Татар ир-ат исемнәре (Татарские мужские имена) — У

ТАТАР ИР-АТ ИСЕМНӘРЕ
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы Русча язылышы
У
Ука (төр.-т.) Ука, вак энҗе. Исем компоненты. Ука
УКАЙ (төр.-т.) Ука (к.) сүзенә -ай чакыру-эндәшү кушымчасы ялганып ясалган исем. Укаев фамилиясендә сакланган. УКАЙ
УКАБАЙ (төр.-т.) Ука (к.) + бай (к.). УКАБАЙ
УКАБИ (төр.-т.-б.) Ука (к.) + би. УКАБИ
УКАТАР (төр.-т.) Ук + атар. Угатаров фамилиясендә сакланган. УКАТАР
УКБАЙ (бор. төр.-т.) Ук + бай. Ук кебек үткен ир бала мәгънәсендә. УКБАЙ
УКБИРДЕ (бор. төр.-т.) Ук + бирде. Ук кебек үткен бала бирде мәгънәсендә. УКБИРДЕ
УЛЗАМАН (төр.-т.-г.) Заман улы, егете. Улзаманов фамилиясендә сакланган. Д. в.: Узаман. УЛЗАМАН
УЛТАБЫЛ (бор. төр.-т.) Ул (угыл) табыл, ягъни ту мәгънәсендә. УЛТАБЫЛ
УРАЗ (төр.-т.) 1. Бәхет, шатлык. 2. Ураза ае. Чаг.: Араз. Уразов, Урасов, Уразин, Урасин фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Урас. Исем компоненты. УРАЗ
УРАЗАЙ (төр.-т.) Ураз (к.) + ай. Ураз («бәхет») сүзенә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган. «Бәхетле бул, бәхеткә ия бул» дигән мәгънә белдерә. УРАЗАЙ
УРАЗБАГА (төр.-т.) Бәхет бага, туа. Ир бала дөньяга килә мәгънәсендә. Уразбага (Урысбага)—Татарстанның Зеленодол районындагы татар авылы атамасы. УРАЗБАГА
УРАЗБАЙ (төр.-т.) Ураз (к.) + бай (к.). Бәхетле бай (бала). Синонимы: Котлыбай. УРАЗБАЙ
УРАЗБАК (төр.-т.) Ураз (к.) + бак. Бәхетле бак. УРАЗБАК
УРАЗБАКТЫ (төр.-т.) Ураз (к.) + бакты, ягъни бәхет карады (туды). УРАЗБАКТЫ
УРАЗБИРДЕ (төр.-т.) Ураз (к.) + бирде. Бәхет бирде. УРАЗБИРДЕ
УРАЗБӘК (төр.-т.) Ураз (к.) + бәк. Бәхетле бәк. Синонимнары: Котлыбәк, Сәгадәтбәк. УРАЗБЕК
УРАЗГИЛДЕ ~ УРАЗКИЛДЕ (төр.-т.) Ураз (к.) + килде. Чаг.: Килдураз. Уразгилдиев, Уразкилдиев, Уразгильдин, Уразкильдин фамилияләрендә сакланган. Синонимнары: Котлыкилде, Бәхтекилде. УРАЗГИЛЬДЕ ~ УРАЗКИЛЬДЕ
УРАЗГОЛ ~ УРАЗКОЛ (төр.-т.) Ураз (к.) + кол. Бәхетле кол. Чаг.: Колураз. Синонимнары: Котлыгол, Сәгадәткол. УРАЗГУЛ ~ УРАЗКУЛ
УРАЗГОЛБАЙ (төр.-т.) Ураз (к.) + кол + бай. УРАЗГУЛБАЙ
УРАЗГУҖА-УРАЗХУҖА (төр.-т.-ф.) Ураз (к.) + Хуҗа (к.). Бәхетле хуҗа. Д. в.: Рысхуҗа. Синонимнары: Котлыхуҗа, Бәхтехуҗа. УРАЗГУЗЯ ~ УРАЗХУЗЯ
УРАЗЛЫ (төр.-т.) Бәхетле. Казан ханлыгы чорында Уразлы исеме кин кулланылышка ия булган. Уразлыев, Уразлин фамилияләрендә сакланган. УРАЗЛЫ
УРАЗМАН (төр.-т.-ф.) Бәхет иясе. Д. в.: Аразман, Арасман, Разман. УРАЗМАН
УРАЗМУЛЛА (төр.-т.-г.) Ураз (к.) + Мулла (к.). Бәхетле мулла. Д. в.: Размулла. УРАЗМУЛЛА
УРАЗМӨХӘММӘТ (төр.-т.-г.) Ураз (к.) + Мөхәммәт (к.). Бәхетле Мөхәммәт (к.). Д. в.: Уразмәт, Размәт, Уразмет, Үрәзмәт, Уразик, Үрмәт, Урмат. Синонимы: Котлымөхәммәт. УРАЗМУХАММЕТ
