков фамилиясендә сакланган. Д. в.: Туту. Попугай, тутый кош. Тутыев, Тутыйкошев фамилияләрендә сакланган. ТУТУК ТУТЫЙ
ТУФАЙЛ ~ ТУФАИЛ (ф.) Бала. Туфайлов фамилиясендә сакланган. Синонимы: Муса. ТУФАЙЛ ~ ТУФАИЛ
ТУФАН (г.; миф.; тар.) Туфан. Дөньяны су басу риваятендә көчле ташкын, көчле яңгыр, давыл. Туфан исеме 30 нчы еллардан башлап кушыла башлады. ТУФАН
ТУЧЫБАЙ (бор. төр.-т.) Тучы, ягъни байракчы бай (к.). Тучыбаев фамилиясендә сакланган. ТУЧИБАЙ
ТУШАК (төр.-т.) Тушак, кушак; билбау. Себер татарларында Тушаков фамилиясендә сакланган. ТУШАК
ТЫЙЛЛА (г.) Алтын. Д. в.: Теллә. Синонимы: Алтын. ТИЛЛА
ТЫНБАКТЫ (төр.-т.) Тын бакты. Таза, нык бала туды. ТЫНБАКТЫ
ТЫНГАЛИ ~ ТЫНАЛИ (бор. төр. -т.-г.) Бу исем мариларга да кергән. Тын (таза, нык) + Гали (к.). ТЫНГАЛИ ~ ТЫНАЛИ
ТЫНЧУРА (бор. төр.-т.) Тын (таза, нык) чура (ир бала, игенче, батыр сугышчы). Татар-мишәрләрдә Тынчурин, Тынчуров, Тынчеров фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Тынчур. ТЫНЧУРА
Тыныч (төр.-т.; й. ис.) Тыныч, тавыш-тынсыз. Исем компоненты. Тыныч
ТЫНЫЧБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Тыныч бай (бала). Ир баланың елак булмавын теләп кушылган. ТЫНЫЧБАЙ
ТЫНЫЧКӨН (төр.-т.; й. ис.) Балага тыныч көн, гомер теләп кушылган исем. ТЫНЫЧКЮН
ТЫНЫЧТАҢ (төр.-т.; й. ис.) Тыныч таң. ТЫНЫЧТАН
ТЫРЫШ (т.; неол.) Тырыш, эшчән. ТЫРЫШ
ТӘБДИЛ (г.) Алмаштыру, үзгәртү. ТАБДИЛ
ТӘБРИК (г.) Котлау, сәламләү, тәбрик. ТАБРИК
ТӘБРИС ~ ТӘБРИЗ (г.) 1. Ата-бабадан калган мирас, байлык 2. Горурлык, эрелек. ТАБРИС ~ ТАБРИЗ
ТӘБӘР (ф.) Балта. Чаг.: Балта. Тәбәров (Табаров) фамилиясендә сакланган. ТАБАР
ТӘВАН (ф.) Көч, куәт. ТАВАН
ТӘВАНГАР (ф.) Көч, куәт иясе; җәмгыятьтә сәяси яки икътисади көчкә ия булган кеше. Д. в.: Тавангир. ТАВАНГАР
ТӘВӘККӘЛ (г.) Кыюлык; кыюлык белән эшкә керешү; булдыра алуга ышану, тәвәккәл. Аллаһыга тапшыру, ышану. ТАВАККАЛ
ТӘГЪБИР (г.) Телдән әйтеп аңлату, тәгъбир итү. ТАГБИР
ТӘГЪЗИМ (г.) Олылаучы, хөрмәт итүче. ТАГЗИМ
ТӘГЪЛИМ (г.) Өйрәтүче, укытучы. ТАГЛИМ
ТӘГЪМИР (г.) Төзү; яңарту, төзекләндерү. ТАГМИР
ТӘГЪРИФ (г.) Мактау, хуплау. ТАГРИФ
ТӘКАУВИ (г.) Куәтләнү, көчәю. Д. в.: Тәкау. ТАКАУВИ
ТӘКВИН (г.) Юктан бар итү; барлыкка китерү, ярату. ТАКВИН
ТӘКМИЛ (г.) Җитеш-төгәл итү, өстәү; төгәлләү. ТАКМИЛЬ
ТӘКЫЙ (г.) Диндар, тәкъва; бозыклыктан сакланучы; хыянәтсез, гадел. Исем компоненты. ТАКИ
ТӘКЫЙЗАДӘ (г.-ф.) Тәкый (к.) + 3адә (к.). ТАКИЗАДА
ТӘКЫЙЕТДИН (г.) Динне ныгытучы, көчәйтүче. ТАКИЕТДИН
ТӘКЫЙУЛЛА (г.) Аллаһының бозыклыктан сакланучы бәндәсе. ТАКИУЛЛА
ТӘКЪСИМ (г.; мат.) Бүлгәләү, кискәләү. Ф. в.: Тәгъсим. ТАКСИМ