УРАЗТИМЕР (төр.-т.) Ураз (к.)+ Тимер (к.). Бәхетле тимер. Пермь татарларында Уразтимеров фамилиясендә сакланган. Синонимы: Котлытимер. УРАЗТИМЕР
УРАЗХАН (төр.-т.) Ураз (к.) + хан (к.). Бәхетле хан. Синонимнары: Котлыхан, Сәгадәтхан. УРАЗХАН
УРАЗҖАН (төр.-т.) Ураз (к.) + җан. Бәхетле җан. Чаг.: Җанураз. Синонимнары: Бәхетҗан, Котлыҗан, Сәгадәтҗан, Мөбарәкҗан. УРАЗДЖАН
УРАК (төр.-т.; й. ис.) Уру коралы (урак) исеменнән алынган. Ф. в.: Рак. Ураков, Раков фамилияләрендә сакланган. Исем компоненты. УРАК
УРАКАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Урак ае. Урак өстендә туган ир балага кушылган. Уракаев, Ракаев фамилияләрендә сакланган. УРАКАЙ
УРАКБАЙ (бор. төр.-т.; й. ис.) Урак бай. Урак өстендә туган ир балага кушылган. УРАКБАЙ
УРАКЧЫ (бор. төр.-т.; й. ис.) Уракчы, урак өстендә туучы. Шушы исемнән татарларда — Уракчин, Уракчаев, Уракчиев; башкортларда— Ураксин, русларда Уракчиев, Аракчиев, Аракчеев фамилияләре ясалган. УРАКЧЫ
УРАЛ (төр.-т.: геогр.) Урал тау, уралган тау. Исем компоненты. УРАЛ
УРАЛБАЙ (төр.-т.) Урал (к.) + бай (к.). УРАЛБАЙ
УРАЛБӘК (төр.-т.) Урал (к.) + бәк (к.). УРАЛБЕК
УРМАН (бор. төр.-т.) Агачлар үсә торган урын. Урманов фамилиясендә сакланган. Исем компоненты. УРМАН
УРМАНАЙ (бор. төр.-т.: й. ис.) Урман ае. Электә урман кисү, әзерләү аенда туган ир балага кушылган. Урманаев, Урмаев, Ормаев фамилияләрендә сакланган. Д. в.: Урмай, Ормай. УРМАНАЙ
УРМАНБАЙ (бор. төр.-т.) Урман (к.) + бай (к.). УРМАНБАЙ
УРМАНТАЙ ~ УРМАНДАЙ (бор. төр.-т.-монг.) Урманлы, урман иясе. Урмантаев, Урмандаев фамилияләрендә сакланган. УРМАНТАЙ ~ УРМАНДАЙ
УРМАНЧЫ (төр.-т.) Урманчы, урман кисүче; урман кисү аенда туучы. Кәсеп-һөнәрне белдерүче борынгы исем. Урманче, Урманчиев, Урманчин, Урманцев фамилияләрендә сакланган. УРМАНЧЫ ~ УРМАНЧЕ
УРМАНША (төр.-т.-ф.) Урман (к.) + шаһ (к.). Урманшин фамилиясендә сакланган. УРМАНША
УРМАНҖИҺАН (т.-ф.) Урман (к.) + Җиһан (к.). УРМАНДЖИХАН
УРТАБАЙ (төр.-т.: й. ис.) Урта бай, ягъни уртанчы ир бала. Уртабаев фамилиясендә сакланган. УРТАБАЙ
УРЫНБАЙ (төр.-т.: й. ис.) Урын + бай (к.). Урынны алучы, алмаштыручы, нәсел-буынны дәвам иттерүче бай. Урынбаев фамилиясендә сакланган. УРИНБАЙ
УТАРБАЙ (төр.-т.) Утар + бай (к.). Утарлы бай. УТАРБАЙ
УҢАЙ (бор. төр.-т.) Уңай, кулай. Казан татарларында Уңаев (Унаев) фамилиясендә сакланган. УНАЙ
УҢАЙБӘК (бор. төр.-т.) Уңай (к.) + бәк. Уңайбәков (Унайбеков) фамилиясендә сакланган. УНАЙБЕК
УҢАРСЫН (бор. төр.-т.: й. ис.) Уңарсын, уң булсын. Баланын гомер юлы уң, уңышлы, бәхетле булсын дип теләү исеме. Уңарсынов (Унарсинов) фамилиясендә сакланган. УНАРСИН