ТӘКЪФИЛ (г.; й. ис.) Йозак салу, йозаклау, бикләү. Гаиләдә балалар бер-бер артлы үлеп барсалар, үлем туктасын, йозаклансын яки балалар бик күп булса, туу туктасын, йозаклансын дигән теләктән чыгып кушылган. Чаг.: Туктар, Туктасын, Туктамыш, Бикләмеш, Тозак, Дамил, Ваккас. Д. в.: Тәквил. ТАКФИЛЬ
ТӘКӘ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тәкә, куй тәкәсе. Ир баланың ишле нәсел башлыгы булуын теләп кушылган. Казан шәһәренең һәм Казан өязенен XVI һәм XVII гасырлардагы сан алу кенәгәләрендә теркәлгән. Тәкәев, Такаев, Такин, Тякин фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Кусай, Кучкар. ТЯКА
ТӘКӘШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Тәкә (к.) сүзенә -ш иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем. Тәкәшев, Такашев фамилияләрендә сакланган. ТЯКАШ
ТӘЛВИН (г.) Төс бирү, төс кертү. ТАЛВИН
ТӘЛГАТЬ (г.) 1. Тышкы кыяфәт, йөз, чырай. 2. Матурлык, ямь, күркәмлек. ТАЛГАТ
ТӘЛХА (г.; бот.) Акация; колонцинт (субтропик җимеш). ТАЛХА
ТӘМИЗ (г.) Таза, пакь, чиста. ТАМИЗ
ТӘМИНДАР (ф.) к. Дәминдар. ТАМИНДАР
ТӘМЧЕ (бор. төр.-т.) Тәмиче — Алтай төркиләрендә, зайсаннан кала, икенче түрә (Радлов). Тәмче исеме Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышы белән бәйләнешле татарча документларда бар. Төрдәше: Дәмши. ТЯМЧИ
ТӘМӘЙ (бор. төр.-т.) Җор, булдыклы, җитез. Тәмәев фамилиясендә сакланган. ТЯМАЙ
ТӘНВИР (г.) Яктырту, нурландыру. Д. в.: Тәнир, Тәвир. ТАНВИР
ТӘНЗИЛ (г.) 1.Югарыдан иңдерү. 2. Зиһен ачылу, рухи ачылыш. 3. Киметү, ташлама ясау. ТАНЗИЛЬ
ТӘНЗИМ (г.) Тәртипкә салу, төзекләндерү. ТАНЗИМ
ТӘРҖЕМАН (г.) Тәрҗемәче, тылмач. Тәрҗеманов, Дәрҗеманов фамилияләрендә сакланган. Төрдәше: Дәрҗемән. ТАРЗИМАН
ТӘСЛИМ (г.) 1. Сәламләү, котлау. 2. Бүләк булып тапшырылучы. ТАСЛИМ
ТӘФГЫЙЛЬ (г.) Эш, хезмәт. ТАФГИЛЬ
ТӘФКИЛ (г.) Вәкаләт, ышаныч. Д. в.: Тәфтил, Тәфкәй. ТАФКИЛЬ
ТӘФКИР (г.) Фикерләтү, уйлату; уй йөртү. ТАФКИР
ТӘХАУ (г.) Тәбрикләүче. ТАХАУ
ТӘХАУТДИН ~ ТӘХӘВЕТДИН (г.) Динне тәбрикләүче, сәламләүче. Д. в.: Тәхәү, Тәхәви. ТАХАУТДИН ~ ТАХАВЕТДИН
ТӘХИ (г.) 1. Сәлам, тәбрик. 2. Изге теләк; бүләк. ТАХИ
ТӘХМИЛ (г.) Йөкләү; нәрсәне дә булса эшләргә кушу. ТАХМИЛЬ
ТӘХСИН (г.) 1. Ныгыту. 2. Яхшырту, төзәтү. ТАХСИН
ТӘШКИЛ (г.) Оештыру; тәшкил итү. ТАШКИЛЬ
ТӘЭМИН (г.) Булдыру, җитештерү, тәэмин итү. ТАЭМИН
ТӘҮГЕБАЙ (төр.-т.; й. ис.) Тәүге бай, беренче бай. Гаиләдә беренче булып туучы ир балага кушылган. ТАУГИБАЙ
ТӘҮГИЛДЕ (төр.-т.; й. ис.) Тәү (тәүге) килде. Беренче ир бала туды. Төрдәше: Тәүкилде. ТАУГИЛЬДЕ ТАУЕЙ
ТӘҮЕЙ (төр.-т.; й. ис.) Тәүге, беренче бала. Гаиләдә беренче булып туган ир бала. Тәвиев, Тәбиев фамилияләрендә сакланган.
ТӘҮЗИХ (г.) Ачык итеп аңлату, төшендерү. ТАУЗИХ
ТӘҮСИМ (г.) 1. Тамга, билге; тамгалау, исем кушу. 2. Балага исем бирү тантанасы. ТАУСИМ
ТӘҮСЫЙФ (г.) Сыйфатлау; төсләрен, сыйфатларын бәян итү. ТАУСИФ
ТӘҮФИКЪ (г.) 1. Тыйнак, әдәпле; тәүфыйклы. 2. Уныш, бәхет. 3. Ярдәм. Ф. в.: Тәүфыйк. ТАУФИК
ТӘҮФИР (г.) 1. Күбәйтү. 2. Табыш, файда. ТАУФИР
ТӘҮХЕТДИН ~ ТӘҮХИЕТДИН (г.) Бер дингә табыну. Д. в.: Тәүхәт. ТАУХЕТДИН ~ ТАУХИЕТДИН
ТӘҮХИТ (г.) Берләшү, берлек; бер Аллаһыга ышану. ТАУХИТ
ТӘҖДИТ (г.) Яңарту, яңа итү. ТАЖДИТ
ТӘҢРЕБИРЕӘН (бор. төр.-т.) Аллаһ биргән (бала). Тәнребиргәнев фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Аллабиргән, Ходайбиргән, Хакбиргән. ТАНРИБИРЕАН
ТӘҢРЕБИРДЕ (бор. төр.-т.) Тәңре (Аллаһ) бирде. Тәнребирдиев һәм Тәнребирдин фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Аллабирде, Хакбирде, Ходайбирде. ТАНРИБИРДЕ
ТӘҢРЕГОЛ (төр.-т.) Тәңре колы. Тәнрегулов фамилиясендә сакланган. Синонимнары: Аллагол, Ходайгол. ТАНРИГУЛ
ТӨГӘЛБАЙ (бор. төр.-т.) Барлык әгъзасы да исән-имин бала мәгънәсендә. Татарстанның Аксубай районындагы татар авылы атамасы. ТЮГАЛЬБАЙ
ТӨГӘЛКАРА (бор. төр.-т.) Тулы-таза бала кара (ту). ТЮГАЛЬКАРА
Төз (төр.-т.) Тулы, төз, барысы да бар. Исем компоненты. Тюз
ТӨЗБӘК (төр.-т.) Төз (к.) + бәк. Сау-таза бәк. Татар-мишәрләрдә Төзбәков (Тузбеков) фамилиясендә сакланган. ТЮЗБЕК
ТӨЗТУГАН (төр.-т.) Төз (к.) + туган. Сау-таза туган. ТЮЗТУГАН
ТӨЗҖАН (төр.-т.-ф.) Төз (к.) + җан. Сау-таза җан. ТЮЗДЖАН
ТӨКӘНӘЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Төкәнәй, ягъни бөтәй, сәламәтлән, тазар мәгънәсендә. Җиде айдан ук туган ир балаларга кушылган. Тәкәнәев (Таканаев) фамилиясендә сакланган. Д. в.: Тәкәнәй. Чаг.: Тазарҗан. ТЮКАНАЙ
ТӨЛКЕ (бор. төр.-т.) Төлке; күч. хәйләкәр. ТЮЛКЕ
ТӨЛКЕБАЙ (бор. төр.-т.) Төлке + бай (к.). ТЮЛКЕБАЙ
ТӨЛКЕЧУРА (бор. төр.-т.) Төлке + Чура (к.). ТЮЛКЕЧУРА
ТӨМӘН (бор. төр.-монг.; хор.; геогр.; й. ис.) 1. Ун мең; чиксез күп, бик күп. 2. Ун мең сугышчыдан торган хәрби берәмлек. Баланын озын гомерле булуын теләп кушылган. Төмәнов (Тюменов) фамилиясендә сакланган. Көнбатыш Себердәге шәһәр атамасы. Исем компоненты. ТЮМЕНЬ
ТӨМӘНБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Төмән (к.) + бай. Ун мең ел яшәр бала. ТЮМЕНЬБАЙ
ТӨМӘНБИ (бор. төр.-т.; й. ис.) Төмән (к.) + би. Ун мен ел яшәр би. ТЮМЕНЬБИ
ТӨМӘНГИЛ (бор. төр.-т.; й. ис.) Төмән (к.) + кил. Ун мең ел яшәр бала кил (ту); күп яшәр кил (ту). Шушы исемнән ясалган Тумангелов фамилиясен Болгария Республикасында яшәүче берничә гаилә йөртә. Бу якларга XVI гасырның икенче яртысында Казан һәм Әстерхан ханлыклары җимерелгәннән сон, татарларның күчеп килеп утырулары мәгълүм (Болгария Фәннәр Академиясенең Болгар теле институты фәнни хезмәткәре Мамчил Чалыков язган хаттан). ТЮМЕНЬГИЛЬ
ТӨМӘНТИМЕР (бор. төр.-т.; й. ис.) Төмән (к.) + тимер. Ир баланың озак яшәвен теләп кушылган. ТЮМЕНЬТИМЕР
ТӨМӘНШӘЕХ (бор. төр.-т.-г.) Төмән (к.) + Шәех (к.). Ун мең ел яшәр шәех; күп яшәр шәех. ТЮМЕНЬШЕЙХ
ТӨМӘНЧЕ (бор. төр.-т.; й. ис.) Ун меңче. Ир баланың озак яшәвен теләп кушылган. Тюменцев фамилиясендә сакланган. ТЮМЕНЬЧИ
ТӨНГАТАР (төр.-т.; й. ис.) Төн уртасы җиткәндә, төн катканда туган ир балага кушылган. Төнгатаров фамилиясендә сакланган. ТЮНЬГАТАР
ТӨПКИЛДЕ (төр.-т.; й. ис.) Төпчек ир бала туды мәгънәсендә. ТЮПКИЛЬДЕ
ТӨХФӘТ (г.) 1. Бүләк. 2. Бик сирәк очрый торган, кадерле. Д. в.: Төхбәт, Төхби, Төхфи. Исем компоненты. ТУХФАТ
ТӨХФӘТЕЛГАЛИ (г.) Бөек, олы бүләк. Д. в.: Төхфәтгали, Төхфәгали, Төхфәли. ТУХФАТЕЛЬГ АЛИ
ТӨХФӘТЕЛИСЛАМ (г.) Ислам бүләге. ТУХФАТЕЛЬИСЛАМ
ТӨХФӘТУЛЛА (г.) Аллаһынын бүләге (ир бала). Д. в.: Төкби, Төхбәй, Төхбәт, Төхби, Төх, Тәхи. ТУХФАТУЛЛА
ТӨХФӘТША (г.-ф.) Бүләк шаһ. ТУХФАТША
ТӨХФӘИМӘРДАН (г.-ф.) Егетләр бүләге. ТУХФАИМАРДАН
ТҮЛХУҖА (бор. төр.-т.-ф.) Тул (тавык яки каз йомыркалыгындагы яралгылар) сүзенә хуҗа сүзе кушылып ясалган борынгы исем. Телхоҗа (Түлхуҗа) исеме казахларда әле дә кулланылышта йөри. Пермь татарларында Тулхузин, Тулгузин фамилияләрендә сакланган. ТУЛЬХУЗЯ
ТҮЛӘБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Түләнергә тиешле бай (ир бала). Татар-мишәрләрдә Түләбаев (Тулябаев) фамилиясендә сакланган. ТУЛЯБАЙ
ТҮЛӘК (бор. төр.-т.; зоол.) 1. Язгы бәти; күч. кадерле бала. 2. Түләргә тиешле бурыч. Исем компоненты. ТУЛЯК
ТҮЛӘКБАЙ (бор. төр.-т.-б.) Түләк (к.) + бай (к.). Чаг.: Байтүләк. ТУЛЯКБАЙ
ТҮРЕШ ~ ТҮРИШ (бор. төр.-т.; й. ис.) Түрә (к.) + иш (к.). Ир балага үскәч дәрәҗәле кеше (түрә) булсын дип теләп кушылган. Татар-мишәрләрдә һәм Себер татарларында Туришев фамилиясендә сакланган. ТЮРЕШ ~ ТЮРИШ
Түрә (бор. төр.-т.) Түрә, хөкемдар башлык. Исем компоненты. Тюра
ТҮРӘБАЙ (төр.-т.) Түрә (к.) + бай (к.). Чаг.: Байтүрә. Д. в.: Түрәй, Түрәкәй, Турай, Түреш. ТЮРАБАЙ
ТҮРӘКОЛ (төр.-т.) Түрә колы. Әмер бирүче хөкемдар колы. ТЮРАКУЛ
ТҮРӘХАН (бор. төр.-т.) Түрә (к.) + хан (к.). Чаг.: Хантүрә. ТЮРАХАН
ТҮРӘҖАН (төр.-т.-ф.) Түрә (к.) + җан. Д. в.: Түрәян. ТЮРАДЖАН